муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 101 воспитанников/101тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләре 27.04.2023

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында кечкенәләр төркеме балалары белән (тәрбиячеләре Хабирова Ф.Ф.) “Йомры икмәк”рус халык әкияте буенча юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен күрсәттеләр.
-
Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара 26.04.2023

Бүген безнең балалар бакчасында Г. Тукайның туган көненә багышланган искиткеч, эчтәлекле әдәби кичә узды, аны тәрбиячеләр Минһаҗева Г. Р., Шакирова Г. И., Ибраһимова А. Р. һәм музыка җитәкчесе Сафина Р. К. җитәкчелегендәге зурлар төркем тәрбияләнүчеләре әзерләде.
-
Беренче тапкыр «Балалар бакчасының иң яхшы пешекчесе» бәйгесе узды 25.04.2023

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базасында «Балалар бакчасының иң яхшы пешекчесе»дигән искиткеч һәм тәмле бәйге узды. Безнең пешекче Сайфуллина Л. М. мактаулы 1 урынны алды, котлыйбыз!!!
-
Детский сад — наш общий дом, пусть будет чисто и уютно в нём! 19.04.2023

Яз табигатьнең уяну вакыты гына түгел, ә чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да, ә өмәләр яхшы традиция. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бердәм коллектив булып экологик өмәдә катнаштылар.
-
ЮИД отряды бездә кунакта 18.04.2023

Бүгенге балалардан грамоталы һәм дисциплиналы юл хәрәкәтендә катнашучылар үсеп чыксын дисәң, юлда дөрес тәртипкә өйрәтү балачактан ук кирәк. Велосипедта һәм роликларда йөрү өчен, светофор сигналлары нәрсәне аңлата, юлларда үзеңне ничек дөрес тотарга? Бу хакта безнең тәрбияләнүчеләргә ЮХИДИнең яшь ярдәмчеләре – Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең ЮИД отряды искә төшерде, алар безгә балалар бакчасына остазы Р. Р. Гатиятов белән кунакка килделәр.
-
Особый противопожарный режим! 17.04.2023

17 апрельдән 10 майга кадәр Татарстан Республикасында махсус янгынга каршы режим кертелә! Режим гамәлдә булган чорда учак ягу һәм чүп яндыру катгый тыела!
-
«World Skills Tuliachi-2023» 14.04.2023

14 апрель көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында «World Skills Tuliachi-2023» ярышлары үтте. Безнең балалар бакчасыннан "Пешекче эше - ресторан сервисы" компетенциясендә зурлар төркеме тәрбияләнүчеләре Галләмова З. С., Фәтхуллина С. А. (тәрбиячесе Биккинина Р. Р.), мәктәпкә әзерлек төркеменнән Шәймәрданова А. А., Хафизов А. Ф. (укытучы-логопед Шәймәрданова М. Н., тәрбиячесе Хафизова А. Р.), “Декоратив-гамәли сәнгать» компетенциясендә Рудина Е. А. (тәрбиячесе Ибраһимова А. Р.) катнаштылар.Тәрбияләнүчеләр төрле тәмле ризыклар һәм аш-су эшендә белемнәре, шулай ук матур композицияләре белән сөендерделәр. Барлык катнашучылар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр!
-
Татарстанда татар телендә язылган элмә такталарда һәм табличкаларда хаталарны ачыклау буенча бәйге уза 13.04.2023

Татар телендәге элмә такталарда һәм мәгълүмати табличкаларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү бәйгесенә барыбыз да кушыла ала. 1-нче сентябрьгә кадәр уза торган бәйге Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәр кешесе катнаша алачак.
-
Өмә 12.04.2023

Экологик икеайлык кысаларында бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы өмәгә чыкты . Аның барышында балалар бакчасы педагоглары йөрү участокларын җыештырдылар.
-
Район күләм семинар үзды 12.04.2023

12нче апрель көнне квалификация күтәрү курслары кысаларында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базасында, районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен “Балалар бакчасы педагогларының эмоциональ януын профилактикалау" дигән темасына район күләм семинар булып узды.







