Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Старозюринская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422091, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 3 А |
Телефон: | +7(843)-605-26-12 |
E-Mail: | Sszr.Tul@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ-Старозюринская СОШ |
Руководитель: | Назклычев Салават Сатлыкович |
Год основания учреждения: | 1965 |
У нас учатся: | 92 ученика, из них иностранных граждан 6 |
У нас учат: | 22 педагогических работников |
ВСЕ школьные новости
“Мәдәниятле халык – бай халык”/
Опубликовано: 14.09.201814 сентябрь көнне Иске Җөри урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәниятле халык – бай халык” темасы астында Мәдәният дәресе үткәрелде һәм укучыларга “Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасы булды. Дәрестә, көндәлекнең эчтәлегенә туры китереп, сыйныф җитәкчеләре укучыларга авылыбызның, районыбызның, республикабызның милли традицияләре, гореф - гадәтләре, тарихи-истәлекле урыннары турында сөйләделәр. Әлеге көндәлекнең ни өчен кирәк икәнен, аны тутыру тәртибен, көндәлекне саклап тотуның мөһимлеген аңлаттылар. Авыл китапханәчесе Рузалия Гыйльметдинова “Татарстаныбыз буйлап мәдәни сәяхәт”, “Китап-белем чишмәсе” темалары астында оештырылган китап күргәзмәләренә күзәтү ясады. Чыгышлар укучыларның матур җырлары һәм шигырьләре белән үрелеп барды. Мәдәни көндәлек укучыларга рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәр дип ышанып калабыз.
К списку новостей