МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423874, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Тлянче-Тамак, ул. Татарстан, д. 6 |
| Телефон: | +7(855)-279-72-79 |
| E-Mail: | Sttam.Tuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тлянче-Тамакская СОШ" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Исхакова Лилия Дилбаровна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 153 |
| У нас учат: | 16 учителей |
МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
3D фильм!!! 25.06.2018

Без бүгенге көнне бик тә көтеп алдык. Без бүген 3D форматында "Чудо-Юдо" мультфильмы карадык. Фильм белемле булырга, мәктәптә алган белемне тормышта кулланырга өйрәтә. Соңыннан спорт уеннары уйнадык.
-
Китап көне. 23.06.2018

Иртәбез сәламәтлек дәресеннән башланды. Тәкыя Хисамутдиновна "Чисталык һәм сәламәтлек" дигән темага әңгәмә үткәрде. Соңыннан авыл китапханәсенә бардык. Китапханәче Фәния апа "Татарстанның Кызыл китабы" дигән темага викторина уздырды. Сорауларга Хәлил Борганов, Ирек Салимов, Азалия Хабибуллина актив җавап бирделәр. Клуб хезмәткәрләре белән берлектә ""Без сәламәт яшәү рәвеше сайлыйбыз" дигән тема астында уеннар оештырдык.
-
Хәтер көне. 22.06.2018

Бүген - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Шул уңайдан без ветеран укытучы Зәкиева Шәмсурый апаны очрашуга чакырдык. Очрашу мәктәбебезнең туган якны өйрәнү музеенда оештырылды. Шәмсурый апа безгә сугыш башланган көн, ул елларның авырлыгы турында сөйләде. Бәйрәмне Советлар Союзы Герое Нурмый Хәләф улы Шәриповка куелган һәйкәл янында дәвам иттек, һәйкәлгә чәчәкләр салдык.
-
«Трудовые и ратные подвиги наших земляков» 22.06.2018

Сегодня в пришкольном лагере МБОУ "Тл.Тамакская СОШ" прошло мероприятие, посвященное 100-летию сл дня рождения ВЛКСМ и приуроченное ко Дню Памяти- 22 июня. Почетным гостем мероприятия стала ветеран педагогического труда Закиева Ш.Х., которая в годы ВОВ была в рядах Ленинского комсомола. Литературно- музыкальная композиция, подготовленная вожатыми пришкольного лагеря и учащимися 3-4 классов, прошла в школьном краеведческом музее. В конце мероприятия были возложены венки к памятнику выпускника нашей школы- Героя Советского Союза Н.Х.Шарипова. В этот день ребята узнали много интересного о комсомольцах= героях Великой Отечественной войны.
-
Безнең гореф- гадәтләребез. 21.06.2018

Иртәбез "Күзләребезне саклыйк" дигән темага сәламәтлек дәресеннән башланды. Иртәнге аштан соң татар халкының гореф-гадәтләре турында әңгәмә үткәрелде.Авылыбызда урнашкан "Фәйзрахман" мәчетендә Нияз хәзрәт бу теманы дәвам итеп безгә дин сабаклары бирде. Төшке аштан соң "Милли бәйрәмнәр" темасына "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде.
-
Уеннар көне. 20.06.2018

Иртәбез сәламәтлек дәресеннән башланды. "Аякларның аруын ничек бетерергә" дигән әнгәмә үткәрдек. Иртәнге аштан соң чишмәгә походка киттек. Анда төрле уеннар уйнадык, чишмә янын чүп үләннәреннән чистарттык. Төшке аштан соң әдәби китаплар укыдык, татар халык уеннары "Йөзек салыш", "Ал кирәк, гөл кирәк","Арка сугыш" уеннарын уйнадык.
-
Тормыш иминлеге көне. 19.06.2018

Иртәне "Сәламәт тәндә- сәламәт акыл" дигән сәламәтлек дәресеннән башладык. Вожатыйларыбыз тормыш иминлеге кагыйдәләренә багышланган әнгәмә үткәрделәр, юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы уеннар уйнадык. Соңыннан авылыбызда урнашкан янгын сүндерү депосына экскурсиягә бардык. Янгын сүндерүче Марс Лутфуллин безне андагы хезмәткәрләрнең киемнәре, эш кирәк- яраклары белән таныштырды. Марс абый безне җитезлектә дә сынады: командага бүленеп су ташыдык, аркан тартыштык, вакытка янгын сүндерүчеләр киеменә киендек. Иң өлгерләр татлы призларга ия булды. Көнебез бик файдалы үтте.
-
Өлкәннәр янында кунакта. 18.06.2018

Иртәнге аштан сон тәрбияче Шарафутдинова Р.Р. "Олимпия уеннары тарихы" дигән темага әңгәмә үткәрде, уен төрләре белән таныштырды. Соңыннан авылыбызда урнашкан картлар һәм инвалидлар йортына "Хәерле көн телим дусларга" дигән концерт программасы белән кунакка кердек. Анда Динара Галиева, Нияз Хикматуллин үзләренең матур җырларын башкардылар, Рүзинә Яхина, Хәлил Борганов нәфис сүз сөйләделәр, кызлар һәм малайлар парлашып та җырладылар. Өлкәннәр безне бик яратып, тагын килүебезне көтеп калдылар. Төшке аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык. Көнебез кызыклы һәм файдалы үтте.
-
Бездә бүген Сабантуй! 16.06.2018

һәр кешенең туган җире, авылы үзенә кадерле. Без туган авылыбызны бик яратабыз, аның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез, кадерләп саклыйбыз. Тәрбиячеләребез Гайнутдинова З.С, Гимазетдинова Э.С., Шакурова Т.Х., Шарафутдинова Р.Р. үткәргән "Минем кече Ватаным" дип аталган бәйрәм кичәсендә без шул турыда сөйләштек. Татар халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуй бәйрәме турында әңгәмә үткәрдек. Соңыннан Сабантуйга бүләк җыю йоласын сәхнәләштердек, сабантуйның күрке булган милли уеннар уйнадык.
-
Матурлык көне 14.06.2018

Бездә бүген матурлык көне. Иртәнге аштан соң тәрбиячеләр Гайнутдинова З.С. һәм Шарафутдинова Р.Р. тышкы һәм эчке матурлык турында әңгәмә үткәрделәр. Матурлыкны күрә, аны тудыра белгән кеше беркайчан да җинаять кылмас, кеше хезмәтен бәяли, хөрмәт итә белер. Кешенең тышкы кыяфәте дә зәвыклы булырга, ул матур, чиста, пөхтә, үзенә килешле итеп киенергә тиеш. Әлеге сөйләшүдән без шундый нәтиҗә ясадык. Шулай ук төрле милләт киемнәре, гореф- гадәтләре турында видеоролик карадык. Соңыннан актлар залында тәрбиячеләр Гимазетдинова Э.С. һәм Шакурова Т.Х. "Матурлык салонында" интеллектуаль уены үткәрделәр. Бәйрәмне төрле милләт биюләре бәйгесе белән төгәләдек.





