• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биклянская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423878, Республика Татарстан, Тукаевский район, Биклянь, ул. Магариф, д. 1б
Телефон: +7(855)-279-25-42
E-Mail: Sbik.Tul@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Биклянская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ
Руководитель: Гимазиева Заррина Асхатовна
Год основания учреждения: 1935
У нас учатся: 166 учеников/166 укучы
У нас учат: 17 учителей/17 укытучы

Год родных языков и народного единства в Республике Татарстан

Татарстан Республикасы Президенты указы

Үткәреләсе чаралар планы

Мәктәп күләмендә үткәреләчәк чаралар планы

Үткәрелгән чаралар:

1. 27 гыйнвар көнне "Туган телләр" елы уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары арасында "Чума үрдәк- чума каз" татар халык уенын өйрәнү булды.Оештыручы: башлангыч класс укытучылары.Фото.

2. 28 гыйнвар көнне "Туган телләр" елы уңаеннан 3 нче сыйныф укучылары арасында "Курчакка татар халык киеме" бәйгесе уткәрелде. Оештыручы Мустафина Л.Т. Фото

3. 29 нче гыйнвар көнне 9 нчы сыйныф укучылары белән Х.Туфанга багышланган "Китап кирәк миңа! Шигырь кирәк!" дигән әдәби кичә үтте. Оештыручы Якупова Л.Х.  (Фото)

4. 04 февраль конне "Туган телләр" елы уңаеннан 2 нче сыйныф укучылары арасында "Туган илем, телем, авылым" дип исемләнгән шигьри марафон уткэрелде. Класс житэкчесе: Фэхретдинова Л.М. (ФОТО 1), (Фото 2), (Видео 1), (Видео 2).

5. 12 нче февраль көнне Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган "Моабит дәфтәрләре" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде. Чарада 7,8 нче сыйныф укучылары катнашты. Оештыручы Якупова Л.Х. (Фото1), (Фото2).

6. 19 нчы февраль көнне 5-11 нче сыйныф укучылары катнашында Халыкара Туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте. Һәр сыйныф үзенчәлекле чыгыш әзерләгән иде. Укучылар татар һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр, инглиз телендә җырладылар, татар һәм башкорт халык биюләрен башкардылар, халык уеннарын уйнадылар. Бәйрәм ахырында  бергәләп “Туган тел”не җырладылар. Оештыручылар Гимазиева З.А., Якупова Л.Х. (Фото1), (Фото2), (Фото3), (Фото4)

7. 26 нчы февраль көнне беренче сыйныф укучылары өчен "Әлифба бәйрәме" үткәрелде. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар башкардылар, табышмакларга җаваплар таптылар, уеннар уйнадылар. Оештыручы Саетгараева Р.К. (Фото)

8. 6 нчы март көнне әниләргә багышланган "Иң матур җыр" бәйрәме үтте. Әлеге җыр бәйрәмендә һәр сыйныф татар һәм рус телләрендә әниләр турында җырлар башкарды. Чараны Костина Алинә һәм Муфтиев Адель бик матур итеп алып бардылар. Оештыручы: Ахметзянова Р.Г. (Фото1), (Фото2), (Фото3), (Фото4), (Фото5)

9. 12 нче март көнне "Әнием минем!" иҗади язма эшләр бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйгедә 5-9 нчы сыйныфтан 43 укучы катнашты. 5-6, 7-8, 9 нчы сыйныфлар арасында проза һәм поэзия буенча җиңүчеләр билгеләнде. Оештыручы - Якупова Л.Х. (Фото1), (Фото2)

10. 17 нче март көнне 2 нче сыйныф укучылары татар халык әкиятләре буенча сәхнәләштерелгән тамашалар күрсәтте. “Шалкан” һәм “Кем нәрсә ярата” әкиятләрен башлангыч сыйныф укучылары бик яратып карадылар. Җитәкче: Фахрутдинова Л.М. (Фото1), (Фото2)

11. 23 нче мартта 6 нчы сыйныф укучылары “Могҗизалар кыры” уены уйнадылар. Җитәкче: Якупова Л.Х. (Фото)

12. 1 нче апрель көнне 4 нче сыйныф укучылары бик кызыксынып татарча кроссвордлар чиштеләр, сүзләр белән уеннар уйнадылар. Җитәкче: Сөләйманова В.Р. (Фото)

13. 7 нче апрельдә 8,9,11 нче сыйныф укучылары “Татарча диктант” акциясендә катнашты. Оештыручы: Якупова Л.Х. (Фото)