Филиал МБОУ «Никольская средняя общеобразовательная школа» Спасского муниципального района Республики Татарстан в с.Ямбухтино «Ямбухтинская ООШ»/Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы «Никольское урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең Ямбакты авылындагы филиалы «Ямбакты төп гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422857, Республика Татарстан, Спасский район, с. Ямбухтино, ул. Школьная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-473-83-20 |
| E-Mail: | SYambuh.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | филиал МБОУ "Никольская СОШ" в с.Ямбухтино "Ямбухтинская ООШ" |
| Руководитель: | Галяутдинова Фаиза Асатовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 9 |
Филиал МБОУ «Никольская средняя общеобразовательная школа» Спасского муниципального района Республики Татарстан в с.Ямбухтино «Ямбухтинская ООШ»/Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы «Никольское урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең Ямбакты авылындагы филиалы «Ямбакты төп гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 )
-
Урман утырту.
10.10.2011
Бүген безнең мәктәп укучылары урман утыртырга бардылар
-
Укытучылар көне
05.10.2011
Укытучы... Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә олы исемең алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы синең фидакарь хезмәтең нәтиҗәсендә салына. Син дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзеңә туплагансың. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт... Синдәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Юкка гынамы сине әниләребез белән тиңлибез. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен яшисең. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчеңне куеп башкарасың. Нарасый күңеленә син чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.
Укытучы, Сезгә сабырлыклар
Бирелгәндер, ахры, Ходайдан.
Бәхет, уңыш Сезгә юлдаш булсын
Мактаулы һәм юлларда.
-
Өлкәннәр көне
01.10.2011
1 октябрь - Өлкәннәр көнен зурлап билгеләп үттек.
-
"көзге бал"
23.09.2011
Югары сыйныф укучылары өчен мәктәбебездә "Көзге бал" үткәрелде.Төрле конкурслар, уеннар, җырлар, биюләр белән кичә бик күңелле үтте. Шулай ук һәрбер сыйныф үз табынын әзерләгән иде. Барлык кунаклар да көзге сый-хөрмәттән авыз итте. Ә соңыннан укучылар өчен көзге дискәтүк оештырылдды
-
"Экстремизмга - Юк!" дигән бердәм республика Дәресе
03.09.2011
3 сентябрьдә Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелде. Сыйныф җитәкчеләре "Экстремизмга - Юк!" дигән темага дәресләр үткәрделәр. ТИН укытучысы Галәветдинов Р.Р. укучыларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды. Бу көнне эвакуация чаралары оештырылды һәм үткәрелде.
-
Белем бәйрәме
01.09.2011
Беренче сентябрь көнне безнең мәктәптә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка узды. Танатанада Спас мәшгульлек үзәге җитәкчесе Газизулла Нуруллович, Ямбакты авылы җирлеге башлыгы Ринат Канифуллович һәм башка кунаклар катнашты. Быелгы уку елында 45 укучы белем алачак. 16 укытучы белем бирәчәк. Беренче дәрес "Тынычлык һәм куркынычсызлык" темасына багышланды.
















