• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тукаевский
  • Школы
  • МБОУ «Биклянская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биклянская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423878, Республика Татарстан, Тукаевский район, Биклянь, ул. Магариф, д. 1б
Телефон: +7(855)-279-25-42
E-Mail: Sbik.Tul@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Биклянская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ
Руководитель: Гимазиева Заррина Асхатовна
Год основания учреждения: 1935
У нас учатся: 176 учеников/176 укучы
У нас учат: 17 учителей/17 укытучы

Новости Биклянской СОШ

Алсу Мөбарәкшина – ел укытучысы

Опубликовано: 02.03.2012

28 февральдә район хакимиятенең утырышлар залында ел укытучысын билгеләделәр. Район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев җитәкчелегендәге махсус комиссия алдында сынау тоткан иң көчле биш мөгаллимә арасында Биклән урта мәктәбенең чит телләр укытучысы Алсу Мөбарәкшина җиңүче дип танылды.

Бу исемгә дәгъва кылган 14 конкурсант өч турда көч сынашты. Иң элек район мәгариф бүлегендә махсус комиссия аларның педагогик эш алымнарын һәм эш нәтиҗәләрен күрсәткән документлар тупланган портфолиосын җентекләп карады, нәтиҗәдә мөгаллимнәрнең бишесе икенче турга үтте. II тур Бәтке урта мәктәбендә узды. Кече Шилнә урта мәктәбенең тарих укытучысы Светлана Беспалова, Круглое Поле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Эльмира Тимергалина, Яңа поселогының чит телләр укытучысы Айгөл Ризатдинова, Кнәз урта мәктәбенең биология укытучысы Любовь Ерхова, Биклән урта мәктәбенең чит телләр укытучысы Алсу Мөбарәкшина әлеге мәктәп укучыларына комиссия әгъзалары алдында ачык дәресләр бирде, сыйныф сәгатьләре уздырды, тәрбия барышында туган педагогик проблемаларны чишү, төрле хәлләрдән чыгу юлларын күрсәттеләр.

Мөгаллимәләр үзләренең эш алымнары, бу профессиягә килү юллары, үзләренең тормыш, гаилә хәлләре турында сөйләделәр. Һәрберсе үзенчәлекле таныштыру ысулларын тапкан. Любовь Ерхова, үз эшчәнлеге турында әйгенең соңгы этабында интерактив такта ярдәмендә слайдлар күрсәтеп сөйләде. Айгөл Ризатдинова нәни кызның ничек итеп укытучы булырга хыяллануы турында кызыклы кинофильм әзерләгән, Алсу Мөбарәкшина балаларга багышланган гомер юлын слайдлар ярдәмендә үзе язган шигырь юллары белән аңлатты. Алга таба комиссия әгъзалары биргән сәясәт һәм мәгариф өлкәсенә кагылышлы сорауларга җавап эзләде.

Иң дулкынландыргыч мизгелләр җитте. Җиңүче өч турда җыелган баллар суммасыннан чыгып билгеләнде. Шулай итеп, балларны кушканнан соң, Яңа поселогы урта мәктәбенең чит телләр укытучысы Айгөл Ризатдинова белән Кнәз урта мәктәбенең биология укытучысы Любовь Ерхова призлы урыннарга чыкты. "Ел укытучысы – 2012” бәйгесе җиңүчесе Биклән урта мәктәбенең чит телләр укытучысы Алсу Мөбарәкшина булды. Ул тиздән безнең район данын Казанда узачак "Ел укытучысы – 2012” конкурсында яклаячак. Аңа уңышлар телибез.

Рәзинә Сәетгәрәева.


Источник: "Якты юл" газетасыннан

К списку новостей