Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
| Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
| E-Mail: | ds.Yoldyz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
| Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 70 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 2 |
| У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
01.10.2021

1 нче октябрь - Өлкәннәр көне бөтен ил буенча бәйрәм ителә. Без дә үзебезнең өлкән буын хезмәттәшләребезне олы бәйрәмнәре белән тәбрик иттек. Тәрбияләнүчеләр хезмәттәшләребезгә биеделәр , җырладылар,үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Хөрмәтле өлкән буын хезмәткәрләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Бәхетле озын гомер, сәламәтлек, тыныч тормыш телибез!
-
Өлкәннәр көне белән!/С Днем пожилых людей! 01.10.2021

Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.Икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары тәрбияче апалары белән дәү әни, дәү әтиләренә бәйрәмгә бүләк әзерләделәр. Дети второй младшей группы вместе с воспитателями подготовили подарки для дедушек и бабушек на праздник.
-
Осенний праздник/ Көз бәйрәме 29.09.2021

Көз килде, үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Табигатькә үз матурлыгы белән алтын көз килде. Көз үз матурлыгы белән безнең бакчабызга да аяк басты. Бүген без уртанчылар катнаш төркеме белән Көз бәйрәме уздырдык. кунак булып көз кызы, төлке дә килгән иде. алар балалар белән бергә биеделәр, җырладылар, төрле уеннар уйнап күңел ачтылар. Балаларга бәйрәм бик ошады.
Вот и наступила золотая осень! Осень со своей красотой покорила и наш детский сад. Сегодня мы с воспитанниками средней разновозрастной группы провели Осенний праздник. Гостями были девушка -красавица Осень и прерасная хитрая лиса. Вместе с детьми они танцевали, пели, играли в различные игры.Праздник прошел очень весело!
-
Осенние фантазии / Көзге могҗизалар 29.09.2021

Көз җиттеме, җир өстенә
Алтын яфрак җәелә.
Карап туеп булмый һич тә
Бу фасылның яменә...
Һәр ел фасылының үз матурлыгы, үз могҗизасы бар. Хәзерге вакытта да табигаткә алтын көз әкрен генә үз матурлыгын сала. Агачлар алтын-сары яфракка төренә, кошлар җылы якларга китәләр. Көзге матурлык, көзге ямь безнең бакчабызда да хакимлек итә. Бүген дә бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Көзге могҗиза" исемле бәйрәм үткәрелде. Кунакка килгән Көз кызы балалар белән мәкальләр әйтеште, балалар оештырган бик матур мини спектакль карады, балалар белән төрле уеннар уйнады. Бәйрәм бик матур һәм күңелле үтте.
Каждый сезон года имеет свою красоту, свое чудо. И в настоящее время Золотая осень медленно вносит свою красоту в природу. Деревья становятся золотисто-желтыми, птицы уходят в теплые края. Осенняя красота, осенний уют царят и в нашем саду. И сегодня в нашем детском саду с детьми подготовительной к школе группы был проведен праздник "Осеннее чудо". Пришедшая в гости девушка Осень поделилась с ребятами пословицами, смотрела красивый мини-спектакль , сыграла с детьми в различные игры. Праздник прошел очень красиво и весело.
-
День дошкольного работника/ Мәктәпкәчә белем бирүче хезмәткәрләр көне 27.09.2021

27 сентябрь — Рәсәйдә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче хезмәткәрләр көне.
Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме аерым игътибарга лаек!
Хөрмәтле остазларыбыз, тәрбиячеләр,балалар бакчасында күп еллар хезмәт куйган өлкәннәребез!
Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез! Барлык балаларыгыз да тәүфиклы, акыллы булсыннар!
-
Традицион булмаган алым белән рәсем ясау/Нетрадиционное рисование 25.09.2021

