муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мульминская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422731, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Мульма, ул. Центральная, дом 20а |
| Телефон: | +7(843)-657-02-46 |
| E-Mail: | Smulm.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мульминская СОШ" |
| Руководитель: | Саляхов Рамиль Вакилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 82 обучающихся и 25 воспитанника |
| У нас учат: | 23 учителя, 3 воспитателя. |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мульминская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
"Үз уеныбыз". Бүген математика атналыгы кысаларында 10 сыйныф укучылары өчен интеллектуаль уен үткәрелде. Бу уен укучыларны математика, физика, астрономия тарихы белән таныштыра, табигатьтәге күренешләрне мөстәкыйль өйрәнүгә кызыксыну уята. Уен ике раундта узды. 1 нче раунд темалары: законнар, саннар, әйләнә-тирә дөнья, астрономия, үлчәү берәмлекләре иде Бу раундта Ишмуратова Рания җиңүгә иреште һәм икенче раундка үтте. Уенны үткәргән укытучы Гильманова Ризидә Кашшаф кызына һәм катнашкан укучыларга зур уңышлар телибез. 30.01.2014

кат
-
Софья Ковалевскаяга 164 яшь. Математика атналыгы кысаларында бүген 9 һәм 11 сыйныф укучылары тарафыннан 8-11 нче сыйныф укучылары өчен бөек математик Софья Ковалевскаяга 164 яшь тулуга багышланган кичә үткәрелде. Кичә бик яхшы һәм эчтәлекле булды. Кичәнең икенче өлешендә укучыларга математикадан кызыклы, логик фикер йөртүгә карата мәсьәләләр бирелде. Мәсьәләләрне тиз һәм дөрес итеп чишүче укучылар: Маликова Рания (11 нче сыйныф), Хамитова Венера (11 нче сыйныф), Фаттахов Рафиль (11 нче сыйныф), Шарафиева Алинә (11 нче сыйныф), Хәйретдинова Алинә (10 нчы сыйныф), Салихҗанова Энҗе (9 нчы сыйныф). Сыйныфлар арасында нәтиҗәне чыгарганнан соң 1 нче урынны 11 нче сыйныф, 2 нче урынны 10 нчы сыйныф, 3 нче урынны 9 нчы сыйныфлар алды. Бу кичәне үткәрүче математика укытучысы Гыйлметдинова Рәзифә Әхмәтхан кызына зур уңышлар, сәламәтлек телибез. 29.01.2014

-
Бүген мәктәптә математика атналыгы башланды. 2-4 класс укучылары математикадан олимпиада эшләделәр. Укучылар, барыгызга да уңышлар телибез! 28.01.2014

-
Безнең мәктәптә электән-элек укучыларга физик һәм патриотик тәрбия бирүгә зур әһәмият ясала. Моңа мәктәп директоры Рамиль Вакилович, физик тәрбия укытучысы Руслан Рустамович зур өлеш кертә һәм аларның тырышлыгы белән хоккей мәйданчыгы эшләнеп куелды. Мүлмә авылындагы каток дәресләрдән соң бер дә бушап тормый. Укучылар белән бергә авыл яшьләре, садик балалары да бик теләп катокта шуалар. Тимераякта шууны кызлар бик теләп яратса, малайлар һәм егетләр шау-шу килеп хоккей уйныйлар. 18.01.2014

-
МБОУ "Мульминская СОШ" лучшая средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района РТ по итогам 4 квартала 2013 года 13.01.2014

-
IT-чемпион республика конкурсында 11 класс укучысы Шарафиева Алина жинуче булды. Укытучы: Ахмитянова Ф.Р. 13.01.2014

-
Глава ёлкасы. Бу бәйрәмгә безнең мәктәптән глава олимпиадасында 1 нче урынны алган узган елгы 1 нче класс укучылары һәм башка класслардан актив укучылар барды. 28.12.2013

-
Яңа ел бәйрәмнәренең 3 сменасы искиткеч яхшы дәрәҗәдә үтте. Бәйрәмдә 8-11 класслардан 43 укучы катнашты. Бәйрәмне алып барды 10 нчы класс җитәкчесе Марданова Гөлнар Хакимулловна. 27.12.2013

-
Яңа ел бәйрәмнәренең 1 сменасы бик матур узды. Бәйрәмдә 1-4 класслардан 27 укучы катнашты. Бәйрәмне алып барды 3 нче класс җитәкчесе Закирова Ләйлә Мингазетдиновна. Концерт номерларын әзерләүдә булышучылар Мотыгуллина Р.Н, Сафина Э.С, Хафизова Р.Р, Машаева Ф.Р. 27.12.2013

-
Яңа ел бәйрәмнәренең 2 сменасы бик яхшы узды. Бәйрәмдә 5-7 класслардан 41 укучы катнашты. Бәйрәмне әзерләде педагог-оештыручы Марданова Гөлнар Хакимулловна. 27.12.2013








