муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большебитаманская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422725, РТ, Высокогорский район, c. Большой Битаман, ул. Центральная, д.25а |
Телефон: | 8 (84365) 62832 |
E-Mail: | sbbit.vsg@tatar.ru, bitaman.school@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большебитаманская ООШ" |
Руководитель: | Мухарлямов Фарит Габдулхаевич |
Год основания учреждения: | 1921 |
У нас учатся: | 27 учащийся / 8 воспитанников |
У нас учат: | 11 учителей / 2 воспитателя |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большебитаманская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме! 01.09.2015
Бүген мәктәбебездә "Белем бәйрәме" уздырылды. Бәйрәмгә ата - аналар, хезмәт ветераннары, Биектау район үзәге хастаханәсенең баш табибы Шарафиев Эмиль Фидаиль улы, Битаман авыл җирлеге башлыгы Галимзянова Рушания Габдулла кызы, ОО “Битаман” җаваплылыгы ширкәте баш хисапчысы Галявиева Мәрьям Мәннәф кызы- килгәннәр иде.Бу уку елында мәктәбебездә 68 бала белем алачак. Беренче класска 9 укучы керде.
- "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе. 10.08.2015
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогы. 03.08.2015
-
Лагерьның егерме беренче көне 08.07.2015
Менә лагерьның соңгы көне дә килеп җитте. Ул лагерь белән хушлашу көне. Традиция буларак, балалар табигатькә чыгып, учак ягып, төрле уеннар уйнадылар. Көннең беренче яртысында шулай күңел ачып кайттылар. Көннең икенче яртысында лагерь сменасына карата балаларның фикерләрен белү максатыннан, анкета сораулары таратылды. Нәтиҗәсеннән күренгәнчә, смена аларга бик ошаган. Аннан соң нәтиҗә ясалды һәм балаларга күчтәнәчләр таратылды. Сау бул, "Дуслык - 2015"
-
Лагерьның егерменче көне 07.07.2015
Лагерьның егерменче көне "Хәзинәләр көне" дип аталды. Исеменнән күренгәнчә, балалар мәктәптән, аның әйләнә-тирәсеннән хәзинә эзләү белән мавыктылар. "Кояшкай" дип аталган, кызлардан гына торган команда хәзинәне беренчеләрдән булып эзлэп табуга иреште. Көннең беренче яртысында шулай ук "Китап - белем чишмәсе" темасына әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар китап турында кызыклы мәгълүматлар белделәр, ә соңыннан үзләре китап турында шигырьләр, мәкальләр сөйләделәр.
Көннең икенче яртысында малайлар футбол уйнап, ә кызлар вилосипедта фигуралы йөрү буенча үзара ярыштылар. Соңыннан лаеклыларга урыннар билгеләнде. Егерменче көннең азагында балалар көн дәвамында катнашкан чараларның иң ошаганнарын ак кәгазь битенә рәсем итеп төшереп билгеләделәр. Ни кызганыч, лагерь сменасының тагын бер генә көне кала.
-
Лагерьның унтугызынчы көне 06.07.2015
"Дуслык көне". "Дуслык" ял лагерының унтугызынчы көне шулай аталды. Көннең беренче яртысында "Кояшлы түгәрәк" дип исемләнгән уен чараларында балалар бик теләп катнаштылар. Әлеге чара кысаларында спорт, күңел ачу уеннары оештырылды. Турникта тартылу ярышында Габдрахманов Дәниф һәм Маликов Илфат 7 тапкыр тартылып - 1 нче, Сабирзянов Илназ һәм Бабутаев Арсен 6 тапкыр тартылып - 2 нче, Яковлев Арсен 4 тапкыр тартылып 3 нче урынны яуладылар.
Алга таба балаларның иҗади сәләтләрен ачыклау максатыннан, шигырь язу бәйгесе үткәрелде. Шигырьләрнең эчтәлекләренә һәм рифмага туры китереп язылуларына карап, укучыларга урыннар билгеләнде. Садыкова Алия (1 нче урын), Мулекова Алинә (2 нче урын), Низамиева Инзилә һәм Гарипова Эльза (3 нче урын) иң осталар рәтендә булдылар.
Көннең икенче яртысында балалар тәрбиячеләре күрсәткән кызыклы тәҗрибәләр белән таныштылар. Аннан соң "Президент белән бергә " дип аталучы республика иҗтимагый хәрәкәте чаралары кысаларында үткәрелгән мәрхәмәтлелек акциясендә катнаштылар. Акция ахырында алар авылдашларга тарату өчен смайликлар ясадылар. Унтугызынчы көн балаларны чынлап торып дуслаштырды.
-
Лагерьның унсигезенче көне 04.07.2015
"Дуслык" дип аталучы мәктәп яны лагере унсигезенче көнендә эшен "Хәтер көне" темасына туры китереп оештырды. Бу көнне балалар сугыш, Бөек җиңү хәтирәләрен кабат искә төшерделәр. "Халкым батырлыгы гасырлар буена яшәр" дигән темага әңгәмә үткәрделәр, җырлар җырладылар. Аннан соң сугыш чоры баласы белән очрашу оештырылды. Безгә кунакка килгән Багавиева Галимә Җамалетдин кызы күңелләргә үтеп керерлек итеп сугыш ачысы, ачлык-ялангачлык, сугышка китеп, шунда ятып калган әтисе турында хәтирәләрен яңартты. Балалар өчен бу истә калырлык очрашу булды. Шулай сизелмичә дә сменаның тагын бер көне үтеп китте.
-
Лагерьның унҗиденче көне 03.07.2015
“Дуслык” ял лагереның унҗиденче көне “ Рәссамнар көне” буларак истә калды. Укучылар ак кәгазь битләренә табигать күренешләрен төшерделәр. Һәркем үз фантазиясен эшкә җигеп матур рәсемнәр ясадылар.
Соңрак “Җәлил һәм җәлилчеләр” дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте. 11 җәлилче, аларның нинди авырлыклар аша үтеп Туган илләренә тугры булып калулары турында укучылар бик күп мәгълүмат алдылар. Ахырдан Җәлил шигырьләрен сәнгатьле уку конкурсы булды.Җиңүчеләр Ниамиева Инзилә (1 нче урын), Саляхова Фирүзә( 2 нче урын), Шайдуллина Алия һәм Зайнуллина Айзилә (3 нче урын) грамота белән бүләкләнделәр.
Мавыктыргыч уеннар, футбол уйнау балалар өчен аеруча күңелле булды.Саф һавада булып, кояшта каралган балалар өйләренә шат күңел белән таралдылар.
-
Лагерьның уналтынчы көне 02.07.2015
16 нчы көн “Осталар көне” дип билгеләнде. Хезмәт, тырышлык турында мәкаль, табышмаклар әйтелде. “Оста куллар” бәйгесендә укучылар панда ясадылар. Мавыктыргыч эстафетада убырлылар да йөгерде, бәрәңге утыртып, аны алырга да өлгерделәр. Саф һавада балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Аннан соң табигатьтә экскурсиядә булып кайттылар. Ә икенче төркем Казанда күңелле ял итте.
-
Лагерьның унбишенче көне 01.07.2015
1 июнь көнне балаларның бер группасы Казанга Fun 24 кә экскурсиягә барды. Алар анда төрле уеннар уйнап, рәхәтләнеп күңел ачып кайттылар. Ә икенче группа “Гөмбә марафоны” дип аталган конкурста катнаштылар. “Гөмбәле әкиятләр” иҗат иттеләр, гөмбәләр турында күп мәгълүмат алдылар. Спорт көне уңаеннан, кызыклы эстафетада катнаштылар.