Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422575, Республика Татарстан, Верхнеуслонский район, пос. Бакча-Сарай, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-793-03-56 |
| E-Mail: | Smat.Vus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Матюшинская СОШ" |
| Руководитель: | Шарафеева Римма Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 14 |
Новостной блок
Неделя химии
Опубликовано: 17.02.2017Химия атналыгы
6-11нче февраль көннәрендә Матюшино урта мәктәбендә химия атналыгы узды. Бу чараның төп максаты булып химия фәненә укучыларда төрле эшчәнлек формаларын кулланып, өстәмә белемнәр аша кызыксыну уяту. Атна дәвамында химия фәненнән уен формасында төрле чаралар үткәрелде.
Барлык укучылар да чарада тыңлаучылар гына түгел, актив оештыручылар һәм катнашучылар да булдылар. 10 нчы сыйныф укучылары химиядә спиртның кулланылышы турында хәбәрләр әзерләделәр, шулай ук “Химик башваткычлар” дигән стена газетасы чыгардылар. " Татарстанда зур химия" телдән журнал барышында балалар Республикасы предприятиеләрендә нинди химик продукцияләр чыгарылуы турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. КНИТУның “Җитештерүдә электрохимик технологияләр" кафедрасы аспиранты Горшков Анатолий Николаевич югары сыйныф укучылары өчен “Коррозиядән һәм юшкыннан экологик ингибиторлар” темасына лекция укыды . “Могҗизалар иленә сәяхәт” интеллектуаль уенында 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Башлангыч сыйныф укучылары өчен бу беренче химия дәресе иде, анда алар үзләре гади экспериментлар үткәрделәр. Ә өлкән сыйныф укучылары аларга катлаулы тәҗрибәләр күрсәттеләр. Балаларның куанычларының һәм гаҗәпләнүләренең чиге булмады.
Предмет атналары укучыларда предметларны өйрәнүгә кызыксыну арттыралар, мавыктыралар.
К списку новостей












