Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яна Булякская основная общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбе " гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423875, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Яна Буляк, ул. Г.Тукая, д. 2б |
| Телефон: | +7(855)-249-16-60 |
| E-Mail: | Sybul.Tuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Яна Булякская ООШ" Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сабирова Гузалия Азгатовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 учащихся/5 воспитанника |
| У нас учат: | 11 учителей/1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яна Булякская основная общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбе " гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
"Ватанны саклаучылар көне" 23.02.2017

Хәтер обелискы янында Ватанны саклаучылар көненә багышланган митинг узды. Митинг авыл җирлеге башлыгы Сәгытдинов М. С., мәктәп директоры Әхмәтҗанов С. М., ООО «Агрофирма «Кама» хезмәткәре Зәйнәшев Р. Р., район үзәк больницасы баш врачы Сабирҗанов Г. Г., Әфганстан сугышы ветераны Ситдиков Л. Г. катнашында узды. Алар үзләренең котлау сүзләрен, теләкләрен митингта катнашучыларга җиткерделәр.
-
Балалар бакчасы белән берлектә! 22.02.2017

Мәктәп һәм балалар бакчасы арасындагы бәйләнешне ныгыту максатыннан районның балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә семинар узды.
-
"Аҗаган" 22.02.2017

«Аҗаган» хәрби-спорт уеннары ярышлары бара. Без дә сынатмаска тырышабыз!
-
"БиблиоКЫШ" 22.02.2017

Ел фасылларының I район фестивале бара. "БиблиоКыш" фестивалендә катнашкан укучыларга грамоталар, призлар тапшырылды.
-
Безнең уңышлар 18.02.2017

2016-2017 нче уку елында фәннәр буенча уздырылган олимпиадаларда җиңгән укучыларга район мәгариф бүлеге грамоталар тапшырды. Җиңүчеләргә киләчәктә зур уңышлар юлдаш булсын!
-
"Кайнар йөрәк" 18.02.2017

Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә бурычлылык хисе, сәяси өлгергәнлек, җаваплылык, әхлакый тотрыклылык тәрбияләү аша үтә. В. А. Сухомлинский “Батырлык һәм тәвәккәллек – ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек тормышта, эштә дә кирәк”, – дип язган. Батырлык, тәвәккәллек, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатлар ялкаулык, тәртипсезлек, таркаулык, ялган белән көрәштә дә барлыкка килә. Кешенең героик характеры үзендәге начар сыйфатларны җиңүдән башлана. Батыр, тәвәккәл булырга, бернәрсәдән дә куркып калмаска кирәк. Кыюлык ул – үзе зур батырлык. Февраль патриотик чараларга бай. Мәктәптә «Кайнар йөрәк» проектына багышланган батырлык дәресе буенча тәрбия сәгате үтте.
-
“Әфганстан - йөрәк ярам” 18.02.2017

Буген мәктәптә “Әфганстан-йөрәк ярам” дигән темага класс сәгате узды. Укучылар белән очрашуга ветеран - әфганчы Җиһаншин Р. М. килгән иде. Ул укучыларга үзенең Әфганстан турында хәтирәләрен сөйләде, аларның сорауларына җаваплар бирде.
-
“Әфган җилләре” 15.02.2017

15 нче февраль - соңгы совет солдатының Әфганстан чигеннән атлап чыккан көн. 2017 елның 15 февралендә Әфганстан җирләреннән совет солдатлары чыгарылганга 28 ел. Шул уңайдан МБГБУ “Яңа Бүләк төп гомуми белем мәктәбен”дә. мәдәният йорты белән берлектә, “Әфган җилләре” дигән сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Чарада мәдәният йорты хезмәткәре Гыймазетдинова Д. Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында сөйләде. Зур сугышлар бетә, ә тарих мәңгелек. Әфган сугышы да тарихыбызга кереп калды. Еллар үткән саен, йөрәкләребезне телгәләп, искә төшереп торачак авазлар калды: җан, тән яралары алып кайткан исәннәр, мәңгелек ятып калган солдатларның җырлары калды.
-
"Авылыбыз горурлыгы" 15.02.2017

Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Сарман районының Яңа Бүләк авылында туа. 1960 елда җырчылык юнәлеше буенча Казан консерваториясен тәмамлый. Ул сәләтле башкаручы, тембр (баритон) тавышка ия, халык җырларын оста башкаручы буларак тарихка кереп калды. Мәдәният йорты хезмәткәре Гыймазетдинова Д. укучыларны шушы бөек шәхеснең – авылдашыбызның иҗаты белән таныштырды.
-
"Балкыш" 14.02.2017

"Балкыш - 2017" старт алды. Укучыларыбызның чыгышы уңышлы булгандыр дип ышанып калабыз.






