• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большебитаманская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422725, РТ, Высокогорский район, c. Большой Битаман, ул. Центральная, д.25а
Телефон: 8 (84365) 62832
E-Mail: sbbit.vsg@tatar.ru, bitaman.school@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большебитаманская ООШ"
Руководитель: Мухарлямов Фарит Габдулхаевич
Год основания учреждения: 1921
У нас учатся: 27 учащийся / 8 воспитанников
У нас учат: 11 учителей / 2 воспитателя

Новостной блок

"Әбиемнең күңел сандыгы"

Опубликовано: 05.10.2024

Һәркемнең матур истәлекләре, өмет-хыяллары һәм иң беренче шатлык - куанычлары мәктәп чоры белән тыгыз бәйләнгән. Шушы якты хатирәләрнең үзәгендә укытучы тора. Табигатьтә алтын, мул көз тантана иткәндә Укытучылар көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне һәр кешенең үткән еллары турында уйлары, балачак хатирәләре ирексездән укытучылар белән бәйле мизгелләргә барып тоташа. Меңләгән укучылар рәхмәт хисләре белән мөгаллимнәрне искә ала, алар алдында баш ия. Нәкъ менә шушы хисләр укытучы өчен иң зур бәһа булып тора да.
“Укытучы - ул һөнәр генә түгел, ул тулы бер язмыш һәм яшәү рәвеше”. Бүген Олы Битаман мәктәбе укучылары, укытучылар коллективы Өлкәннәр һәм Укытучылар көне уңаеннан үзенең лаеклы ялга кадәр намуслы хезмәт иткән мөгаллимнәрен, тәрбиячеләрен, хезмәткәрләрен кунакка чакырды.
Бер очрашу - бер гомер бит. Сагынышканнар, сөйләшер сүзләре дә, фикер алышырлык сораулары да шактый җыелган икән кунакларыбызның. Чара мәктәбебез директоры Фәрит Габделхәй улының бәйрәм котлавы белән башланып китте. Кичәне дәвам итеп, укучыларыбыз "Әбием сандыгы" дип аталган җырлы биюле күренеш тәкъдим иттеләр. Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк" - ди халык. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтерләрендә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру - күркәм гамәл. Балаларның чыгышы өлкәннәребез тарафыннан бик җылы кабул ителде. Аннан соң чәй табыны артында алар тормышларындагы иң рәхәт, иң күңелле елларын искә алып, матур хатирәләр белән уртаклашып, яшьлек елларына кайттылар, яшь буынга төпле киңәшләрен бирделәр.
Хөрмәтле ветераннарыбыз мәктәбебез оештырган әлеге очрашуга ихлас күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр, җылы хисләр белән таралыштылар. Киләчәктә дә сезнең белән очрашулар насыйп булсын, хөрмәтле ветераннарыбыз!



К списку новостей