Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яна Булякская основная общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбе " гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423875, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Яна Буляк, ул. Г.Тукая, д. 2б |
| Телефон: | +7(855)-249-16-60 |
| E-Mail: | Sybul.Tuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Яна Булякская ООШ" Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сабирова Гузалия Азгатовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 24 учащихся/5 воспитанника |
| У нас учат: | 11 учителей/1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яна Булякская основная общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбе " гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
"Матурлык һәм Хатын-кыз бөеклеге бәйрәме " 06.03.2017

Көннең яктылыгы – кояшта,күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – кызларда. 8 март хатын – кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. Шуңа күрә дә менә бу бәйрәмне кешелек дөньясы 1913 нче елдан ук бәйрәм итеп килә. Электән сәяси мәгънә салынган 8 Март бәйрәме еллар үтү белән гүзәл затлар бәйрәме төсен алды. Безнең мәктәптә дә бу бәйрәмне билгеләп үтү инде традициягә әйләнде. Әниләр, әбиләр, кунаклар балаларның һөнәрләрен сокланып карап утырдылар, үзләре дә төрле кызыклы уеннарда катнаштылар.
Барыгызны да бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме – Халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклибез. Сезгә озын гомер, елмаеп балкыган кояш матурлыгы,бәхетле тормыш телибез.
-
"Экологик дәрес" 06.03.2017

Мәктәптә чираттагы «Бердәм экологик дәрес» узды. Экологик белем кешегә табигатькә карата начар мөнәсәбәтнең нинди фаҗигагә китерәсен аңларга мөмкинлек бирә. Дәреснең максаты – укучыларда экологик культура тәрбияләү. Дәресне биология укытучысы Абдуллина Г. Ә. үткәрде, район үзәк больницасы баш врачы Сабирҗанов Г. Г. табигатьне саклауның әһәмиятен балаларның аңына үтеп керерлек итеп аңлатты.
-
"Язгы ташулар" 04.03.2017

Мәктәптә язгы сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды.
-
"Мастер-класс" 28.02.2017

Районда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Мастер-класс” бәйгесе узды. Безнең мәктәп данын Нәҗметдинова З. Г. яклады. Зөлфия Гадәновнаны беренче урын яулавы белән тәбрик итәбез, аңа уңышлар телибез!
-
"Балкыш" 27.02.2017

Укучыларыбыз "Балкыш-20" фестиваленың финал бәйгесендә катнаштылар. Афәрин, егетләр!
-
"Ватанны саклаучылар көне" 23.02.2017

Хәтер обелискы янында Ватанны саклаучылар көненә багышланган митинг узды. Митинг авыл җирлеге башлыгы Сәгытдинов М. С., мәктәп директоры Әхмәтҗанов С. М., ООО «Агрофирма «Кама» хезмәткәре Зәйнәшев Р. Р., район үзәк больницасы баш врачы Сабирҗанов Г. Г., Әфганстан сугышы ветераны Ситдиков Л. Г. катнашында узды. Алар үзләренең котлау сүзләрен, теләкләрен митингта катнашучыларга җиткерделәр.
-
Балалар бакчасы белән берлектә! 22.02.2017

Мәктәп һәм балалар бакчасы арасындагы бәйләнешне ныгыту максатыннан районның балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә семинар узды.
-
"Аҗаган" 22.02.2017

«Аҗаган» хәрби-спорт уеннары ярышлары бара. Без дә сынатмаска тырышабыз!
-
"БиблиоКЫШ" 22.02.2017

Ел фасылларының I район фестивале бара. "БиблиоКыш" фестивалендә катнашкан укучыларга грамоталар, призлар тапшырылды.
-
Безнең уңышлар 18.02.2017

2016-2017 нче уку елында фәннәр буенча уздырылган олимпиадаларда җиңгән укучыларга район мәгариф бүлеге грамоталар тапшырды. Җиңүчеләргә киләчәктә зур уңышлар юлдаш булсын!






