Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Старозюринская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422091, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 3 А |
| Телефон: | +7(843)-605-26-12 |
| E-Mail: | Sszr.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ-Старозюринская СОШ |
| Руководитель: | Хамидуллина Сайлан Нагимовна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 71 ученик, из них иностранных граждан 2 |
| У нас учат: | 24 педагогических работников |
ВСЕ школьные новости
Игелек кылу — күңел байлыгы!
Опубликовано: 20.10.2026????Иске Җөри мәктәбе укучылары дәрестән соң вакытларын файдалы итеп үткәрәләр. Бүген алар Талия Сагитовна Зиннәтуллина җитәкчелегендә эшләүче «Хәйрия үзәге»ндә булдылар һәм аның эшчәнлеге белән таныштылар. Әлеге үзәкнең төп максаты — кешеләргә ярдәм итү, мохтаҗларга булышу һәм әйберләрне икенче тормыш белән тәэмин итү. Биредә һәркем үзенә кирәкле, күңеленә хуш килгән кием-салым һәм башка әйберләрне бушлай ала, шулай ук үзе өчен кирәксез булган, әмма башкаларга файда китерә алырлык киемнәрне һәм әйберләрне тапшыра ала. Укучылар өчен бу очрашу бик файдалы һәм тәэсирле булды. Алар хәйриячелекнең мөһимлеген, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игътибарлы булуның һәм кулдан килгәнчә ярдәм итүнең никадәр әһәмиятле икәнен аңладылар. Игелек кылу өчен зур мөмкинлекләр кирәкми. Кайчак бер кешегә кирәк булмаган әйбер икенче кеше өчен зур шатлык һәм ярдәм чыганагы булырга мөмкин. Яхшылык эшләргә ашыгыйк! Бергә булганда, без күбрәк кешегә ярдәм итә алабыз!
К списку новостей












