• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тукаевский
  • Школы
  • МБОУ «Биклянская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биклянская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423878, Республика Татарстан, Тукаевский район, Биклянь, ул. Магариф, д. 1б
Телефон: +7(855)-279-25-42
E-Mail: Sbik.Tul@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Биклянская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ
Руководитель: Гимазиева Заррина Асхатовна
Год основания учреждения: 1935
У нас учатся: 176 учеников/176 укучы
У нас учат: 17 учителей/17 укытучы

Новости Биклянской СОШ

Бикләндә - чаңгы бәйрәме

Опубликовано: 07.02.2013

Көн матур, аяз. Чаңгычыларның да, җанатарларның да кәефләре күтәренке.

Ярышлар тантаналы төстә башланып китте. Спортчыларның кукрәкләрен ООО «Кам-Ключ» логотипы төшкэн номерлы майкалар бизи. Элеккеге елларда район спорт бүлеген җитәкләгән, хәзерге вакытта район ветеран спортчылары җитәкчесе Т. Бәхтегәрәев, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе И. Гәрәев, Биклән урта мәктәбенең физкультура укытучысы, әлеге ярышның баш хөкемдары Р. Исмәгыйлев, бәйгене оештыручы, иганәче Илдар Сәйфуллин чаңгычыларга үгет-нәсыйхәтләрен, хәер-фатыйхаларын бирде, ярышка оешкан төстә килгән команда тренерларына җылы рәхмәт сүзләре әйтелде. -Чангы юллары спортчылар очен ирекле ысул белән шуу өчен яраклаштырылган. Бу тиз шуу ысулы, сезгә уңышлар телим. Әмма каушап калучылар булмый калмас,- диде ярышларнын баш хөкемдары Ринат Марсович.

Менә беренче старт бирелде. Чаңгычылар якты кояш нурлары астында ялт-йолт килеп торган ап-ак чаңгы юлына аяк басты. Бәйгеләр 3 яшь төркемендә узды. Җиңүчеләр һәм призерлар тубәндәгечә булды . 2 километр арага 14 яше тулган һәм аннан кече кызлар арасында 1 урын Инкина Елена (Круглое Поле), 2 урын Мурзабаева Ксения (пос.Новый), 3 урын Вахитова Алия (Иштирәк). Шушы яшь төркемендә 3 километр арага малайлар арасында 1 урын Шамсутдинов Илназ , 2 урын Дусманов Радик (икесе дә Бикләннән),3 урын Гараев Айрат ( п.Новый). 15-17 яшьлек кызлар арасында 3 километр арага 1 урын Ганиева Камилла (п.Новый),2 урын (Ситдикова Ләйсән) ,3 урын Зигангирова Адилә ( икесе дә Биклән урта мәктәбеннән).5 километр арага жиңүчеләр түбәндәгечә: 1 урын Чернышев Михаил (п .Новый) , 2 урын Слепков Александр (Кече Шильнә),3 урын Мостафин Илсур (Биклән). Укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында урыннар тубәндәгечә булды: 3 км. арага хатын кызлар арасында 1 урын Гараева Резеда (Мус.Завод), 2 урын Хайдарова Гузәл (п.Новый),3 урын Шамсиева Лилия (Тубән.Суыксу). 5 км. арага ирлэр арасында 1 урын Фардиев Руслан , 2 урын Хайдаров Рөстәм (икесе дә Бикләннән), 3 урын Егоров Анатолий (п.Новый). Командалар арасында урыннар тубәндәгечә билгеләнде: 1 урын - Биклән урта мәктәбе, 2 урын - п. Новый, 3 урында Мәләкәс командалары булдылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Иң яшь катнашучы, иң өлкән чаңгычы да «Кам-Ключ» директоры И.Сәйфуллин кулыннан бүләкләр кабул итте. Һәр катнашучыга да истәлекле бүләк тапшырылды. Ярышта катнашучылар, зур канәгәтьләнү хисе белән иганәчегә һәм ярышны оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтеп өйләренә таралыштылар.

Бу чын мәгънәсендә чаңгы, дуслык, спорт һәм сәламәтлек бәйрәме булды!

Бу бәйрәмне оештыру өчен җанын-тәнен биреп, һәр катнашучыны кайнар ризык белән тәэмин итеп, җиңүчеләрне сабантуй батырларын олылаган кебек зурлап бүләкләгән егетебез Илдар Сәйфуллинның әти-әнисе дә кайчандыр Биклән мәктәбендә укытучылар булып эшләгәннәр. Әнисе Фәрмүзә Гәрәй кызы бүген дә улыныың яхшы гамәлләренә куанып яши, аңа рәхмәтләр укый. Без дә: Биклән авылы халкы, мәктәп укучылары һәм укытучылары мәрхәмәтле авылдашыбызга зур рәхмәт әйтәбез. Илдар Илдусовичка эшендә уңышлар, үзенә һәм гаиләсенә сәламәтлек телибез.


Источник: Исмагилов Р.М.

К списку новостей