Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад "Радуга" с.Ямбухтино" Спасского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы муниципаль бюждет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Ямбакты авылы "Салават күпере" балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422857, Республика Татарстан, Спасский район, с. Ямбухтино, ул.Школьная, д.7 |
Телефон: | (84347)38315, +7(937)-005-70-17 |
E-Mail: | "Raduga.Spas@tatar.ru",lyutsiyaH63@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад "Радуга" с.Ямбухтино" |
Руководитель: | Галяутдинова Фаиза Асатовна |
Год основания учреждения: | 2008 |
У нас учатся: | 2024-2025 учебном году обучается 7 детей. |
У нас учат: | 1-воспитатель |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад "Радуга" с.Ямбухтино" Спасского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы муниципаль бюждет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Ямбакты авылы "Салават күпере" балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Балалар Сабан туе 05.06.2019
1 июнь көнне авыл мәдәнияте йорты каршында "Балалар Сабантуе" булып үтте. Халкыбызның кхркәм бу бәйоәмендә без дә бик теләп катнаштык. Милли уеннарда көч сынаштык: капчык киеп йөгердек, кашыкка йомырка куеп узыштык, чүлмәк ваттык... Тәмле күчтәнәчләр белән сыйландык. Бик күңелле булды.
-
Бөек Җиңү бәйрәме 08.05.2019
Без бүген Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм иттек. Батыр сугышчыларга куелган һәйкәлгә чәчәкләр куйдык. Аннан соң олы ихтирамга лаек булган әби-бабайларны, тыл ветераннарын котлап шигырьләр сөйләдек, җырлар башкардык.
-
Экологик айлык 26.04.2019
Экологик айлык игълан ителгәч безнең балалар бакчасы да бу эшкә бик теләп кушылды. Территорияне җыештырдык, чәчәклекләрне йомшартып чәчәкләр утырттык, сыерчык ояларын колгага куйдык. Бүген без күл буйларын чүп-чардан җыештырдык. Балаларыбыз бик тырышып эшләделәр.
-
Нәүрүз бәйрәме! 22.03.2019
Бүген без ел саен зурлап үткәрелә торган "Нәүрүз" бәйрәмендә катнаштык. Бу бәйрәм Нәүрүз белән Кыш бабайның көч сынашуы, уеннар, ярышлар һәм Нәүрүз боткасы белән сыйлану белән истә калыр. Ямьле язлар җитүгә без бик шатланабыз.
-
О проведении телефона «горячей линии» 22 марта 2019 г
18.03.2019
В соответствии с планом работы с целью выявления и анализа системных проблем в сфере реализации прав ребенка на семью и семейные связи, оказания гражданам консультативной помощи по данным вопросам 22 марта 2019 года с 9.00 до 16.00 года в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа «горячей линии» по телефонам 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.
В рамках телефона «горячей линии» можно будет задать вопросы, касающиеся ситуации семейного неблагополучия, профилактических мер по его недопущению, соблюдения прав детей-сирот и детей, оставшихся без попечения родителей, из соблюдения прав ребенка в ситуации семейных конфликтов.
В работе телефона «горячей линии» запланировано участие представителей Аппарата Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан, Министерства образования и науки Республики Татарстан и Республиканской комиссии по делам несовершеннолетних и защите их прав.
-
Әниләр бәйрәме 07.03.2019
8 нче Март бәйрәмен бакчабызда ел саен зурлап үткәрәбез. Быел да кадерле әниләрне, дәү әниләрне кунакка чакырдык. Мәктәп сәхнәсендә матур җырлар, шигырьләр белән алар өчен чыгыш ясадык. Үз кулларыбыз белән чәчәкләр ясап бүләк иттек. Соңыннан кунакларыбызны чәй табынында сыйладык.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне 25.02.2019
Без балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә карата әтиләргә бүләк ясадык. Мәктәп күләмендә оештырылган патриотик җыр конкурсында да катнаштык.
-
Герой шагыйрь Муса Җәлил туган көн 18.02.2019
Бүген бездә кунакта авылыбызның китапханәчесе Ләйлә апа булып китте. Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, аның әсәрләре белән таныштырды. Муса Җәлилнең яратып уйный торган уены - шахмат булган. Ләйлә апа безне шахмат уйнарга да өйрәтә башлады. Әңгәмә бик кызыклы үтте. Герой шагыйрь Муса Җәлил турында бик күп яңа мәгълүмат белдек.
-
Кошлар ашатабыз 04.02.2019
Район күләмендә бара торган "Кошларга ярдәм итегез" операциясенә без дә бик теләп кушылдык. Балалар бездә кышлаучы кошларны танып, участокка килгәннәрен даими ашатып торалар. Песнәкләр бигрәк тә туң май ярата, ә калган кошлар җимлектәге бөртекләр бедән сыйлана. Балалар аларны тәрәзә аша күзәтеп торалар, күбесен таныйлар да. Ә җимлекләрне әти-әниләребез ясап бирде.
-
Искечә Яңа ел бәйрәме 14.01.2019
Бүген бакчабызда искечә Яңа ел бәйрәме уздырдык. Чыршы янында ярышлар, уеннар, Кыш бабайның кунакка килүе - барысы да балалар өчен кызыклы булды. Кыш бабай биргән витаминлы ризыклар белән сыйландык. Чыршыбыз белән тагын бер елга саубуллаштык.