МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423874, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Тлянче-Тамак, ул. Татарстан, д. 6 |
| Телефон: | +7(855)-279-72-79 |
| E-Mail: | Sttam.Tuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тлянче-Тамакская СОШ" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Исхакова Лилия Дилбаровна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 153 |
| У нас учат: | 16 учителей |
МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Чәчәк бәйрәме 21.06.2016

Бүгенге көнебез чәчәкләргә багышланды. Мәктәп коридоры гөлбакчага охшап калды - бакча чәчәкләре, кыр чәчәкләре, кулдан эшләнгән чәчәкләр күз явын алырлык иде. Айзат үзе кадәр пион букеты алып килгән, ә Рүзәл, Андрей, Ралина бик матур кыр чәчәкләре җыйганнар. Балалар үзләренең букетларын яклауга да бик нык әзерләнгәннәр. Ралина ромашкалар турында сәнгатьле итеп шигырь сөйләде. Азалия белән Адилә чәчәкләр биюе башкардылар, Рүзәл, Наилә җыр башкардылар, Данил, Әмир, Азалия чәчәкләр әлифбасы ясаганнар. Соңыннан чәчәкләрнең дәвалау үзлекләре турында әңгәмә үткәрдек. Төшке аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык.
-
Коткаручылар көне 20.06.2016

Ялдан соң зур көч җыеп тагын лагерьга килдек. Бездә бүген коткаручылар көне. Без бүген иң куркыныч һәм кирәкле булган һөнәрләрнең берсе - янгынчылар һөнәре белән танышабыз. Иртәнге тәмле аштан соң вожатый апаларыбыз Гөлнара Миннебаевна һәм Ләйсән Флеровна кояш нурларыннан саклану чаралары турында сәламәтлек сәгате үткәрделәр, һөнәрләр турында бик кызыклы сөйләшү оештырдык. Һәркем үзенең хыялы белән уртаклашты. Арабызда янгынчылар һөнәрен сайларга теләүчеләр дә бар икән. Шушы һөнәр белән якыннан танышу өчен без авылыбызда урнашкан янгынчылар ДПО сына экскурсиягә бардык. Безне Тәлгать абый янгын сүндерү машинасындагы җиһазларның эшләү тәртибе, үзләренең махсус киемнәре белән таныштырды. Янгын сүндерү һөнәрен сайлаучыларга җитез, авырлыклар алдында куркып калмаска кирәклеген әйтте. Без ул киемнәрне үзебез дә киеп, машиналарына утырып карадык,беркайчан да шырпы, тиз янып китүче әйберләрләр белән уйнамаска сүз бирдек. Төшке аштан соң ике командага бүленеп "Күңелле стартлар " уены оештырдык. Көнебез файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Безнең бурычларыбыз һәм хокукларыбыз. 18.06.2016

Бүгенге көнебез аеруча эшлекле һәм файдалы үтте. Иртәнге аштан соң вожатый апаларыбыз безнең бурычларыбыз, хокукларыбыз турында бик кызыклы әңгәмә үткәрделәр, законнар белән таныштырдылар. Соңыннан без авылыбызның "Фәйзрахман" мәчетенә экскурсиягә бардык. Голнур абыстай безне мәчеткә нигез салучылар белән, әхлакый законнар белән таныштырды, Корьән сурәләре укып, аларның тәрҗемәләрен өйрәтте. Үзебезнең балалар арасында да бик оста Корьән аятьләре әйтүчеләр булды. Хәлил, Ралина, Адилә, Гаяс бик күп догалар өйрәнгәннәр. Төшке аштан соң юл кагыйдәләренә багышланган чарада авыл һәм шәһәр урамында йөрү кагыйдәләрен искә төшердек, куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланган рәсем конкурсы үткәрдек, буклетлар ясадык. Алсу, Гөлназ, Рүзәл, Саматның буклетлары бик эчтәлекле дип табылды. Соңыннан күңелле эстафета үткәрдек. Көнебез бик файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Сәламәтлек көне 17.06.2016

Бүген бездә сәламәтлек көне. Без аны табигать кочагында, авылыбызның Кызылъяр чишмәсе буенда үткәрергә булдык. Зарядка ясап, иртәнге ашны ашаганнан соң юлга кузгалдык. Повар апаларыбыз тәмле уха пешергән арада, без төрле уеннар уйнадык, малайлар балык тотты, ә вожатый апаларыбыз кызлар белән дару үләннәре җыйдылар. Иң оста балык тотучыларны да билгеләдек: Рүзәл, Тимур, Илназ, Айзатларга тиңнәр табылмады. Ә уха "телләрне йотмалы" тәмле булды. Әлеге походтан без зур көч алып, рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Көннең икенче яртысын да спорт уеннары уйнап үткәрдек.
-
Балачак уеннары 16.06.2016

