Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Мало Рясинский детский сад "Дуслык" Высокогорского муниципального района РТ" / "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Кече Рәс"Дуслык" балалар бакчасы " мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422729, Республика Татарстан, Высокогорский район, дер. Малый Рясь, ул. Г.Камала, д 12 а |
| Телефон: | +7(843)-656-18-83 |
| E-Mail: | ds.duslik@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Мало Рясинский детский сад "Дуслык" |
| Руководитель: | Зарипова Гузель Мидхатовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 11 воспитанник |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
-
Габдулла Тукай мирасы - мәңгелек.
27.04.2026
Балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган кызыклы һәм күңелле чара узды.
Безнең "Дуслык" балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбияче апалары белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әти-әниләр белән берлектә "Тукай геройлары " дигән темага рәсемнәр ясадылар; әдипнең әсәрләрен өйрәнеп, "Шигырь бәйгесе"ндә катнаштылар. Йомгаклау чарасы буларак, " Габдулла Тукай – мирасы мәңгелек" дигән әдәби - музыкаль чара узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны", "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. -
"Халыкара кошлар көне" 01.04.2026

Кара каргалар килде,
Түбәдән тамчы тама,
Көндез көн җылы була,
Суына кичкә таба,
Тамчылар бии тып-та-тып,
Тамчылар сикерәләр.
Аларны булмый туктатып
Алар яз китерәләр.
Бүген балалар бакчасында Халыкара кошлар көненә багышланган тематик көн узды. Балалар, кошлар турында әкиятләр һәм хикәяләр тыңладылар, күп кенә кызыклы мәгълүмат белделәр: фоторәсемнәр карадылар, табышмакларга җавап таптылар. Балалар канатлы дусларны сакларга һәм алар турында кайгыртырга вәгъдә иттеләр. Кошларны яратыйк һәм саклыйк, дуслар!
-
Экологик тәрбия. 26.03.2026

Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.
Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан балалар бакчасында бик күп кырлы эш алып барабыз. Кышын тәрәзә төпләрендә суган үстерү , аның үсешен күзәтү балалар өчен бик кызыклы. Балалар белән бергә кечкенә суганнарны утырттык,су сиптек, үскәнен күзәттек.Инде суганнар үсеп җиткәч,аның файдасы турында әңгәмә үткәрдек һәм сыйландык.








