Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru,farida_hasanshina@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 145 |
У нас учат: | 13 |
Новости детского сада
Воспитатель года -2018/ Ел тәрбиячесе -2018
Опубликовано: 26.12.2017-
-
26 нчы декабрь көннеТеләче №1 балалар бакчасы базасында, районыбызның балалар бакчаларында эшләүче педагоглар арасында, “Ел тәрбиячесе-2018” конкурсының финал өлеше үтте. Бәйгедә барлыгы 6 конкурсант катнашты. Аларга ике тур сынаулары аша үтәргә туры килде. Беренче турда тәрбиячеләр үзләре белән “Иҗади презентация” аша таныштырдылар: мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учакларында алып барган эшчәнлекләре, эш тәҗрибәләре турында сөйләделәр. Бу турда җиңү өчен конкурсантларга оригиналь булудан курыкмыйча, иҗади фикер йөртергә, оста итеп сөйли белүләрен күрсәтергә кирәк иде. Икенче турда мастер класслар күрсәтелде. Болар инде тәрбиячедән яңа технологияләрне, федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен, сабыйларның яшь үзенчәлекләрен, психологияләрен белүне, аны эшчәнлектә уңышлы күрсәтүне, иң отышлы алымнарны башкалар белән дә уртаклашуны сорый торган төп сынаулар иде. Бәйгенең барлык сынауларын район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова А.Н. җитәкчелегендә, 4 кешедән торган, мәртәбәле хөкемдарлар бәяләде. Бәйге нәтиҗәләре буенча безнең Теләче 2нче балалар бакчасы рус теле тәрбиячесе Ярмиева З.М. призер булды. Без аны котлыйбыз!
-
К списку новостей