"Каенкай" лагеренда бүген яраткан уенчыкларыбыз көне, шуңа күрә барыбыз да үзебезнең иң яраткан уенчыкларыбызны алып килдек. Кемдер курчак, аю баласы, кемдер йомшак куян, ә малайлар машина, робот кебек уенчыклар алып килгән иделәр. Шахмат - шашка түгәрәгендә шөгыльләнгәннән соң,үзебезнең уенчыкларыбыз белән иптәшләребезне таныштырдык, ни өчен яратуыбыз турында сөйләдек. Соңыннан уенчыкларыбыз белән төрле уеннар уйнадык. Авыл клубында "Богатырша" мультфильмын карарга да өлгердек. Тәмле төшке аштан соң "Эрудит" дип аталган интеллектуаль уенда катнаштык. Уенда "Белый тигр" һәм "Непобедимые" командалары төрле сорауларга җавап эзләдек. Нәтиҗәдә иң күп очко җыеп "Непобедимые" командасы җиңүче булды. Командалар татлы призлар алды. Көнебез саф һавада хәрәкәтле уеннар белән дәвам итте.
-
Матурлык көне 15.06.2016

Бүген мәктәп лагеренда иртәдән үк күңелле ыгы-зыгы башланды. Балалар бер -берсенә карап сокландылар, бер-берсен макташтылар, чөнки бүген лагерьда матурлык көне иде. Кызлар да , малайлар да матур киемнәрдән, матур прическалардан килгәннәр.Иртәнге аштан соң балалар бәйгегә җыелды. Бәйгедә 17 кыз, 9 малай "Иң матур кыз" һәм "Иң батыр малай" исеменә көч сынашты. Бәйгенең биремнәре җиңелләрдән булмады, ләкин катнашучылар сынатмады. Анна бүгенге көнгә багышлап махсус шигырь дә иҗат иткән. Ул жюри тарафыннан зур бәя алды. Бәйге балаларның концерт номерлары белән үрелеп барды. Нәтиҗәдә "Иң матур кыз" исеменә Ралина, "Иң батыр малай" исеменә Хәлил лаек булды. Анна һәм Ваче "Иң иҗади укучы", Рүзинә һәм Самат "Сәхнә йолдызы" номинацияләрендә җиңүчеләр дип табылды. Балаларның барысы да татлы призлар белән бүләкләнде. Матурлык көне авыл клубында "Матур һәм сәламәт булыйк!" дигән әңгәмә һәм балаларның флешмоб биюе белән тәмамланды.
-
Табигатьтә кунакта. 14.06.2016

Без бүген, "Каенкай"лагеренда ял итүче балалар, туган ягыбыз табигате буйлап сәяхәткә чыктык. Безнең якның табигате искиткеч матур. Тыныч кына агып ятучы Игәнә елгасы буенда уеннар уйнадык, саф сулы чишмәбезнең тирә-ягын чистарттык, татлы суыннан авыз иттек. Вожатый апаларыбыз Әнисә Разиновна һәм Рәсилә Рауфовна безне төрле дару үләннәре танырга өйрәттеләр, кошлар тавышын тыңладык, тавышлары буенча аларны да танырга тырыштык. Сәяхәтебез кызыклы һәм файдалы үтте.
-
Мин яратам сине, Туган илем! 11.06.2016

12 июнь- Россия дәүләтенең бәйсезлек алган көне.Шул уңайдан лагерьдагы бүгенге көнебез бәйрәмгә әверелде. Без 2 командага бүленеп "Мин яратам сине,Туган илем!" дип исемләнгән викторинада катнаштык. Россия дәүләте белән бәйле белемнәребезне сынадык, Россия турында яңа мәгълумәтләр алдык. Конкурслар арасында Эвелина, Рүзинә, Адилә ,Наилә туган ил турында матур җырлар җырладылар, Рүзил, Нияз, Әмир, Ваче бик матур татар егетләре биюен башкардылар, ә Анна, Резедә туган ил турында шигырьләр сөйләделәр. Викторина нәтиҗәләре буенча "Кояшкай" командасы 47 балл җыеп беренче урынга чыкты, ә "Салават күпере" командасы 35 балл җыйды.Бәйрәм саф һавада күңелле спорт уеннары белән дәвам итте.
-
Безнең иҗатыбыз 10.06.2016

Бүгенге көнебез хезмәткә багышланды.Иртәнге тәмле аштан соң мәктәп бакчасында бик тырышып эшләдек. Аннан соң авыл мәдәният йортына Россия көне уңаеннан оештырылган бәйрәмгә бардык. Бәйрәм бик эчтәлекле һәм күңелле үтте. Балалар өчен шахмат түгәрәге дә эшләде. Төшке аштан соң иҗат эше белән шөгыльләндек. Нарат күркәсеннән, кәгазьдән, пластилиннан төрле эшләнмәләр эшләдек һәм шул эшләрдән күргәзмә оештырдык. Көнебез күңелле һәм файдалы үтте.
-
Күңелле сәяхәт 09.06.2016

Без, "Каенкай" мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар, бүген Яр Чаллы шәһәренә аттракционга бардык. Иртәнге тәмле аштан соң зур йомшак автобуска утырып юлга кузгалдык. Яңа шәһәрнең Җиңү паркында урнашкан карусельдә күңелле итеп ял иттек. Соңыннан ГЭС бистәсендә урнашкан Ял паркына юнәлдек. Анда төрле мәйданчыкларда уйнадык, тәмле туңдырма белән сыйландык. Лагерьдагы бүгенге көнебез күңелле һәм бик файдалы үтте.





