Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
| Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
| E-Mail: | ds.Yoldyz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
| Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 70 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 2 |
| У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Уртанчылар катнаш төркеме юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә 28.11.2017

Уртанчылар катнаш төркем балалары тәрбиче Мифтахова Алсу Әдхәм кызы белән белән балалар бакчасы урнашкан урамга сәяхәт ясадылар. Сәяхәт дәвамында балалар транспорт төрләре турында белемнәрен, юл йөрү кагыйдаләрен ныгыттылар.
-
Әниләр көне белән! / С днем матери! 26.11.2017

Кадерле әниләрне
Яратабыз, тыңлыйбыз.
Исәнлек һәм саулык теләп
Бәйрәм белән котлыйбыз .
Син әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә .
-
Кечкенәләр катнаш төркеме балалары “Әниләр бәйрәмен” билгеләп үттеләр 21.11.2017

Көннәр якты булсын өчен әни кирәк.
Ашлар тәмле булсын өчен әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк!
Гөлләр чәчәк атсын өчен әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә -Әни, димәк!
-
Курчак театры бездә кунакта/ У нас в гостях кукольный театр 16.11.2017

Казан курчак театрының "Аю балаларының маҗаралары"спектаклен карап, балаларыбызга экологик белемнәрен ныгыттылар.
Посмотрев кукольный театр "Приключение медвежат" дети закрепили экологические знания.
-
Уртанчылар , зурлар катнаш төркемендә “12 ноябрь – песнәкләр көне “ акциясе. / Акция «Синичкин день в средней, старшей, подготовительной группе» 10.11.2017

12 нче ноябрь - песнәкләр көне уңаеннан уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "кошларга ярдәм кулы сузыйк" дигән акция астында җимлекләр элдек. Режим вакытында кошлар турында видеоязмалар каралып, шигырьләр, табышмаклар укыдык, саф һавада “Кошлар һәм читлек”, “Чыпчыклар һәм мәче” хәрәкәтле уеннары уйналды. Көн ахырында оригами кулланып песнәк ясадык.
Синичкин день очень заинтересовал детей средней, старшей, подготовительных групп. В этот день воспитатели беседовали о зимующих птицах, о роли человека в жизни зимующих птиц, наблюдали за синицами на улице. Вместе с детьми рассматривали иллюстрации, слайды с зимующими птицами, читали стихи, рассказы, загадывали загадки, на прогулке играли в игры . Сделали подарки для птиц - повесили кормушки на участке и будем подкармливать их на протяжении долгой зимы. В завершении дня сделали синицу в технике оригами.
-
Кечкенәләр катнаш төркемендә " Минем шәһәрем, минем Ватаным" атналыгы узды 10.11.2017

Кояшлы ил – безнең ил,
Күге аның гел аяз.
Кыш китерсә Кыш бабай,
Чәчәк алып килә яз.
Кечкенәләр катнаш төркеме балалары “Минем шәһәрем, минем Ватаным” атналыгында Татарстан Республикасының гимнын тыңладылар, Республиканың картасын күзәттеләр, башкалабыз Казан шәһәре турында презентация карадылар. Башкалабызның истәлекле урыннары, елгалары белән таныштылар. Татар халкының милли бизәкләрен өйрәнүне дәвам иттеләр.
-
“Аквариумда балыклар” 09.11.2017

2017 нче ел Татарстанда экология елы итеп игълан ителгәнлектән, балалар бакчасында балаларны тере һәм тере булмаган табигать күренешләре белән таныштыруга басым ясала. Балалар табигать белән саф һавада, табигать почмагында, белем бирү эшчәнлеге вакытында танышалар.Зурлар катнаш төркем балалары белән кисеп ябыштыру эшчәнлегендә “Аквариумдагы балыклар” ны ясау белән шөгыльләндек. Балалар бирелгән өлгеләрдән аквариум кистеләр, буягычлар итеп чыгарылган төрле балыкларны буяп кисеп, аквариумга урнаштырдылар. Һәм логик фикерләрен ныгыту исәбеннән, балаларга аквариумны тулыландырырга тәкъдим ителде. Алар төрле суүсемнәр һәм ташчыклар кисеп ябыштырдылар.
-
“Чукмар белән Тукмар” әкияте 07.11.2017

Театр түгәрәгенә йөрүче балалар белән бергә Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкиятен сәхнәләштердек. Әкиятне башка төркем балалары да бик кызыксынып карадылар. Ул балаларны дус-тату яшәргә, бер-береңә карата дуслык мөнәсәбәтләрен сакларга өйрәтә. Әкияттә песи ролен Хамидуллина Алинә, Чукмар – Гатиятов Әмир, Тукмар – Асылгариев Булат, әби ролен –Мифтахова Рүзинә уйнадылар.
-
Көздә кунакта 03.11.2017

Әткәм кебек тырыш көз.
Әнкәм кебек юмарт көз.
Көзләр юмарт булганга,
Бик бәхетле, бик шат без.31 нче октябрь көнне уртанчылар төркеме белән көз бәйрәмен үткәреп, “Көздә кунакта” булып кайттык.
-
Әти-әниләр белән бердәм эшчәнлек. 03.11.2017

Бакчабыз эшчәнлегендә безнең әти-әниләр бик актив актив катнашалар. Уртанчылар төркеме әти-әниләре папье- маше технологиясе кулланып татар кызы белән рус кызын ясадылар. Бу балаларга бик әйбәт күрсәтмә материал булып тора. Әти – әниләргә бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Һәрвакыт шулай тыгыз мөнәсәббәттә, бер-беребезне аңлап эшләргә язсын.





