муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 101 воспитанников/101тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
12 апрель-Космонавтика көне 11.04.2023

Космонавтика Көне-12 апрельдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Безнең балалар бакчасында гадәттәгечә "Космос" көне уза. Бүген тәрбияләнүчеләр Космос, космонавтлар, йолдызлар, планеталар турында мәгълүмат белән таныштылар. Балалар рәсемнәр, кул эшләре ясадылар.
-
"Асылташлар" бәйгесе 07.04.2023

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында бүген 7 апрель көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы мәгариф бүлеге белән берлектә “Асылташлар” районкүләм бәйгесен уздырды.
-
Экологик икеайлык кысаларында 04.04.2023

Экологик икеайлык кысаларында бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы язгы өмәгә чыкты.
-
«Һәр сыерчыкның үз оясы» 30.03.2023

Бүген «Батыр» спорткомплексында «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге үткәргән «Һәр сыерчыкның үз оясы» дип исемләнгән район бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасына йөрүче балалар да әлеге бәйгедә актив катнаштылар, әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез, бәйгедә җиңеп өченче дәрәҗәле дипломга лаек булган тәрбияче Хабирова Ф.Ф. чын күңелебездән котлыйбыз!
-
Суган утырттылар 28.03.2023

Балаларны экологик тәрбияләүдә практик, тикшеренү эшчәнлеге зур роль уйный. Баланың үсешенә әйләнә-тирә дөньяның йогынтысы бик зур. Бүген зурлар төркем тәрбияләнүчеләре тәрбияче Ибраһимова А.Р. белән бергә суган утырттылар.
-
Коллегабызны котлыйбыз!!! 27.03.2023

2023 елның 24 мартында Казан шәһәренең «Әкият» театрында «Ел тәрбиячесе-2023» республика һөнәри осталык бәйгесендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы музыка җитәкчесе Сафина Р.К. барлык сынауларны уңышлы узып, катнашучы дипломы белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
Сак булыгыз, юка боз! 23.03.2023

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә су объектларында куркынычсызлык чаралары кысаларында тәрбияләнүчеләр белән " Сак булыгыз, юка боз!» дигән шөгыйль үткәрелде.
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2023

Теләче 3нче балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды.
Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр. Бу көнне кешеләр кунак чакыралар, бер-берсенә булган үпкә-ачуларын оныталар, җырлыйлар һәм бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, уеннар уйныйлар. Бәйрәм хуҗасы – Нәүрүзбикә.
-
“Ел тәрбиячесе – 2023” һөнәри бәйгесенең республика туры 16.03.2023

16 март көнне Казан шәһәре Яңа Савин районының “360нчы башлынгыч гимназия” автономияле гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесендә республика күләм “Ел тәрбиячесе – 2023” һөнәри бәйгесе үтте. Безнең Теләче 3нче балалар бакчасыннан музыка җитәкчесе Сафина Р.К. катнашты.
-
"Созвездие-Йөлдызлык-2023" 15.03.2023

Бүген безнең тәрбияләнүчеләр Атнә районында узучы "Созвездие-Йөлдызлык-2023" эстрада сәнгатенең XXIII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабында катнаша.







