Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru,farida_hasanshina@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 145 |
У нас учат: | 13 |
Новости детского сада
Нәүрүз бәйрәме белән!
Опубликовано: 21.03.2016
Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган борынгыдан килгән халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул көнне өйдән өйгә кереп “нәүрүз” әйтеп йөрү гадәте булган. Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә.
Бүген без бакчабызда да татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын истә калдыру максатыннан Нәүрүз бәйрәме оештырдык. Бәйрәмдә балаларның күңелендә истә калырлык бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар булды. Яз кызы Нәүрүзне каршы алу һәм аның белән күңелле “Очты-очты”, “Күрсәт әле үскәнем!” күмәк уеннарын уйнау, мәктәпкә әзерлек ,зурлар төркеме кызларының “Умырзая” биюе, Иделиянең яз турындагы җыры , “Очты-очты”, “Күрсәт әле үскәнем!” күмәк уеннары һ.б. Бәйрәмнән барлык балалар да канәгать калдылар. Ә без татар халкының милли җәүһәрләрен саклап калуда зур өлеш керткәнебезгә горурлык хисе кичердек. Нәүрүз мөбәрәк булсын!
21 марта в Тюлячинском детском саду встретили “Навруз”- праздник весеннего равноденствия . Для детей дошкольного возраста воспитатели групп и воспитатель по обучению русскому языку Ярмиева З.М. организовали познавательное развлечение. Ребята узнали историю и традиции празднования “Навруз”. Дошколята исполнили песню про весну, читали стихи на татарском языке, играли татарские национальные игры “Очты-очты”, “Күрсәт әле үскәнем!”. Такие мероприятия приобщают детей дошкольного возраста к культуре и традициям народов мира.
К списку новостей