муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422711, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Альдермыш, улица Я.Хабибуллина, дом 18. |
| Телефон: | +7(843)-657-94-31 |
| E-Mail: | Sald.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Альдермышская СОШ" |
| Руководитель: | Шакиров Азат Саматович |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Бүген төрки бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәре, аларның гореф-гадәтләре, ниһаять безнең көннәргә әйләнеп кайтты. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда без Нәүрүзбикәне каршы алдык. Балалар Нәүрүзгә үзләренең теләкләрен әйтеп калырга ашыктылар. Бәйрәм матур җырлар, күңелле уеннар белән истә калыр. Ә ахырдан һәр кеше бик тәмле боткадан авыз итте. Бәйрәм барыбызның да күңелләрендә әле озак сакланыр! Нәүрүз мөбәрәк булсын!!! 21.03.2015

-
Сегодня 50- летие выхода человека в космос. Учащиеся познакомились с биографией легендарного космонавта Алексея Архиповича Леонова, а также с основными моментами подготовки к выходу в открытый космос. Прослушали рассказ о полёте на Луну. 21.03.2015

-
19-25.03 көннәрендә сыерчык оялары ясау буенча мәктәп күләмендә зур бәйге бара! Әйдәгез укучылар актив булыйк, канатлы дусларыбыз бездән ярдәм көтә! 19.03.2015

-
18.03 көнне Сабирова Илүзә район күләмендә оештырылган Бөек Җиңүгә багышланган конференциядә катнашып 2 нче урынны алып кайтты. Ул анда "Сугыш чоры балалары" темасы буенча үзенең эзләнү эшен тәкъдим итте. Җитәкчесе Сагиева Ризидә Әмир кызы белән берлектә ул "Илһам" шигырь язучылар бәййгесенә дә күп кенә иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Әлегә ул бәйгенең нәтиҗәләре билгесез. Уңышлар теләп калыйк Илүзәгә!" 19.03.2015

-
18 нче март көнне район күләмендәге бәйгедә тагын бер укучыбыз призлы урын белән кайтты. Ул 6 нсы сыйныф укучысы Гиниятуллина Айгөл. Рус теле буенча "Живая классика" бәйгесендә 2 не урынны ала, Котлыйбыз! 19.03.2015

-
Җиңү бәйрәме уңаеннан "Җиңүнең 70 еллыгына - 70 "5"ле" акциясе старт ала. Барыгыз да әлеге акциядә катнашыгыз! Нәтиҗә 9 майда ясалачак. 16.03.2015

-
05.03. көнне директорның укыту эшләре буенча урынбасары Сабирова Г.М. Республика күләмендә оештырылган Пирамида күңел ачу үзәгендә хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәмдә катнашып кайтты. 06.03.2015

-
04.03. Мулмә мәктәбендә оештырылган "Дуслык" балалар оешмасының активлары укулары булды. Анда безнең мәктәптән Галимова Әдидә, Гиниятуллина Айгөл катнашты. Укуларда кызлар үзләренә зур тәҗрибә туплап кайттылар. 04.03.2015

-
03.03. Бүген мәктәптә егетләр кызлар өчен бәйрәм программасын төзи башладылар. Кем нәрсәгә сәләтле, кемнәр нинди һөнәр күрсәтер, нинди сюрпризлар булыр, әлегә зур сер булып кала. Көтеп калыйк егетләрдән бу серне, һәм уңышлар телик! 03.03.2015

-
02.03. Март аена да аяк атладык. Язның беренче көннәрендә Әлдермеш мәдәният йортында сугышта, тылда катнашкан ветераннарны җыеп медаль тапшыру тантанасы булды. Анда безнең мәктәп укучылары концерт программасы белән чыгыш ясады. Картаймагыз әле ветераннар, картаймагыз әле, әй тынмас җаннар..... 02.03.2015







