Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Старозюринская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422091, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 3 А |
Телефон: | +7(843)-605-26-12 |
E-Mail: | Sszr.Tul@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ-Старозюринская СОШ |
Руководитель: | Назклычев Салават Сатлыкович |
Год основания учреждения: | 1965 |
У нас учатся: | 92 ученика, из них иностранных граждан 6 |
У нас учат: | 22 педагогических работников |
ВСЕ школьные новости
Бәйрәм белән!
Опубликовано: 05.10.2017
Укытучы... Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә олы исемең алдында баш ия. Теләсә кайсы һөнәргә юл башы сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә салына. Сез дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзегезгә туплагансыз. Сездәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне читкә куеп, башкалар өчен яшисез.
Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчегезне куеп башкарасыз. Нарасый күңеленә сез чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Сезгә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез - тыныч, сәламәтлегегез нык булсын. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын.
К списку новостей