• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАОУ "Лицей №121 имени Героя Советского Союза С. А. Ахтямова" Советского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, г. Казань, ул. Камалеева, д. 22
Телефон: +7(843)-562-03-50, +7(843)-562-03-66, доп. образование +7(843)-562-03-70
E-Mail: gimn121@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ "Лицей № 121" (ЦО №178)
Руководитель: Афонская Валентина Александровна
Год основания учреждения: 2010
У нас учатся: 1746 обучающихся (в том числе 9 иностранных гражданина). Язык обучения - русский.
У нас учат: 89 педагогов

Новости МАОУ "Лицей №121"

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясе

Опубликовано: 09.03.2015

2015 елның 26 февраленда Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясенең “Драматургия. Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясе буенча Сайлап алу туры үткәрелде. Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган театр бәйрәме “Онытылмас сезнең батырлык... Мәңгелек кешеләр...” исеме астында узды.

Биредә Казан шәһәре белем бирү оешмаларыннан 19 иҗат коллективы Бөек Ватан сугышы чорын тасвирлаган әсәрдән бер өзекне сәхнәләштерү буенча Г.Камал, К. Тинчурин театрлары артистлары алдында имтихан тотты. Катнашучылар чыгышын Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары – Венера Шакирова, Фәнис Җиһанша, Алмаз Сабирҗанов, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары – Нуретдин Нәҗмиев, Миләүшә Нәҗмиева, театр музее җитәкчесе Розалия Чабатова бәяләде. Жюри әгъзалары театр сөюче яшьләр янына буш кул белән килмәде. Бәйрәм ахырында катнашучыларга ике театрдан да истәлекле бүләкләр тапшырылды, Кәрим Тинчурин театры артистлары катнашында М.Мәһдиевның “Без – кырык беренче ел балалары” спектакле күрсәтелде.

“Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясе буенча Казан шәһәре белем бирү оешмаларының сайлап алу туры нәтиҗәләре:

 

Иң яхшы ир-ат роле – Фатих Кәрим. “Кыңгыраулы яшел гармун”. Фазыл - Дәүләтшин Альберт Айрат улы, Совет районы 178 нче мәгариф үзәге укучысы; Котлыйбыз!!!



К списку новостей