Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru,farida_hasanshina@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 145 |
У нас учат: | 13 |
Новости детского сада
Җиңү көне атналыгы.
Опубликовано: 08.05.2015Җиңүнең 70-еллыгын бәйрәм итүгә санаулы гына көннәр калып бара. Әлеге бөек, истәлекле вакыйганы балалар күңелендә үтемле итеп сеңдереп калдыру, өлкән буын вәкилләренә, аларның сугышчан батырлыкларына соклану, горурлану һәм дә кайгыртылу хисләре тәрбияләү максатыннан, 2нче номерлы балалар бакчасында 9 май-Җинү көненә багышланган тематик атналык үткәрелде. Атналык кысаларында һәр төркемдә әти-әниләр һәм балалар белән берлектә Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган төрле чаралар оештырылды.
Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемнәрендә әти-әниләр көче белән “Бабам минем горурлыгым!” дигән почмак булдырылды. Почмак үз эченә “Сезнең батырлык мәңгелек!”, “Теләче – батырлар ягы”, “Солдат язмалары” һәм башкалар бик тулы, эчтәлекле материаллар тупланган папкаларны да ала.
Зурлар төркеме Теләче үзәгендәге Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә куелган һәйкәл янына экскурсиягә бардылар.
Башка төркемнәрдә дә Бөек Җиңүгә багышлап рәсем конкурслары үткәрелде, выставкалар ясалды. Шулай ук тәрбиячеләр атналык дәвамында балалар белән Җинү көненә багышланган әнгәмәләр уздырдылар, презентацияләр карадылар.
В Тюлячинском детском саду №2 заканчивается тематическая неделя, посвященная 70-летию Победы. В течении недели во всех группах проводились беседы и демонстрировались слайды на военную тематику, был организован конкурс и выставка рисунков. Дети старшей и подготовительной группы совместно с родителями оформили уголок «Бабам минем горурлыгым!».
8 мая с детьми старшей группе была организована экскурсия к памятнику павших героев-земляков Тюлячинского района, а также воспитанники посетили выставку в Районном Доме Культуры, посвященную 70-летию Победы.
Поздравляем всех с Днем Победы и желаем мирного неба над головой!
К списку новостей