муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422711, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Альдермыш, улица Я.Хабибуллина, дом 18. |
| Телефон: | +7(843)-657-94-31 |
| E-Mail: | Sald.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Альдермышская СОШ" |
| Руководитель: | Шакиров Азат Саматович |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
26.04.Җир көне. Әйләнә-тирәне чистартуда һәр сыйныф катнашты. Мәктәп тирәсендәге алмагачларның төпләрен дә, чәчәк вазаларындагы туфракны да йомшартырга өлгердек! 26.04.2015

-
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы"Минем гаиләм көне. Әби-бабайларыбыз- өлкәннәр янында ничек рәхәт, күңелләргә тыныч икән! Аларның һәр сүзе тырышып укырга, акыллы булып усергә өнди! 26.04.2015

-
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" дәвам итә. Бүген ул - һәйкәлләргә юл дип атала. Һәйкәлләр тирәсен чистартып, яу кырында үлеп калган авылдашларыбызны искә алдык 25.04.2015

-
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" Мәрхәмәтле ярдәм кулы сузу көне. Өлкән сыйныф укучылары нәни дуслары белән проект эшчәнлеген җәелдереп җибәрделәр 24.04.2015

-
23 апрель 4 нче сыйныф укучылары ЮИД бәйгесендә катнашып кайттылар 23.04.2015

-
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" дәвам итә. Бүген мәрхәмәтле сүзләр көне. 2015 нче ел - әдәбият елы уңаеннан да китап күргәзмәләре оештырылды. Укучыларны яңа китаплар белән Низамиева А.А. таныштырды. 23.04.2015

-
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" Икенче көн.Укучылар һәр очраган кешегә Георгиев тасмалары тактылар. Якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар,Бәйрәм рухы сизелә! 22.04.2015

-
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" башланды. Бүген мәктәптә дуслык көне уздырылды.Әйдәгез, бер-беребез белән, әйләнә-тирәдәгеләр белән һәрвакыт дус булыйк! 21.04.2015

-
17-19/04 көннәрендә 7-11 сыйныфтан 14 укучы "Байтик" лагерына бардылар. Алар анда олимпиадага хәзерлек укуларында белем тупладылар һәм төрле конкурсларда актив катнаштылар. Анда тупланган уңай кичерешләреннән бүген дә чыга алмый йөрделәр. Оештыручыларга, укыткан укытучыларга да бик рәхмәтле булып кайткан укучыларыбыз.Шулай ук, безнен мәктәпнен биология укытучысы - Гөлназ Мансур кызы да укымышлы балаларга белем өстәргә, дәресләр бирергә барды. "Укучыларыбыз 60 ка якын бала арасында сынатмадылар, проект эшчәнлеген дә якладылар, тырышып укыдылар да, алай гына да түгел мактау грамоталары, бәйгеләрдә катнашу сертификатлары да алып кайттылар" диде ул, горурланып. Афәрин! Котлыйбыз! 20.04.2015

-
Мәктәбебез укучылары гына түгел, ә укытучылар да сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. ГТО нормаларын да бик җиңел генә тапшырып чыктылар. 20.04.2015







