муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422711, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Альдермыш, улица Я.Хабибуллина, дом 18. |
| Телефон: | +7(843)-657-94-31 |
| E-Mail: | Sald.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Альдермышская СОШ" |
| Руководитель: | Шакиров Азат Саматович |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
27 көнне 9 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән имтихан тапшырдылар. 27.05.2015

-
23 нче май- мәктәпләрдә соңгы кыңгырау тантаналары уза. Безнен мәктәптә дә 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Аларның барысына да уңышлар теләп калыйк 23.05.2015

-
Бүген Казан шәһәренә 7-10 сыйныфтан 40 укучы экскурсиягә бардылар. Алар анда ВЦ "Казанская ярмарка" үзәгендә төрле профессия кешеләре белән таныштылар. Күргәзмәдә нинди генә кул эшләре дә юк иде. Укучыларга төрле транспорт төрләре дә бик ошады. Көнебез бик күңелле, киләчәгебез өчен бик файдалы үтте. Күп кенә укучылар үзлзренә һөнәрләр сайлаганда, уйланып калмаслар дигән нәтиҗәгә килдек. 21.05.2015

-
Мәктәптә Казан шәһәреннән кунаклар булып китте. Алар төрек лицеенда укытучылар иде. 23 май көнне сәгать 11дә Биектау мәктәбендә Лицейда укырга теләк белдерүчеләр имтихан тапшыра алачак.6 нчы сыйныф укучылары узләрен сынап карый ала. 20.05.2015

-
"Бердәмлек" оешмасы укучылары районыбызның төрле мәктәпләреннән безгә кунакка килделәр. Район күләмендә оештырылган бәйгедә безнен мәктәп укучылары сынатмадылар - беренче урын яуладылар. Укучылар бик актив булдылар. Котлыйбыз! 19.05.2015

-
11 нче сыйныф укучылары беренче дәүләт имтиханы тапшыралар. Татар теле буенча белемнәрен сыныйлар. Аларның барысына да уңышлар телик! 18.05.2015

-
Бүген бездә мәктәп тәмамлауларына 30 ел уңаеннан 1985 нче елгы чыгарылыш укучылары очрашты. Алар очрашуның башлангыч этабы итеп туган мәктәпләрен сайлаганнар. Бергәләп, беренче укытучылары Халидә апа, Ризидә апалары белән уку кабинетларында булдылар, бигрәк тә хатирәләре белән уртаклашу музейда озак дәвам итте. Чөнки монда элеккеге укытучыларының да, инде бу дөньядан киткән классташларының да фотосурәтләреннән танып алдылар. 1985 нче елгы чыгарылыш укучыларының һәрберсе тормышта үз урыннарын тапканнар, үз алларына куйган максатларына ирешкәннәр, хөрмәткә лаеклы кешеләр. Алар арасында районыбызның мәгариф бүлеге җитәкчесе Гаязов Рамил Равил улы да бар иде, ул классташлары һәм үз исеменнән мәктәпкә истәлекле бүләк тапшырды. 16.05.2015

-
Галиаскаров Әкърам Зиннәт улы- СССР ның атказанган сынаучы- очучы булган. Ул 1950 нче елны Казан да туса да, чыгышы белән Әлдермеш якларыннан. Армия хезмәтен ПВО авиациядә үткәрә. 1978 елны Горьков университетын тәмамлый. Хезмәт юлында зур казанышларга ирешә. 1978 -1995 елларда МиГ-21 (1978-1986), МиГ-25 (1979-1986), МиГ-31 (1980-1994), МиГ-29УБ (1984-1995) очкычларын, 1995-1996 елларда Казан авиазаводында Ил-62М, Ту-22М3 окычларын сыный. Кызыл йолдыз ордены, медальләре, мактау грамоталары да күп була аның. Менә шундый һәм бик күп мәгълүматлар белдек без якташыбыз турында. Кабере дә аның безнен авыл зиратында. Мәскәү шәһәрендә яшәүче улы Альберт Әкрам улы безнең белән очрашуга кайтты. Әтисе турында хәтирәләр белән генә уртаклашып калмады, мәктәп музеена истәлекле бүләкләр, герой турында китаплар тапшырды. Кадет классы белән якташыбыз каберенә чәчәкләр куеп килдек, Кунагыбызны бик кызыксынып тыңладык, очрашу бик җанлы, кызыклы булды 15.05.2015

-
23 нче май көнне сәг. 10.00 дә "Соңгы кыңгырау тантанасы" үткәреләчәк. Мәктәбебезгә рәхим итегез! 14.05.2015

- Бүген бердәм экологик укулар көне.Тәрбия дәресләренә "Чулпан" тыюлыгыннан вәкилләр килделәр. Алар лекция, әңгәмәләр уздырып кына калмадылар, "Марш- парков" та актив катнашкан укучыларны мактау грамоталары, үзебезнең укучыларның язмалары, фото рәсемнәре басылып чыккан китаплар, җурналлар да бүләк иттеләр. 13.05.2015






