Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Старозюринская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422091, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 3 А |
Телефон: | +7(843)-605-26-12 |
E-Mail: | Sszr.Tul@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ-Старозюринская СОШ |
Руководитель: | Назклычев Салават Сатлыкович |
Год основания учреждения: | 1965 |
У нас учатся: | 92 ученика, из них иностранных граждан 6 |
У нас учат: | 22 педагогических работников |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Старозюринская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Районный семинар в Шадкинской школе. 14.10.2017
13 октября на базе Шадкинской средней общеобразовательной школы состоялся районный семинар для руководителей ШМО учителей начальных на тему «Методика проведения экскурсий и практических работ на природе с использованием экологической тропы». Открытые практические работы на природе показали учителя начальных классов Шадкинской средней школы. // 2017 елның 13 октябрендә Шәтке урта мәктәбендә “Табигатьтә экскурсияләр һәм практик эшләрне экологик сукмак буенча үткәрү методикасы” дигән темага мәктәп башлангыч сыйныф укытучылары берләшмәсе җитәкчеләренең район семинары үткәрелде. Шәтке урта мәктәбе укытучылары табигатьтә ачык практик эшләр күрсәттеләр. Башлангыч сыйныфларны укыту буенча методист Закирова Саҗидә Гайнулла кызы тарафыннан 4 сыйныфларда үткәреләчәк олимпиадалар, тикшерү эшләре белән таныштырылды һәм семинарга мәктәп директоры Ибушев Александр Алексеевич белән берлектә йомгак ясалды.
-
15 октябрь - хәтер көне 13.10.2017
15 октябрь - хәтер көне уңаеннан, Иске Җөри урта мәктәбендә, класс сәгатьләре үткәрелде. Төп максат: укучыларга Хәтер көне турында мәгълүмат бирү. Укучыларның тарихи вакыйгаларга кызыксынуын арттыру, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.
-
Обучение директоров школ. 06.10.2017
6 октября в актовом зале отдела образования проведено обучение директоров школ по электробезопасности. Обучение и проверку знаний провела Нигематзянова Гузалия Загитовна.|| 6 октябрь көнне район мәгариф бүлегенең актлар залында мәктәп директорларын электр куркынычсызлыгы буенча укыту үткәрелде.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2017
Укытучы... Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә олы исемең алдында баш ия. Теләсә кайсы һөнәргә юл башы сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә салына. Сез дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзегезгә туплагансыз. Сездәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне читкә куеп, башкалар өчен яшисез.
Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчегезне куеп башкарасыз. Нарасый күңеленә сез чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Сезгә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез - тыныч, сәламәтлегегез нык булсын. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын. -
Укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре 04.10.2017
4 октября в районном доме культуры прошло праздничное мероприятие, посвящённое Дню Учителя. За успехи в обучении и воспитании подрастающего поколения педагоги района была награждена Грамотами и подарками. Подарками были отмечены ветераны педагогического труда и юбиляры// Бүген район мәдәният йортында укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелде. Бәйрәм тантанасында районның барлык мәгариф учреждениеләреннән укытучылар, тәрбиячеләр, җитәкчеләр, лаеклы ялдагы хезмәт ветераннары катнашты. Күпләрнең яраткан җырчылары Салават Миннеханов белән Гүзәлем бәйрәмне тагын да матурлап җибәрде. Бәйрәмдә мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган мәгариф хезмәткәрләре бүләкләнде.
-
Укучылар бәйрәм белән котлады! 04.10.2017
Укытучылар һәм өлкәннәр көне уңаеннан укучылар концерт куйды.
-
Диагностическое тестирование.
03.10.2017
3 октября в Старозюринской средней общеобразовательной школе в 5 классе провели диагностическое тестирование по литературному чтению. // 3 октябрь көнне Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбендә 5 сыйныф укучылары арасында диагностик тестирование үткәрелде.
-
Ата-аналар җыелышы.
02.10.2017
2017 нче елның 2 нче окттябрендә Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды. Анда мәктәпнең эчке кагыйдәләре, Устав белән таныштырылды. Шулай ук экстремизм-терроризм, кичке вакыт, юл йөрү кагыйдәләре, укучыларнын формадан йөрүләре, гриппка каршы прививка турында әйтелде. Мәктәпнең туклану режимы, дәрестән тыш эшчәнлек турында мәгълүмат бирелде.
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2017
Бүген беренче октябрь - Өлкәннәр көне! Безнең өчен кадерле өлкән буын кешеләре: әбиләребез, апаларыбыз, бабайларыбыз, өлкәннәр!!! Сез эшләп яки лаеклы ялда булып, безгә тормыш, игелеклелек һәм гаделлек дәресләре бирәсез, эшләребез һәм кылган гамәлләребез өчен җаваплылык тоярга өйрәтәсез. Без сезнең белән горурланабыз, сез хәзер дә саклап калган батырлыгыгыз һәм чыдамлылыгыгыз алдында баш иябез. Бетмәс-төкенмәс җылылык Сездә. Кулларыгыздагы җылылыкны да сизәсебез килә. Кочагыгызда иркәләнәсебез, башыбыздан, иңнәребездән сыйпаганыгызны тоясыбыз килә. Никадәр олуглык, никадәр сабырлык Сездә. Дистә еллар буена җыйналып килгән ул. Тормыштагы үз җиңүләрегез,үз хаталарыгыз бәрәбәренә тупланган. Сезнең белән, дөньядагы бар нәрсә турында да сөйләшергә була.Тыңлый, аңлый һәм гафу итә беләсез. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык сездә. Ышана беләсез Сез, көтә беләсез. Сезгә чын күңелдән озак елларга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тормышка кызыксынуыгызның кимемәвен, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның яратуын һәм хөрмәт итүен телибез!
-
Профориентационный проект "Агрокласс" 29.09.2017
В районе стартовал профориентационный проект «Агрокласс». 29 сентября на базе детского сада №1 проведен семинар-трениг для дошкольных и школьных педагогов. О содержании проекта "Агрокласс" и перспективах его реализации рассказала Сабирзянова Ильмира, исполнительный директор РОО "АМО РТ". Тренинг-игры с участниками семинара провела Бабаева Эльвина, тренер и разработчик игр по популяризации аграрных профессий. // 29 сентябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы базасында районның мәктәп һәм балалар бакчасы педагоглары катнашында “Агрокласс” проектын тирәнтен өйрәнү максаты белән, семинар- тренинг булып узды. Проектның максаты – балалар һәм яшьләр арасында авыл хуҗалыгы хезмәтчәненең абруен күтәрү. Семинарны “Татарстанның аграр яшьләре” иҗтимаги Төбәк оешмасы җитәкчесе Сабирҗанова И.И., Бабаева Э.А. алып бардылар.