Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Матюшинская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422575, Республика Татарстан, Верхнеуслонский район, пос. Бакча-Сарай, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-793-03-56 |
| E-Mail: | Smat.Vus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Матюшинская СОШ" |
| Руководитель: | Шарафеева Римма Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 14 |
Новостной блок
Люди пожилые, сердцем молодые
Опубликовано: 01.10.2016
Өлкән кешеләрнең йөрәге яшь
1нче октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Матюшино урта мәктәбендә өлкән яшьтәге кешеләрне һәм аларның бай тормыш тәҗрибәсен хөрмәт итәргә юнәлтелгән бик күп чаралар үткәрелә. Бу көнне мәктәптә укытучылар һәм укучылар коллективы көче белән концерт оештырылды. Безгә ветераннар, мәктәп укучыларының әбиләре, авыл халкы чакырылды. Концерт программасына җырлар, биюләр, шигырьләр кертелгән иде. Токарева Вилада "Ак атлар" дигән матур җыр башкарды. 6-8нче сыйныф укучылары башкаруындагы җыр "Минем әби" дип аталды. 9, 10 нчы сыйныф малайлары һәм кызлары башкарган татар халык биюе барлык тамашачыларга да бик охшады. Ә мәктәпнең укытучылар һәм балалар бакчасы коллективы авылдашларыбызга безнең авылның тарихы турында тамаша күрсәтте. Барлык тамашачылар да мондый искиткеч матур концерт өчен безнең мәктәп коллективына рәхмәт сүзләре җиткерде. Без тагын бер кат "өлкән кешеләрнең – йөрәге яшь" икәненә инандык. Әбиләребез өчен мәктәп музеена экскурсия дә оештырылды. Андагы экспонатлар аларга бик ошады, һәрберсе чабата, крыма юрган, кызыл башлы сөлгеләрне кызыксыну белән карады. Соңыннан әбиләр матур өстәл артында тәмле бәлешләр белән чәй эчтеләр. Аннан соң, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп, шат күңелле әбиләребез өйләренә юл тоттылар.
К списку новостей












