Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждения - Старозюринский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422091, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 2А |
Телефон: | 89050218238 |
E-Mail: | zyri.sad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-Старозюринский детский сад |
Руководитель: | Нигъматуллина Лейсан Илгизаровна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 18 |
У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждения - Старозюринский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Бишек җырлары җырлыйбыз/Колыбельные песни поем 15.04.2021
Ана һәм бала! Бер берсенә алардан да якын җан ияләре табып буламы икән бу дөньяда? Ул сабыена ягымлы җылы назлы бишек җырлары көйли һәм шул җырлар аша баласына узенен изге теләкләрен өмет хыялларын җиткерергә омтыла. Бишек җырлары зур тәрбияви көчкә ия. Баланың теле ачылуда, зиһенен уятуда ин тәэсирле тәрбия чарасы булып тора. Бүген дә, Иске Җөри балалар бакчасында музыка җитәкчесе Зарипова Г. Х музыка шөгылендә бишек җырлары белән таныштыруны дәвам итте. Татар халкында бишек җырлары күп һәм төрле. Без бүгенге көндә дә бишек җырлары турында күбрәк белергә тырышабыз, аларның килеп чыгышын өйрәнүне дәвам итәбез.
-
Космонавтика көне/День космонавтики 12.04.2021
12 апрель-кешелек яңа, космик чорга кергән көн, безнең бөек илебез горурланыр өчен сәбәп. Бүген безнең балалар бакчасында космик бәйрәмгә карата танып-белү сәгате үтте. Аның максаты-мәктәпкәчә яшьтәге балаларны космос белән таныштыру, балаларның космос планеталары турында күзаллауларын киңәйтү һәм безнең илнең беренче космонавты Юрий Гагарин белән таныштыру иде.
-
"Әбием сандыгы"/"Бабушкин сундук" 07.04.2021
Әбиебез сандыгында
Сакланмый ниләр генә
Әйдәгез сорыйк үзеннән
Ачып күрсәтсен безгә.
Бүген, 7 апрель көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. Ш.безнең коллективны кунакка чакырды һәм бакчабыз педагогы Галиуллина А. Н. белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән танып-белү әңгәмәсе үткәрде, бергәләп татар халкының гореф-гадәтләре һәм борынгы әйберләрнең билгеләнеше турында сөйләделәр, балалар белән бергә әбиләребезнең осталыгына сокландылар. Аннан соң, балалар зур теләк белән"Түбәтәй" татар милли уенында катнаштылар. Балалар бик канәгать калдылар.
-
Мероприятие по пожарной безопасности/ Янгын куркынычсызлыгы буенча чара 06.04.2021
Бүген, 6 апрель көнне, Иске Җөри балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен янгын куркынычсызлыгы буенча онлайн чара оештырылды, анда Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлегенең өлкән инспекторы Тимерханов Ленар Марсель улы катнашты.Чараның төп максаты-балаланың янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү , үзләрен коткару өчен гадәттән тыш хәлләрдә ничек эшләргә кирәклеген искәртү иде.
-
Беседа на тему "Национальные татарские блюда" / «Милли татар ашлары» дигән темага әңгәмә 02.04.2021
Бүген,Иске Җөри балалар бакчасының тәрбиячесе Галимуллина Н.М. икенче кечкенәләр төркеме балалары белән «Милли татар ашлары» дигән темага әңгәмә үткәрде. Балалар туган як мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында белделәр,төп милли ризыклар белән таныштылар.Тозлы камырдан бавырсак ясарга өйрәнделәр.
-
Нәүрүз бәйрәме/ Праздник Науруз 29.03.2021
-
Котлыйбыз/Поздравляем 25.03.2021
-
«Туган як тарихы» музеена сәяхәт/Посещение музея “История родного края" 24.03.2021
-
Татар халкының музыка-уен кораллары/Музыкальные инструменты татарского народа 18.03.2021
-
Птицы – наши пернатые друзья! / Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз 16.03.2021