Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Мало Рясинский детский сад "Дуслык" Высокогорского муниципального района РТ" / "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Кече Рәс"Дуслык" балалар бакчасы " мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422729, Республика Татарстан, Высокогорский район, дер. Малый Рясь, ул. Г.Камала, д 12 а |
| Телефон: | +7(843)-656-18-83 |
| E-Mail: | ds.duslik@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Мало Рясинский детский сад "Дуслык" |
| Руководитель: | Зарипова Гузель Мидхатовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 11 воспитанник |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Мало Рясинский детский сад "Дуслык" Высокогорского муниципального района РТ" / "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Кече Рәс"Дуслык" балалар бакчасы " мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
День языков народов России в нашем детском саду 08.09.2026

Волшебный день в детском саду словно распахнул дверь в сказочный мир Габдуллы Тукая: ребята не просто слушали истории, а будто сами шагали по страницам любимых произведений. Звучание родной песни «Туган тел» наполнило зал особым теплом — казалось, в каждом слове живёт память поколений и нежность к родному языку. Встреча с гостьей из сказки «Су анасы» стала настоящим чудом: будто сама история сошла со страниц книги, чтобы улыбнуться детям и подарить им частичку волшебства. «Бабушкин сундук» раскрыл свои тайны, бережно хранящие отголоски прошлого, — и каждый предмет в нём рассказывал свою тихую, но очень важную историю. Презентация о творчестве Тукая превратилась в увлекательное путешествие сквозь строки и образы, где каждое слово звучало как мелодия, понятная сердцу. Задачки и угощения в коробке стали не просто сюрпризом, а мостиком между сказкой и реальностью — ведь в них чувствовалась забота и любовь к традициям. День языков народов России расцветился детскими улыбками и искренним интересом — так рождается бережное отношение к культуре и родному слову.
-
3 СЕНТЯБРЯ — ДЕНЬ СОЛИДАРНОСТИ В БОРЬБЕ С ТЕРРОРИЗМОМ 03.09.2026

3 сентября, в День солидарности в борьбе с терроризмом в нашем детском саду педагоги постарались в доступной и бережной форме поговорить с детьми о важности мира, взаимопомощи и безопасности. На занятии ребята познакомились с важными понятиями — «террорист» и «солидарность». Объяснили их простыми словами, делая акцент на том, что вместе мы сильнее, а доброта и поддержка друг друга помогают противостоять злу.
Особое внимание уделили правилам безопасности. Вместе с детьми обыграли ситуацию: что делать, если в саду или на улице заметили чужой пакет. Ребята учились не трогать незнакомые предметы и сразу сообщать о них взрослым — это главное правило, которое мы старались закрепить в игровой форме.
-
Уроки безопасности!/Куркынычсызлык дәресләре!
01.09.2026
-
Габдулла Тукай мирасы - мәңгелек.
27.04.2026
Балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган кызыклы һәм күңелле чара узды.
Безнең "Дуслык" балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбияче апалары белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әти-әниләр белән берлектә "Тукай геройлары " дигән темага рәсемнәр ясадылар; әдипнең әсәрләрен өйрәнеп, "Шигырь бәйгесе"ндә катнаштылар. Йомгаклау чарасы буларак, " Габдулла Тукай – мирасы мәңгелек" дигән әдәби - музыкаль чара узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны", "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. -
"Халыкара кошлар көне" 01.04.2026

Кара каргалар килде,
Түбәдән тамчы тама,
Көндез көн җылы була,
Суына кичкә таба,
Тамчылар бии тып-та-тып,
Тамчылар сикерәләр.
Аларны булмый туктатып
Алар яз китерәләр.
Бүген балалар бакчасында Халыкара кошлар көненә багышланган тематик көн узды. Балалар, кошлар турында әкиятләр һәм хикәяләр тыңладылар, күп кенә кызыклы мәгълүмат белделәр: фоторәсемнәр карадылар, табышмакларга җавап таптылар. Балалар канатлы дусларны сакларга һәм алар турында кайгыртырга вәгъдә иттеләр. Кошларны яратыйк һәм саклыйк, дуслар!
-
Экологик тәрбия. 26.03.2026

Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.
Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан балалар бакчасында бик күп кырлы эш алып барабыз. Кышын тәрәзә төпләрендә суган үстерү , аның үсешен күзәтү балалар өчен бик кызыклы. Балалар белән бергә кечкенә суганнарны утырттык,су сиптек, үскәнен күзәттек.Инде суганнар үсеп җиткәч,аның файдасы турында әңгәмә үткәрдек һәм сыйландык.
-
"Туган телем - ана теле" 20.02.2026

21 нче февраль – Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү уңаеннан безнең “Дуслык” балалар бакчасында “Туган телем – ана теле”дип исемләнгән чара узды. Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар татарча матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Халык авыз иҗаты әсәрләрен (табышмак,тизәйткечләр ,мәкальләр)белүдә көч сынаштылар. Бәйрәмнең төп максаты - Халыкара туган телләр көне турында мәгълүмат алу гына түгел, ә балаларны төрле милләтләр белән тыныштыру, аларның күп төрлелегенә игътибар бирү, телләрне кече вакыттан үк өйрәнүгә кызыксыну уяту. Күпмилләтле Республикабызда туган телебезгә ихтирам, мәхәббәт хисе аша һәр халыкның теленә талерантлык хисе тәрбияләү. Балалар халык аваз иҗаты, мәкаль-әйтемнәр, халык уеннары, җырлар аша туган телебезнең бай, матур, җырлы-моңлы булуын күрсәттеләр. Татар халык мәкале: “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.
-
Муса Җәлил шигырьләрен татар телендә иң яхшы сөйләүче бәйгесендә катнашып мактаулы исем алдык. 17.02.2026

Биектау районы "Сандугач" балалар бакчасында Муса Җәлилнең тууына 120 ел уңаеннан " Муса Җәлил шигырьләрен татар телендә иң яхшы сөйләүче бала" районкүләм бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Закирова Айгизә Рәмис кызы “Күршеләр ” шигырен сөйләп чыгыш ясады һәм Җиңүче дипломына лаек булды. Айгизәне чын күңелдән котлыйбыз , алга таба да зур иҗади уңышлар телибез.
-
Әлифба бәйрәмендә кунакта. 16.02.2026

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Суыксу төп гомуми белем мәктәбендә “Әлифба бәйрәмендә “ кунакта булып кайттык.
Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы, беренче китап... Сабый чакта күңелгә уелып калган иң кадерле истәлекләр алар.
1 нче сыйныф укучыларын мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүләре - Әлифбаны өйрәнүне тәмамлаулары белән чын күңелдән котлыйбыз.
Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.
Бик күңелле кичә булды. 1нче сыйныф укучылары бар яктан да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.белем алу өлкәсендә үзара көч сынаштылар.
Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында узды.
Бу күркәм бәйрәмгә безне чакыруыгыз очен Кече Рәс “Дуслык “ балалар бакчасы коллективы Сезгә олы рәхмәтен белдерә .
-
"Балалар бакчасында татар теленә өйрәтүнең заманча алымнары"семинарда катнаштык. 20.11.2025

"Каюм Насыйриның педагогик мирасына таянып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү" дигән тема астында тәрбиячебез район семинарында катнашып үзенең осталык дәресен күрсәтте.








