Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422575, Республика Татарстан, Верхнеуслонский район, пос. Бакча-Сарай, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-793-03-56 |
| E-Mail: | Smat.Vus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Матюшинская СОШ" |
| Руководитель: | Шарафеева Римма Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 14 |
Новостной блок
Семинар учителей татарского языка
Опубликовано: 03.04.2017Татар теле укытучыларының район семинары
30 нчы март көнне Матюшино урта мәктәбендә “Укычыларның иҗади сәләтен үстерү буенча эш төрләре” дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булып узды. Районның унбиш мәктәбеннән укучылар белән укытучылар килде. Матюшино мәктәбе укучылары укытучылары Загирова Раушания Васыйл кызы һәм Закирова Римма Шәүкәт кызы җитәкчелегендә театральләштерелгән "Нәүрүз" бәйрәме күрсәттеләр. Монда 1-11нче сыйныф укучылары катнашты. Шуннан соң рус телле укучылар арасында "Татар теле һәм әдәбиятын яхшы белүче" бәйгесе башланды. Катнашучыларны "Монолог", "Җыр", "Халык биюләре" номинацияләре буенча бәяләделәр. Безнең мәктәптән Гаделшина Зәринә
( монолог), Павлова Света (татар биюе) чыгыш ясады. Павлова Света икенче урынны яулады.
Аннан соң район мәгариф бүлеге методисты Дәүләтшина Г.И. укытучылар белән районда милли мәгарифнең сыйфаты һәм татар телен укытуга кагылышлы башка сораулар турында түгәрәк өстәл үткәрде. Укучылар бу вакытта кызыклы кинофильм карадылар.
Семинар оешкан төстә, тиешле дәрәҗәдә һәм нәтиҗәле үткәрелде.
К списку новостей












