Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Старозюринская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422091, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 3 А |
| Телефон: | +7(843)-605-26-12 |
| E-Mail: | Sszr.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ-Старозюринская СОШ |
| Руководитель: | Хамидуллина Сайлан Нагимовна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 71 ученик, из них иностранных граждан 2 |
| У нас учат: | 24 педагогических работников |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Старозюринская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Полиция бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу. 14.11.2016

14 ноябрь көнне Иске Җөри урта мәктәбенә полиция бүлеге хезмәткәрләре укучылар белән очраштылар. Алар укучыларга яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне бетерү турында сөйләделәр. Көз һәм кыш – көн иртә караңгылана торган ел фасыллары. Нәкъ менә шушы чорда машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне бәрдерү очраклары ешая, дип искәртә ЮХИДИ хезмәткәрләре. Шуңа күрә киемдә яктылык кайтаручы билгеләр йөртергә кирәклеген искәрттеләр. Моны видееоролик белән расладылар.
В рамках профилатического мероприятия в Старозюринской СОШ состоялась встреча учеников с инспектором ГИБДД. Инспектор познакомил ребят с основными правилами поведения на улицах. Напомнил ребятам, что в вечернее время нужно одевать одежду со светоотражающими элементами. Также познакомили обучающихся с разными аспектами последствий правонарушений.
-
Әниләр көненә әзерлек. 11.11.2016

Иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне – быел 27 ноябрьгә туры килә. Иске Җөри урта мәктәбендә Әниләр көненә әзерлек башланып китте. Укучылар әниләренә бүләкләр әзерлиләр, шигырьләр, җырлар өйрәнәләр. Барлык укучылар бәйрәмне түземсезлек белән көтәләр.
В Старозюринской СОШ идёт подготовка к празднику День матери. Дети готовят поделки, разучивают песни и стихи.
-
Иртәнге гимнастика/ Утренняя гимнастика 10.11.2016

Бүген мәктәбебездә иртәнге күнегүләр үткәрелде. Барлык укучылар да бик теләп иртәнге күнегүләр ясауда катнаштылар. Иртәнге зарядкадан соң укучыларның кәефе күтәрелә, сәламәтлекләре арта.
Сегодня в Старозюринской СОШ проводилась общая утренняя зарядка. Все учащиеся с большим желанием принимали участие. Утренняя гимнастика является хорошим средством укрепления здоровья.
-
Встреча с чемпионом. 09.11.2016

Бүген безнең мәктәптә 2014 елда Сочи шәһәрендә узган паралимпия уеннарында чемпион булган Рушан Миннегулов катнашында укучылар иртәсе үткәрелде. Әлеге чараны инглиз теле укытучысы Зиннур Зөфәр улы Хөсәенов оештырды. Укучылар Рушан абыйларына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Ул үз чиратында үзенең уңышлары, алдыгы планнары турында сөйләде. Аларның яхшы укуларын, спортны яратуларын, тырыш, тәрбияле булып үсүләрен теләде.
Сегодня в нашей школе был проведен утренник с участием чемпиона в Паралимпийских играх в Сочи в 2014 году. Рушан Миннегулов рассказал о своих достижениях. И поделился своими планами на будущее. Пожелал всем ученикам любить спорт и ценить дружбу.
-
Юл кагыйдәләрен нык бел!!! 08.11.2016

Всем давно известно, что привычки, закрепленные в детстве, остаются у нас на всю жизнь, поэтому одной из важнейших проблем в обеспечении безопасности дорожного движения является профилактика детского дорожно-транспортного ответственность травматизма в образовательном учреждении. Поэтому очень важно донести до детей мысль: «Правила соблюдать необходимо, чтоб не случилось беды. Но все же есть безответственные люди, которые не соблюдают Правила, и лучше перестраховаться на случай встречи с ними». Мы должны научить своих детей искусству самосохранения.
Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга кечкенәдән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Безнең максатыбыз: балаларны юлда һәм урамда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү,юлда, урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, әдәплелек күнекмәләре булдыру,юл йөрү кагыйдәләрен үзләштергәндә баланы тыңлаучы гына түгел, ә күзәтүче, нәтиҗә ясаучы итеп катнаштыру.
-
Татарстан Республикасы Чемпионаты 07.11.2016

4 ноябрь – 6 ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә кул көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге булып узды. Тренерлары Кыямов Айрат Әхмәт улы җитәкчелегендә Теләче районы командасында безнең мәктәп укучылары да бар иде. 1һәм 2 урыннарны яулаган укучылар Тубән Новгород шәһәренә Идел буе федераль округы Чемпионатында катнашачак.
С 4 по 6 ноября в г. Нижнекамск прошел Чемпионат РТ по армрспорту. В составе команды Тюлячинского района были ученики и из нашей школы. Поздравляем их!
-
Лагерьның бишенче көне. 05.11.2016

5 ноября в Старозюринской средней общеобразовательной школе был проведен круглый стол на тему: «Правила поведения в школе?». Ученики ознакомились с общими правилами поведения, правилами поведения на занятиях, правилами поведения учащихся до начала, в перерывах и после окончания занятий, правилами поведения учащихся в столовой, подробно ознакомились обязанностями дежурного по классу, обязанностями дежурного по школе, получили указания и рекомендации к внешнему виду учащихся.
5 ноябрь укучылар өчен түгәрәк өстәлдән башланып китте. Алар “Мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән темага сөйләштеләр.Укучылар мәктәптә үз-үзеңне тотуның гомуми кагыйдәләре һәм дәрестә,тәнәфестә, ашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Шулай ук сыйныфта һәм мәктәп күләмендә дежур укучы вазифаларын искә төшереп үттеләр.
-
Халыклар бердәмлеге көне. 04.11.2016

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу көн тарихы белән 16 нчы гасырларга барып тоташа. Шушы вакытларда Мәскәүдә кыска араларда берничә патша алышына. Шуннан файдаланып, Россиянең Смоленск, Бөек Новгород кебек шәһәрләрен, Мәскәү Кремлен поляклар һәм шведлар яулап ала. 1612 нче елның җәй, көз айларында князь Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Минин җитәкчелегендәге халык көче белән Россияне азат итәләр. Әлеге җиңүгә Россиядә яшәгән рус, татар, башкорт, чуаш, мари, удмурт һәм башка халыкларның бердәмлеге белән ирешелә.Шушы вакыйгаларга нигезләнеп, 2005 нче елдан Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә башлый. Бәйрәм белән!
-
Лагерьда дүртенче көн. 03.11.2016

Бүген көзге лагерьның дүртенче көне. 4 ноябрь – Бердәмлелек көне алдыннан укучылар белән “Туган ил ул бер генә” исеме астында дәрес уздырылды. Укучылар презентация карадылар, шигырьләр, җырлар тыңладылар. Дәресне гимн белән тәмамладылар.
Сегодня четвертый день лагеря. 4 ноября мы отмечает День народного единства. В честь праздника в нашей школе прошел урок на тему «Наш родной край». Ученики смотрели презентацию, слушали песни.
-
Лагерьда өченче көн. 02.11.2016

Лагерьнең өченче көне ял итүче балаларны кабат үзенә җыйды. Көн гимнастика белән башланып китте, аннары укучылар волейбол ярышы да уздырдылар. Ял итү белән беррәттән ЕГЭ һәм ОГЭ, олимпиадаларга әзерләнүне дә онытмадылар.
Третий день работы лагерной смены начался с гимнастики . Затем состоялись соревнования по волейболу. Ученики в то же время готовятся к ЕГЭ, ОГЭ, олимпиадам.












