МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423874, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Тлянче-Тамак, ул. Татарстан, д. 6 |
| Телефон: | +7(855)-279-72-79 |
| E-Mail: | Sttam.Tuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тлянче-Тамакская СОШ" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Исхакова Лилия Дилбаровна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 153 |
| У нас учат: | 16 учителей |
МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Россия көне 11.06.2018

12 июнь - Россия көне. Бу уңайдан "Россия - минем Ватаным" дигән әңгәмә оештырылды. Шулай ук асфальтта рәсем конкурсы, патриотик җырлар, туган ил, туган як турында сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгеләре үтте. Соңыннан "Байракны тап" интеллектуаль уены үткәрдек.
-
Кинога сәяхәт. 09.06.2018

Лагерьның һәр көне күңелле һәм файдалы үтә. Бүген иртәнге зарядкадан соң "Гәүдәң төз булсын" дигән темага әңгәмә үткәрдек. Соңыннан безгә кино килде. Без бергәләшеп кино карадык. Көнебез бик файдалы үтте.
-
Күңелле сәяхәт. 08.06.2018

Бүгенге көнне без бик тә көтеп алдык. Без Чаллы шәһәренең ял паркына карусельгә барабыз. Иртәнге тәмле аштан соң йомшак автобусларга утырып без юлга кузгалдык. Ял паркында төрле карусельләргә утырдык, шәһәр белән таныштык. Сәяхәтебез бик күңелле үтте.
-
Тылсымлы куллар 07.06.2018

Бездә бүген бик күңелле очрашу үтте. Барыбыз да яратып укый торган "Тылсымлы куллар" журналының баш редакторы Ландыш апа Файзуллина безгә кунакка килде. Ул безгә изге рамазан айларында дини сабак бирде, бергәләшеп үз кулларыбыз белән брошка ясадык. Ландыш апа барыбызга да күчтәнәч итеп "Тылсымлы куллар" журналын таратты.
-
Халыкара рус теле көне. 06.06.2018

6 июнь - бөек рус язучысы А.С.Пушкинны искә алу һәм Халыкара рус теле көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан авыл китапханәсендә бик күңелле чара үткәрелде. Без "Пушкинны беләбезме?" дип аталган викторинада катнаштык, төрле сорауларга җаваплар таптык, Пушкин әкиятләрен укыдык.
-
Циркта кунакта. 05.06.2018

Бүген авыл клубында цирк карадык.,шаян клоун белән рәхәтләнеп күңел ачтык. Соңыннан юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган викторина, флешмоб үткәрдек.
-
Авылым, горурлыгым. 04.06.2018

Безнең авылыбыз бик зур, матур. Анда тарихи корылмалар, күренекле шәхесләребезнең исемнәрен йөртүче урамнар бар. Шуларны өйрәнү максатыннан бүген авылыбыз буйлап экскурсия оештырдык. Сәяхәтебезне татар халкының яраткан җырчысы Илһам Шакиров исемен йөртүче урамнан башладык. Бу урамда беренче очучы -космонавт Ю.А.Гагаринның шофёры Гариф ага Сәйфиевның йорты урнашкан. Соңыннан "Фәйзрахман", "Мирас", мәчетләрен карадык, күренекле Хәлфиннәр төзеткән корылмаларның тарихы белән таныштык. Сәяхәтебез кызыклы һәм файдалы булды.
-
Саумы, җәй! 01.06.2018

1 июнь -Балаларны Халыкара яклау көнендә "Каенкай" мәктәп яны лагере үз эшен башлап җибәрде. Балалар өчен кече сабантуй оештырылды. Балалар төрле уеннарда катнаштылар, бүләкләр алдылар.
-
Акция «Зеленый патруль» 29.05.2018

Сегодня обучающиеся 5-8 и 10 классов вышли на экологический субботник по уборке территории кустарниковых насаждений на пришкольном участке.
-
Последний звонок 24.05.2018

Последний звонок - прощание с детством.
Последний звонок звучит только раз.
Из школы уйдете с огромным наследством,
Что светится знаниями из умных глаз.





