Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru,farida_hasanshina@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 145 |
У нас учат: | 13 |
Новости детского сада
Бакчада игелек ярминкәсе үтте/В детском саду прошла ярмарка добра
Опубликовано: 23.09.2024Теләче 2нче балалар бакчасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү йөзеннән игелек ярминкәсе оештырылды. Әлеге акциядә бакча хезмәткәрләре һәм барлык әти-әниләр актив катнашты. Ярминкәгә кем ничек булдыра ала, шуны алып килгән иде: камыр ризыклары; теккән, бәйләгән әйберләр; кышка тозлаган ризыклар һәм кайнатмалар; үсентеләр. Җаның нәрсә тели бар да бар иде. Товарларның күбесен әти-әниләр матур итеп төреп, этикеткалар ябыштырганнар, бәясен күрсәткәннәр. Акциягә чын күңелдән әзерләнгәннәре күренеп тора.
Игелек ярминкәсендә катнашкан халыкның активлыгы башкаларга ярдәм итү өчен берләшүнең никадәр мөһим булуын күрсәтте. Бу акция чын игелек һәм бердәмлек бәйрәменә әверелде.
Бакча мөдире Фәридә Фәннүровна: “Бакчада мондый акцияне беренче тапкыр уздырганга, килеп чыгармы дип бик борчылдык. Әти-әниләр белән бакча хезмәткәрләре бердәм катнашкач, барысы да килеп чыкты. Игелек ярминкәсен, безнең инициативаны хуплап, оештыруда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт”,-диде.
Нәтиҗәдә, игелек ярминкәсендә 21010 сумлык товар сатылды. Сатудан килгән акчалар һәм игелек ярминкәсендә “Яхшылык тармасында” җыелган гигиена кирәк яраклары, төрле тәм –томнар, башка ризыклар, махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга җибәрү өченБ район волонтерларына тапшырылды.
К списку новостей