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен рәсем эшчәнлеге иң кызыклы эш төрләреннән санала. Рәсем эшчәнлеге балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә. Беренче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар, бармаклар белән буяу алымын кулланып, агачларга көзге яфраклар ясадылар.
Рисование — простое и увлекательное детское творчество, которое детвора осваивают с самого раннего возраста. Этот процесс формирует у детей чувство прекрасного, развивает их всесторонне.В нашем детском саду рисованию учат даже самых маленьких детишек, сегодня с помощью пальчиков, дети младшей группы нарисовали осенние листья.
-
Көзге агач 23.09.2021

Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
Менә алтын көз килеп җитте. Яфраклар саргая башлады. Урамдагы агачлар төрле төсләр белән бизәлә: кызыл, сары, яшел, кызгылт сары төсләргә буяла. Бу яфраклар аз гына җил исеп китсә - коелып бетәләр һәм бөтен җир төрле төстәге яфраклар белән түшәлә. Аяк атлаган саен шыгыр-шыгыр коры яфраклар тавышы ишетелә. Шул яфракларга күмеләсе, уйныйсы килә. Урманга барсаң - көзнең матурлыгын шунда күрәсең инде.
Шундый матур табигатьнең бер матурлыгын онытмас өчен без дә бакчабызның уртанчылар катнаш төркеме белән көзге агач ясадык. Балаларда көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү, күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлык сыйфатлары тәрбияләү, үзләштерелгән сүзлек запасына таянып агач, яфрак, үләннәрне, һава торышын тасвирлап сөйли белү күнекмәләрен үстердек.
Вот наступила золотая осень. Листья пожелтели. Деревья на улице окрашиваются в разные цвета: красный, желтый, зеленый, оранжевый. Эти листья выпадают при малейшем порыве ветра, и вся земля покрывается разноцветными листьями. При каждом шаге слышен шорох сухих листьев. Хочется играть этими листьями. Если идешь в лес-там видно красоту осени.
Чтобы не забыть такую красоту природы, мы со средней группой сделали осеннее дерево. Воспитывали у детей умение любоваться красотой осенней природы, наблюдательность и любознательность, умение на основе усвоенного словарного запаса описывать деревья, листья, травы, погоду.
-
Сөйләм телен үстерүдә сюжетлы-рольле уеннар 22.09.2021

Бакчабыз база балалар бакчасы буларак, эш тәҗрибәсе белән һәрдаим уртаклашып тора. Бүген дә музыка җитәкчесе Cафиуллина Лилия Альберт кызы "Шомырткай" балалар бакчасы белән берлектә "Сөйләм телен үстерүдә сюжетлы - рольле уеннар" темасына мастер - класс уздырды. Уеннарның баланың сөйләм теленә тәэсир итүен, сүз байлыгы артуны ассызыклап үтте.
-
Яшелчә бакчасында/В огороде 20.09.2021

Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Бүген без икенче кечкенәләр катнаш төркем балалары белән яшелчә бакчасында булдык. Бакчабыздагы көзге уңышка сөендек. Бакчада кишер,чөгендер,бәрәңге мул уңыш биргән. Балалар яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыттылар. Сегодня мы с детьми второй разновозрастной группы посетили огород. Мы радовались осенним успехам в нашем саду. В саду морковь, свекла и картофель дали большой урожай. Дети укрепили свои знания об овощах.
-
Чәчәк орлыклары җыю /Сбор семян 20.09.2021

Бакчабызда берсеннән берсе матур чәчәкләр җәй буе чәчәк аттылар.Көз җитсә дә, аллы гөлле чәчәкләр бакчабызны бизәп утыра.Киләсе елда да бакчабыз шау чәчәккә күмелсен, тормышыбызны ямьләндерсен өчен, бакчабызда әзерлек эшләре башланды. Тәрбияче апалары белән бергәләп балалар матур чәчәкләрдән орлыклар җыйдылар, орлыкларны савытларга урнаштырып кышкы саклауга куйдылар. До сих пор в саду царила красота. А как хочется сохранить всё это, чтобы и в следующем году было чем полюбоваться. Поэтому ,воспитанники начале прогулки занимались сбором семян цветов, чтобы сохранить их зимой. И в следущем году наш сад будет радовать всех своей красотой.





