муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большебитаманская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422725, РТ, Высокогорский район, c. Большой Битаман, ул. Центральная, д.25а |
Телефон: | 8 (84365) 62832 |
E-Mail: | sbbit.vsg@tatar.ru, bitaman.school@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большебитаманская ООШ" |
Руководитель: | Мухарлямов Фарит Габдулхаевич |
Год основания учреждения: | 1921 |
У нас учатся: | 27 учащийся / 8 воспитанников |
У нас учат: | 11 учителей / 2 воспитателя |
Новостной блок
Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "Тукай-сүнмәс йолдыз" дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә уздырылды.
Опубликовано: 26.04.2022Халык мәхәббәте — синең исемең,
Халык гомере — синең гомерең.
Без үзебезнең яшәешебезне Тукай гомеренә тиңлибез, шуның белән үлчибез.
Тукай — XX гасыр татар поэзиясенең нигезе, алтын баганасы, һәр шагыйрь бу иҗат чишмәсеннән үзенең сәләт көченә, юнәлешенә карап илһам нуры ала. Бүген бөек шагыйребезнең туган көне. Шул уңайдан мәктәбебездә "Тукай - сүнмәс йолдыз" дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә оештырылды. Эчтәлекле чара шагыйрьнең тормышы, иҗаты, әсәрләрен сөйләү, сәхнәләштерү белән беррәттән, аңа багышланган шигырьләр, Тукай сүзләренә язылган җырлар, матур биюләр белән үрелеп барды. Барлык чыгышлар да тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде.
Татар милләтен, татар җанын, татар телен саклыйм дисәң, Тукай рухын, Тукай сакларга кирәк. Һәм, һичшиксез, бөек шагыйрьнең, милләтебезнең, телебезнең киләчәге дәвамлы булыр дигән өметтә калабыз.
К списку новостей