Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422575, Республика Татарстан, Верхнеуслонский район, пос. Бакча-Сарай, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-793-03-56 |
| E-Mail: | Smat.Vus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Матюшинская СОШ" |
| Руководитель: | Шарафеева Римма Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 14 |
Новостной блок
Международный день родного языка в школе
Опубликовано: 27.02.2017Мәктәптә Халыкара туган тел көне
21 февраль көнне Матюшино урта мәктәбендә Туган тел көнен билгеләп үттеләр. Кеше үз мәдәниятен, сөйләмен саклап торса, ул үз халкының тулы кыйммәтле вәкиле булып тора.
Рус һәм татар теле укытучылары укучылар белән туган телне ярату һәм өйрәнү әһәмияте турында, үз мәдәни кыйммәтләргә һәм үзенең туган телеңә сакчыл караш кирәклеге турында әңгәмә үткәрделәр. Чөнки тел – ул мөлаем, күркәм һәм тылсым белән тулган бер дөнья.
"Минем туган тел" чарасын алып баручылар (9, 11 сыйныф укучылары) Халыкара туган тел көненең игълан ителү тарихы турында сөйләделәр. 1-6 нчы сыйныф укучылары өчен туган тел турында рәсем бәйгесе оештырылды.
Җыр - халыкның җаны. Шуңа күрә бәйрәмдә рус һәм татар халык җырлары яңгырады. Балалар табышмакларга җавап табу, фразеологизмнарның һәм әйтемнәрнең мәгънәсен аңлату осталыгында ярышты. Бәйрәм көне туган телне яхшы белүче бәйгесе белән тәмамланды. Анда ике команда катнашты: "Зирәкләр һәм тапкырлар" һәм "Күңелле һәм кызыксынучан”. Бәйгедә тамашачы-җанатарлар да (башлангыч сыйныф укучылары) катнашты. Алар алынган балларын яраткан командаларына бүләк итте. Ярышта катнашучылар : “Үзеңнең туган телеңне югары дәрәҗәдә белергә кирәк”-дип инанды.
Мәктәптә Туган тел көне, туган сөйләмнең тарихын һәм аны камилләштерүен барлыкка китерүчеләргә, рәхмәт белдерү чарасы булды.
К списку новостей












