Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биклянская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423878, Республика Татарстан, Тукаевский район, Биклянь, ул. Магариф, д. 1б |
Телефон: | +7(855)-279-25-42 |
E-Mail: | Sbik.Tul@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Биклянская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ |
Руководитель: | Гимазиева Заррина Асхатовна |
Год основания учреждения: | 1935 |
У нас учатся: | 176 учеников/176 укучы |
У нас учат: | 17 учителей/17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биклянская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Җиңү көне белән! 09.05.2014
Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган бәйрәм һәйкәл янында үтте. Тантананы тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтҗанова Р.Г. әзерләде һәм үзәкләргә үтәрлек итеп алып барды. Иң куандырганы шул булды: бүгенге көндә авылыбызда алты сугыш ветераны яши, һәм алар барысы да бәйрәмгә килгәннәр иде. Шулай ук тыл ветераннары, сугыш чоры балалары да бар иде. Ветераннарны авыл, район җитәкчеләре ихлас котлады. 5, 11 нче класс укучыларының чыгышы берәүне дә битараф калдырмады. Һәлак булган ветераннарыбызны 1 минутлык тынлык белән искә алдык, алар хөрмәтенә веноклар куйдык. Соңыннан авыл мәдәният йортында барлык кунакларны солдат боткасы белән сыйладылар, авыл үзешчәннәре, “Әллүки” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар бик зур матур концерт куйдылар.
-
Ветераннарга - өчпочмаклы хатлар 08.05.2014 Биклән авылында алты сугыш ветераны яши. Җиңү бәйрәме алдыннан аларны шефлыкка алган һәр класс барысына да өчпочмаклы хатлар тапшырды.
-
Туган телем – белем ачкычы 28.04.2014
Туган тел ункөнлеге кысаларында 5, 6, 7 нче класс укучылары татар теленнән олимпиадада катнаштылар. Туган телдә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, иҗади эшләр башкардылар. “ Иң яхшы сочинение” бәйгесендә 5 нче класс укучысы Хәйруллина Алсу һәм 7 нче класс укучысы Якупов Алмаз җиңүче булдылар. Аларның эшләре эчтәлек ягыннан да, иҗадилык ягыннан да аерылып тора иде. Олимпиада нәтиҗәләре исә түбәндәгечә булды: 5 нче класста җиңүчеләр икәү – Сарваров Айназ һәм Нуриев Ринас, призерлар Пономарева Аделина һәм Хәйруллина Алсу булды. 6 нчы класста җиңүче - Куватова Элиза, призерлар – Мостафин Илсур һәм Мирходжаева Нәргиз, 7 нче класста җиңүче – Салихова Айсылу, призерлар – Мингазова Лилия һәм Якупов Алмаз. Барлык укучыларга да киләчәктә зур уңышлар юлдаш булсын!
-
“Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе 26.04.2014 Түбән Суыксу урта мәктәбендә 18 нче тапкыр районның “Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе узды. Мәктәп данын яклап, Гайнуллина Алия, Пономарева Карина, Сарваров Айназ һәм Нуриев Ринас чыгыш ясадылар. Алар велосипедта фигуралы йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче ярдәм күрсәтү төрләре буенча көч сынаштылар. Беренче ярдәм күрсәтү ярышында Сарваров Айназ III урынны алды, медаль һәм грамота белән бүләкләнде. Мәктәп командасын Якупова Г.М. әзерләде. Барлык укучыларга да укуларында зур уңышлар, юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрүләрен телибез.
-
Выставка "Дети. Техника. Творчество" 25.04.2014
25 апреля 2014 года в Калмиинской школе Тукаевского района прошла выставка декоративно-прикладного и технического творчества детей «Дети. Техника. Творчество». В выставке приняли участие обучающиеся кружка «Робототехника»: Якупов Алмаз, Латыпов Ирек и Василов Айрат. Они представили жюри выставки одиннадцать моделей роботов, собранных ребятами объединения, и были награждены грамотами в номинации «Техника и техническое творчество» раздел «Робототехника».
-
3 Республиканские соревнования по национальной татаро-башкирской спортивной борьбе на Кубок Первого Президента РТ 24.04.2014
С 17 по 19 апреля 2014 г. в посёлке Актаныш прошли лично-командные Республиканские соревнования по национальной татаро-башкирской спортивной борьбе среди юношей 1998-2000 г.р. на Кубок Первого Президента РТ. В составе команды Тукаевского района выступили учащиеся нашей школы :Ахметшин Фаниль, Дусманов Радик и Сулейманов Айнур (тренер Мухамадиев М.М.). В весовой категории до 65 кг. Дусманов Радик занял III место. Команда нашего района заняла восьмое общекомандное место среди 50 команд. Поздравляем Радика с успешным выступлением, желаем успехов в учёбе, успешной сдачи государственных экзаменов.
-
Татар теле галимнәренә багышланган фәнни эшләр 24.04.2014
11 нче класс укучылары татар теле галимнәренә багышлап фәнни эшләр башкардылар. Фәнни эшләрне яклап чыгыш ясаганда, тел өлкәсендә эшләгән галимнәрнең тормыш юллары, аларның хезмәтләре белән якыннан таныштылар, бик күп мәгълүмат алдылар, фикерләре белән уртаклаштылар.
-
Габдулла Тукайга багышланган кичә 21.04.2014
18 нче апрельдә Биклән мәктәбенең 4 классында бөек язучыбыз Габдулла Тукайга багышланган кичә узды. Бу кичәдә укучылар үзләренең Тукайның биографиясе турында ниләр белүләрен күрсәттеләр, аның шигырьләрен сөйләделәр, кроссворд чиштеләр, уеннар уйнадылар. Әбделмәнова Алинә бәйгеләрдә иң күп балл җыеп беренче урынга чыкта.
-
“Иң акыллы бишенче класс укучысы” 17.04.2014
16 нчы апрельдә Менделеевск шәһәренең балалар иҗат йортында II Ачык республикакүләм “Иң акыллы бишенче класс укучысы” дигән интеллектуаль уен үткәрелде. Ярышка 55 укучы килгән иде. Биклән мәктәбеннән 5 нче класс укучысы Якупов Салават катнашып, яшьтәшләре арасында уңышлы гына чыгыш ясады. Киләчәктә аңа тагын да зур уңышлар телибез.
-
Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I Республика конференциясе 12.04.2014
Казан шәһәрендә халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I Республика конференциясе үткәрелде. 7 нче класс укучысы Якупов Алмаз “Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясендә дипломант булды, шулай ук “Татарстан яшьләре” газетасының махсус бүләгенә лаек булды. Алмазга һәм аның укытучысы Якупова Лилия Хәлимовнага киләчәктә дә зур уңышлар телибез!