муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мульминская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422731, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Мульма, ул. Центральная, дом 20а |
Телефон: | +7(843)-657-02-46 |
E-Mail: | Smulm.Vsg@tatar.ru, mulma@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Мульминская СОШ" |
Руководитель: | Саляхов Рамиль Вакилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 87 обучающихся и 22 воспитанника |
У нас учат: | 23 учителя, 3 воспитателя. |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мульминская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169
-
Әлифба бәйрәме 14.02.2014
Класс җитәкчесе Сафина Э.С.
-
"Лыжня России - 2014". Наши ученики достойно выступили и заняли 1 и 2 места. 11.02.2014
-
"Яшь математик" бәйгесе. Мәктәптә бүген 5 нче сыйныф укучылары өчен математикадан "Яшь математик" бәйгесе үткәрелде. Бәйге барышында укучылар математикадан күп төрле мәсьәләләр чиштеләр, сорауларга җаваплар бирделәр, кроссворд һәм ребуслар әзерләделәр һәм чиштеләр. 5 нче сыйныф укучылары башлангыч сыйныфларда алган белемнәренең ныклыгын исбатлау өчен тырыштылар. Бәйгедә Сәләхетдинова Алия җиңү яулады. Без Алияне җиңуе белән котлыйбыз. Укучыларга алдагы ярышларда уңышлар телибез. Бәйгене үткәрүче математика укытучысы Рәзифә Әхмәтхан кызына белемле укучылар һәм ныклы сәламәтлек телибез. 01.02.2014
-
"Математик ралли" уен - ярыш. 7 нче сыйныф укучылары белән математика укытучысы Гыйлметдинова Рәзифә Әхмәтхан кызы мавыктыргыч, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү максатында дәрестән тыш чара үткәрде. Бу чарага укучылар ныклап әзерләнгәннәр. Укучылар ике командага бүленделәр: "Пифагор оныклары" һәм "Тапкырлар". Командалар ярышып "Пифагор оныклары" - 72 балл җыйнап 1 нче урын, ә "Тапкырлар" 62 балл жыеп 2 нче урын алдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз. Укучыларга һәм математика укытучысы Рәзифә Әхмәтхан кызына зур уңышлар телибез. 31.01.2014
-
"Кызыклы математика" кичәсе. Математика атналыгы 6 нчы сыйныф укучылары өчен "Кызыклы математика" кичәсе белән истә калыр. алр кичә барышында фән буенча булган белемнәрен тирәнәйттеләр, үз эшләренә һәм сыйныфташларының эшләренә бәя биреп дустанә мөнәсәбәтләрен саклаган хәлдә көч сынаштылар. "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командаларына бүленеп ярыштылар. Ярышу азагында җиңүне 26 балл белән "Тапкырлар" командасы яулады. Без аларны котлыйбыз. Укучыларга һәм кичәне матур итеп оештырган математика укытучысы Гильманова Ризидә Кашшаф кызына зур уңышлар, нык сәламәтлек телибез. 31.01.2014
-
"Математика һәм серле сандык". Бүген 8 нче сыйныф укучылары математик уенда катнаштылар. Укучылар зиһеннәрен сынап карадылар, үзара көч сынаштылар. Уенның җиңүчесе Шәмсиева Гөлдания булды. Ул 150 балл туплады. Чараны математика укытучысы Гильманова Ризидә Кашшаф кызы үткәрде. Без аңа ныклы сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телибез. 30.01.2014
-
"Үз уеныбыз". Бүген математика атналыгы кысаларында 10 сыйныф укучылары өчен интеллектуаль уен үткәрелде. Бу уен укучыларны математика, физика, астрономия тарихы белән таныштыра, табигатьтәге күренешләрне мөстәкыйль өйрәнүгә кызыксыну уята. Уен ике раундта узды. 1 нче раунд темалары: законнар, саннар, әйләнә-тирә дөнья, астрономия, үлчәү берәмлекләре иде Бу раундта Ишмуратова Рания җиңүгә иреште һәм икенче раундка үтте. Уенны үткәргән укытучы Гильманова Ризидә Кашшаф кызына һәм катнашкан укучыларга зур уңышлар телибез. 30.01.2014
кат
-
Софья Ковалевскаяга 164 яшь. Математика атналыгы кысаларында бүген 9 һәм 11 сыйныф укучылары тарафыннан 8-11 нче сыйныф укучылары өчен бөек математик Софья Ковалевскаяга 164 яшь тулуга багышланган кичә үткәрелде. Кичә бик яхшы һәм эчтәлекле булды. Кичәнең икенче өлешендә укучыларга математикадан кызыклы, логик фикер йөртүгә карата мәсьәләләр бирелде. Мәсьәләләрне тиз һәм дөрес итеп чишүче укучылар: Маликова Рания (11 нче сыйныф), Хамитова Венера (11 нче сыйныф), Фаттахов Рафиль (11 нче сыйныф), Шарафиева Алинә (11 нче сыйныф), Хәйретдинова Алинә (10 нчы сыйныф), Салихҗанова Энҗе (9 нчы сыйныф). Сыйныфлар арасында нәтиҗәне чыгарганнан соң 1 нче урынны 11 нче сыйныф, 2 нче урынны 10 нчы сыйныф, 3 нче урынны 9 нчы сыйныфлар алды. Бу кичәне үткәрүче математика укытучысы Гыйлметдинова Рәзифә Әхмәтхан кызына зур уңышлар, сәламәтлек телибез. 29.01.2014
-
Бүген мәктәптә математика атналыгы башланды. 2-4 класс укучылары математикадан олимпиада эшләделәр. Укучылар, барыгызга да уңышлар телибез! 28.01.2014
-
Безнең мәктәптә электән-элек укучыларга физик һәм патриотик тәрбия бирүгә зур әһәмият ясала. Моңа мәктәп директоры Рамиль Вакилович, физик тәрбия укытучысы Руслан Рустамович зур өлеш кертә һәм аларның тырышлыгы белән хоккей мәйданчыгы эшләнеп куелды. Мүлмә авылындагы каток дәресләрдән соң бер дә бушап тормый. Укучылар белән бергә авыл яшьләре, садик балалары да бик теләп катокта шуалар. Тимераякта шууны кызлар бик теләп яратса, малайлар һәм егетләр шау-шу килеп хоккей уйныйлар. 18.01.2014