муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 101 воспитанников/101тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Тематик атнасы кысаларында 14.06.2023

Бүген зурлар төркем балалары белән «Минем Ватаным — Россия!» тематик атнасы кысаларында ил символикасы, Россияне данлаган кешеләр турында әңгәмә уздырылды, мәктәпкәчә яшьтәге балалар Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның уеннары һәм традицияләре белән таныштылар. Тәрбияче Минһаҗева Г.Р. «Россия буйлап сәяхәт итәбез»дигән интерактив уен-презентация оештырды.
-
12 ИЮНЯ - ДЕНЬ РОССИИ!!! 09.06.2023

Россия - слово большое, большое!
Пусть не бывает на свете чудес,
Если сказать это слово с душою,
Глубже морей оно, выше небес!
В честь Дня России дети средней и старшей группы подготовили красочный флешмоб «Под флагом России - живу и расту!».
-
Сабантуй бәйрәме “Бирнә җыю” 06.06.2023

Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы бәйрәме, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.Балалар бакчасында да милли тәрбия бирү безнең төп бурычыбыз. Шул исәптән, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итеп, Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында, Сабантуй бәйрәмен “Бирнә җыю” белән башлап җибәрдек.
-
Сабантуйга әзерлек 05.06.2023

Бу көннәрдә авыллар гөрләп тора, чөнки Сабантуйга әзерлекнең иң мөһим һәм күркәм өлеше - сөлге, бүләкләр җыю бара. Газ хезмәткәрләре, Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы белән берлектә Сабантуе үткәрү өчен бирнә җыйдылар.
-
«Игътибар, балалар!» дигән акциядә катнашу 02.06.2023

Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ идарәсе дәүләт инспекторы Кыямов Л. Т.һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. белән берлектә, Теләче авылы үзәгендәге юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча " Игътибар, балалар!" дигән акциядә катнаштылар. Акциядә катнашучылар трафарет һәм махсус буяу ярдәмендә асфальтка: "Баланы кулыгыздан тотыгыз!”, “Колакчыннарыгызны алыгыз!”, “Күчү куркынычсызлыгына инаныгыз!”, дигән язулар төшерделәр. Әлеге язулар җәяүлеләрнең игътибарын җәлеп итәчәк һәм юлны кичкәндә игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген искә төшерәчәк.
-
Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2023

1 июнь көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Күңелле стартлар» ярышлары узды. Балаларга төрле конкурсларда һәм эстафеталарда катнашу, тапкырлык, җитезлек һәм чыдамлык күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Чара чын бәйрәмгә әверелде.
-
"Движение первых" I Республиканском семинаре-практикум 01.06.2023

Сегодня заведующий Габдулхакова Г.В. и заместитель заведующей по ВМР Сафина Е.В. приняли участие в I Республиканском семинаре-практикуме Регионального отделения Общероссийского общественно-государственного движения детей и молодежи "Движение первых" Республики Татарстан на базе Поволжского государственного университета физической культуры, спорта и туризма.
-
“Музейный десант” дип аталган район күләм бәйгедә катнаштылар 26.05.2023

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр Шарафиева К.Р.,Рафикова С.Л.,Фатхуллина С.А.,Биктимирова З.Л. “Музейный десант” дип аталган район күләм бәйгедә катнаштылар һәм 3-е урынга лаек булдылар. Әлеге бәйге «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге һәм «Теләче туган якны өйрәнү музее» белән берлектә оештырылган иде. Котлыйбыз!!!
-
Чыгарылыш бәйрәм иртәсе 25.05.2023

Бүген Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында чыгарылыш бәйрәм иртәсе узды. Иркен, якты, ямьле бакча быел 23 баласын мәктәпкә озата. Балаларның шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Алар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп танытты. Ә бу исә аларның бакчада ныклы әзерлек алуларын тагын бер кат күрсәтте. Тантаналы өлеш тәмамлангач, балалар урамга чыкты һәм төрле төстәге шарларны зәңгәр күккә очырды. Шул шарларга карап, балалар бакчасында узган мизгелләрне искә төшереп, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, балаларның күзләре яшьләнде. Чөнки алар балачак иле белән саубуллашты. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә!
-
Республика күләм нәфис уку бәйгесендә катнаштылар 22.05.2023

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре Шәймәрданова А.А. һәм Назарова В.О. «Әдәби фикерләр дөньясында» республика күләм нәфис уку бәйгесендә катнаштылар һәм 2 дәрәҗә лауреат булдылар. Котлыйбыз!!!







