Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждения - Старозюринский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422091, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 2А |
Телефон: | 89050218238 |
E-Mail: | zyri.sad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-Старозюринский детский сад |
Руководитель: | Нигъматуллина Лейсан Илгизаровна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 18 |
У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждения - Старозюринский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Чыгарылыш кичәсе/Выпускной бал 31.05.2021
29 нчы май көнне безнең балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды. Балалар тормышында бу беренче зур бәйрәм гомергә хәтердә калыр. Без балаларыбызга якты юллар теләп калыйк. Тормышларындагы һәр чыгарылыш кичәсе үз вакытында булсын. Аларга киләчәктә исәнлек- саулык, акыллы, тәртипле, уңган балалар булып мәктәптә әйбәт билгеләргә генә укуларын теләп калабыз! Сау бул балалар бакчасы! Исәнме, мәктәп!
-
Котлыйбыз!/Поздравляем! 28.05.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан район күләмендә "Туган телгә өйрәтү өчен тудырылган иң яхшы тирәлекле төркем бүлмәсе" бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә безнең Иске Җөри балалар бакчасы тәрбиячеләре Галиулина А.Н. һәм Зиннатуллина З.Р. катнашып призер булдылар. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да иҗади уңышлар телибез!
-
Әкиятләр иленә сәяхәт/Путешествие в страну сказок 19.05.2021
Әкият - халык авыз иҗатының борынгы, киң таралган һәм мавыктыргыч җанрларының берсе. Буген, 19 нчы май Иске Җөри авыл китапханәчесе Гильмутдинова Р. Ш. безнең коллективны кунакка чакырды һәм бакчабызның музыка җитәкчесе Зарипова Г. Х. белән берлектә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар татар халык әкиятләре иленә сәяхәткә бардылар. Татар халык әкиятләре балаларны яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкыр булырга өйрәтә. Сәяхәт балаларга бик ошады.
-
"Янгын инспекторы белән очрашу" шөгыле/ Занятие “Встреча с пожарным инспектором” 18.05.2021
Бүген, 18 май көнне, Иске Җөри балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр белән "Янгын инспекторы белән очрашу" дигән шөгыль үткәрелде. Шөгылебездә Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлегенең өлкән инспекторы Тимерханов Ленар Марсель улы да катнашты. Шөгыльнең максаты: балаларны янгын сүндерүче һөнәре, аның куркыныч хезмәте, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру; янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре; янгын формасын карау; өлкәннәр белән диалог алып барырга өйрәтү; әдәпле, ихтирамлы сөйләшергә өйрәнү. Шөгыльдә эш оешкан төстә, кызыклы, эчтәлекле барды. Шөгыль барышында командада эшләү, бер-берең белән һәм өлкәннәр белән үзара бәйләнеш кебек сыйфатлар формалашты.
-
Яраткан шагыйрьләребез/Любимые писатели 14.05.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Иске Җөри балалар бакчасына плакатлар кайтты. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка без чиксез рәхмәтлебез. Балаларны, туган телне үстерү, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, татар балалар язучылары белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген дә яраткан шагыйрьләребез Г.Тукай, М.Җәлил, Ә.Бикчәнтәева, З.Туфайлова, Ш.Галиевларның шигырьләрен искә төшереп, яттан сөйләдек.
-
Шахмат уены уйныйбыз/Играем в шахматы 12.05.2021
Шахмат уены – мавыктыргыч һәм кызыклы уеннарның берсе. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да шахмат уенын уйнарга яраталар.Бу уен балаларның логик фикерләү сәләтен, игътибарлылыкны үстерә һәм иң мөһиме – хәтерне яхшырта.
-
Котлыйбыз!/Поздравляем! 30.04.2021
Безнең Иске Җөри балалар бакчасы тәрбиячесе Зиннатуллина З.Р., Республикакүләм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең татар телендә белем бирүче тәрбиячеләре арасында үткәрелүче “Иң милли тәрбияче” бәйгесендә катнашып, II урынга ия булды. Ул бәйге комиссиясенә мәктәпкә әзерлек төркеме белән “Туган ягым - Теләче” шөгылен тәкъдим итте. Яңа инновацион технологияләрне (бизиөй) иң оста файдаланучы тәрбиче буларак жюри әгъзаларын үзенә җәлеп итте. Коллегабызны котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!
-
Тукай безнең йөрәкләрдә…/Тукай в наших сердцах… 26.04.2021
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле...! - дигән бөек шагыйребез Габдулла Тукай. һәм ул мең тапкыр хаклы.
Бүген Иске Җөри балалар бакчасында Г. Тукайның 135 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде.Бәйрәмнең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү. Балалар бүген Г. Тукайның "Су анасы" әкиятен сәхнәләштерделәр, шигырьләрен сөйләделәр,З.Туфайлованың "Тукай абый" җырын башкардылар, "Күбәләкләр" биюен башкардылар.
-
Г.Тукай иҗаты/Творчество Г. Тукая 22.04.2021
Безнең Иске Җөри балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышлап үткәрелгән чаралар дәвам итә. Бүген тәрбияче Зиннатуллина З.Р. уртанчылар төркеме балаларын "Г.Тукай иҗаты" дип исемләнгән дидактик кулланма- лэпбук белән таныштырды. Уен аша балалар Г. Тукайның тормыш юлын, әсәрләренең сюжетларын искә төшереп, рәсемнәр буенча хикәяләр төзеделәр. Лэпбук яңа мәгълүматны тиз һәм нәтиҗәле үзләштерергә һәм өйрәнелгән теманы уен формасында ныгытырга бик ярдәм итә.
-
Изучаем виды транспорта/ Транспорт төрләрен өйрәнәбез 21.04.2021
Бүген Иске Җөри балалар бакчасы тәрбиячесе Галиулина А.Н. балалар белән "Транспорт " темасына әңгәмә үткәрде. Әңгәмәнең максаты: балаларны транспорт төрләре һәм юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру. Балалар әңгәмә барышында рәсемнәр, уенчыклар аша төрле транспорт төрләре белән таныштылар.Шулай ук төрле дидактик һәм хәрәкәтле уеннар уйнап, белемнәрен ныгыттылар.