муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большебитаманская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422725, РТ, Высокогорский район, c. Большой Битаман, ул. Центральная, д.25а |
Телефон: | 8 (84365) 62832 |
E-Mail: | sbbit.vsg@tatar.ru, bitaman.school@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большебитаманская ООШ" |
Руководитель: | Мухарлямов Фарит Габдулхаевич |
Год основания учреждения: | 1921 |
У нас учатся: | 27 учащийся / 8 воспитанников |
У нас учат: | 11 учителей / 2 воспитателя |
Новостной блок
Опубликовано: 22.02.2023Олы Битаман мәктәбе турында мәгълүмат
Олы Битаман мәктәбенең 100 еллык тарихы бар. Авылда мәктәп фән нигезләрен укыту өчен беренче тапкыр дәүләт тарафыннан 1919 нчы елның көзендә ачыла, укыту буш калган крестьян йортларында алып барыла. 1925 елда мәктәп бинасы салына. 1930 нчы елдан башлап мәктәп «Зур Битаман башлангыч мәктәбе» дип йөртелә башлый. Шушы елларда беренче тапкыр пионер отрядлары төзелә. 1931 нче елда мәктәп бишьеллык булып үзгәрә. Аңа ШКМ (школа колхозной молодёжи) дип исем бирәләр. 1933-1934 уку елында мәктәп җидееллыкка әйләнә. Аны ТБУМ, ягъни тулы булмаган урта мәктәп дип атыйлар. 1935 нче елда кулакларның конфискацияләнгән йортларыннан авыл кырыендагы елга буенда дүрт бүлмәле мәктәп салына. Шул ук вакытта мәктәп өчен җиде бүлмәле яңа бинага нигез салына башлый. 1939 елда Зур Битаман мәктәбе урта мәктәп булып оеша. 1941 нче елда, сугыш башлану сәбәпле, җидееллык булып кала.1959 нчы елдан мәктәп сигезьеллыкка үзгәртелә. 1965 - 1966 нчы уку елында Зур Битаман сигезьеллык мәктәбе Зур Битаман урта мәктәбе дип үзгәртелә. 1954 нче елдан мәктәп яны тәҗрибә участогы эшли башлый. 1966 нчы елның җәендә мәктәп һәм колхоз каршында хезмәт пионер лагере эшли башлый. 1967 нче елны 25 урынлы интернат салына. 1967 - 68 нче елларда укытучылар өчен ике бүлмәле йорт - квартира салына. 1985 – 1986 уку елында 2 катлы яңа мәктәп бинасы ачыла. 2010 -2011 уку елында кадет сыйныфы ачыла, 2014-2015 нче уку елында “Мирас” хәрби- патриотик клубы оеша, 2020-2021 нче уку елында якташыбыз, Әфган сугышы каһарманы Илфат Бариев исеме бирелә. 2013-2014 нче уку елында “Үз мәктәбеңә булыш” акциясе кысаларында спонсорлар, әти-әниләр ярдәме белән мәктәп янында теплица булдырылды.
2020-2021 нче уку елыннан, укучылар саны кимү сәбәпле, мәктәп төп мәктәп булып үзгәртелде. Бүгенге көндә мәктәп тиешле җиһазлар белән тәэмин ителеп, дәресләр аерым кабинетларда укытыла. Мәктәптә 32 укучы белем ала. Балаларга 12 укытучы белем бирә. Мәктәп белән Мөхәрләмов Фәрит Габделхәй улы җитәкчелек итә. Уку бүлмәләре заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылган. Ныклы белем алу өчен барлык шартлар да булдырылган. Мәктәпнең укытучылар коллективы барысы да югары педагогик белемле, һөнәри дәрәҗәләрен даими күтәреп торучы кадрлардан тупланган.
Төрле елларда мәктәп мөдире һәм директор вазыйфасын башкардылар:
1930 – 1931 нче еллар – Курамшин Саф
1931 – 1936 нчы еллар – Миндаров Таһир
1936 – 1937 нче еллар – Курамшин Сафа
1937 – 1942 нче еллар – Мөхлисов Мәхмүт
1947 – 1951 нче еллар – Гимадиев Госман
1951 – 1959 нчы еллар – Гайфуллин Газиз
1959 – 1970 нче еллар – Камалов Ленар
1972 – 1994 нче еллар – Абдрахманов Фәрит
1994 – 2003 нче еллар – Билалова Данилә
2003 – 2012 нче еллар – Абдрахманов Фаил 2012 – бүгенге көнгә кадәр – Мөхәрләмов Фәрит
Информация о Большебитаманской школе
Большебитаманская школа имеет 100-летнюю историю. Школа в селе была впервые открыта государством для обучения основам науки осенью 1919 года, обучение велось в пустующих крестьянских домах. В 1925 году построили здание школы. С 1930 года школа стала начальной. В эти годы впервые создаются пионерские отряды. В 1931 году школа преобразована в пятилетнюю. Ее переименовали в ШКМ (школа колхозной молодежи). В 1933-1934 учебном году школа стала семилетней. Ее назвали неполной средней школой. В 1935 году из конфискованных у кулаков домов на окраине деревни на берегу реки была построена четырехкомнатная школа. В это же время началось строительство нового семикомнатного здания для школы. В 1939 году Большебитаманская школа была преобразована в среднюю. В 1941 году, в связи с началом войны, остался семилетним. С 1959 года школа преобразована в восьмилетнюю. В 1965-1966 учебном году Большебитаманская восьмилетняя школа была переименована в Большебитаманскую среднюю школу. С 1954 года начал работать пришкольный опытный участок. Летом 1966 года при школе и колхозе начал работать трудовой пионерский лагерь. В 1967 году был построен интернат на 25 мест. В 1967-68 годах был построен двухкомнатный дом - квартира для учителей. В 1985-1986 учебном году открывается новая 2 – этажная школа. В 2010-2011 учебном году открыт кадетский класс, а в 2014-2015 учебном году был создан военно - патриотический клуб “Мирас”, которому в 2020-2021 учебном году присвоили имя героя-земляка Ильфата Бариева, погибшего в Афганской войне. В 2013-2014 учебном году в рамках акции “Помоги своей школе” при поддержке спонсоров, родителей рядом со школой была построена теплица. С 2020-2021 учебного года, в связи с сокращением числа учащихся, школа преобразована в основную. На сегодняшний день школа оснащена соответствующим оборудованием, занятия проводятся в отдельных кабинетах. В школе обучается 32 ученика. Детей обучают 12 учителей. Руководит школой Мухарлямов Фарит Габдулхаевич. Учебные помещения оборудованы в соответствии с современными требованиями. Созданы все условия для получения хорошего образования. Преподавательский коллектив школы состоит из кадров с высшим педагогическим образованием, постоянно повышающих свой профессиональный уровень.
В разные годы занимал должности заведующего и директора школы1930 – 1931гг. – Курамшин Сафа
1931-1936 гг. - Миндаров. Тагир
1936-1937 гг. - Курамшин Сафа
1937 – 1942 гг. – Мухлисов Махмут
1947-1951 гг. - Гимадиев Гусман
1951-1959 гг.- Гайфуллин Газиз
1959 – 1970 гг.- Камалов Ленар
1972-1994 гг.- Абдрахманов Фарит
1994 – 2003 гг. – Билалова Дан
2003-2012 гг.- Абдрахманов Фаиль
2012 г. – по настоящее время-Мухарлямов Фарит
К списку новостей