Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
| Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
| E-Mail: | ds.Yoldyz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
| Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 70 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 2 |
| У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
“Габдулла Тукай - яраткан шагыйребез” 29.04.2017

26 апрельдә бакчада Тукай атналыгын йомгаклап, барлык төркем балалары белән “Габдулла Тукай – яраткан шагыйребез” дип исемләнгән бәйрәм үтте.
-
“Космотавтика көне” 16.04.2017

12 нче апрель космонавтика көне уңаеннан, уртанчы һәм зурлар катнаш төркем балалары белән “Яшь космонавтлар” дип аталган физикял сәгате үтте.
-
“Манзара” тапшыруында Ямаширмә авылы “Йолдыз” балалар бакчасының эшчәнлеге турында 16.04.2017

14 апрельдә иртән ТНВ-планета телевизион каналының “Манзара” тапшыруында Ямаширмә авылы “Йолдыз” балалар бакчасының эшчәнлеге, нәниләрнең биредә милли-мәдәни рухта тәрбияләнүе турында репортаж күрсәтелде. Тапшыруның язмасын медиатека бүлегенең видеотека битеннән карый аласыз
-
“Йолдыз” балалар бакчасының күргәзмәсе 14.04.2017

Ямаширмә авылы мәдәният йорты 13 апрель көнне "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының 5-нче бөтендөнья хатын - кызлар конгрессы делегациясен кабул итте. Делегация составында дөньяның төрле почмагыннан 100 гә якын кеше бар иде. Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасының күргәзмәсен карадылар.
-
7 нче апрель көнне балалар бакчасында “ Укыту методик комплектларын кулланып балалар бакчасында ике дәүләт теленә өйрәтү ” дигән темага семинар узды 12.04.2017

Бу семинарда районның һәм Арча районының 8 нче номерлы балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты.Бу очрашу күп кенә сорауларга ачыклык кертергә ярдәм итте дип белдерде педагоглар.
-
Кошлар көне 04.04.2017

31 нче март көнне безнең балалар бакчасында “Кошлар көне”нә багышланган физик ял сәгате булып узды
-
Якын дустым – китап! 30.03.2017

Беркайчан да китапның
Үткән юлын онытма
Рәнҗетмә син китапны
Аның битләрен ертма!
2 нче апрель – Халыкара балалар китабы көне уңаеннан зурлар катнаш төркем балалары Ямаширмә мәдәнияты йортында урнашкан китапханәгә экскурсияга барды.
-
Халык уен кораллары остасы Солтан Фидаис улы Шиһапов белән очрашу 30.03.2017

Бүген балалар бакчасында традицион кыйммәтләр белән кызыксындыруны тагын да камилләштерү, туган телгә мәхәббәтне фольклор, тарихи ядкарьләр, этник сәнгать аша үстерү максатында педагог, музыкант, фольклорчы Шигапов Солтан Фидаис улы белән очрашу узды. Солтан Фидаис улы Шиһапов үзенең "Халык көййләрендә халыкның язмышы чагыла” (“Народная музыка как зеркало отражения судьбы народов”)” программасы белән балалар күңелендә онытылмас эз калдырды.
-
Котлыйбыз! Поздравляем! 26.03.2017

Биектау Мәдәният йортында уздырылган "Кораблик детства" фестиваленең гала-концертында безнең бакчадан зурлар катнаш төркеме балалары феерлар белән бию башкарып, район балалар бакчалары бию коллективлары арасында икенче урын алдылар. Музыка җитәкчесе Лилия Альберт кызына сәламәтлек, иҗат уңышлары теләп калабыз. Балаларга һәм музыка җитәкчесенә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Бишек туе" күңел ачу чарасы 23.03.2017

Куанычларым, шатлыгым булып,
Балам – багалмам, үсәсеңме син?
Сагынып җырлар җырыма минем,
Күземнең нуры, күчәрсеңме син?
Бәхет гөлемнең чәчәге булып,
Былбыл кошкаем, яшәрсеңме син?
Әнием диеп, кадерлем диеп,
Сандугачкаем, дәшәрсеңме син?
Туфан Миңнуллин шигыре, Рәшит Абдуллин көе





