• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАОУ "Лицей №121 имени Героя Советского Союза С. А. Ахтямова" Советского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, г. Казань, ул. Камалеева, д. 22
Телефон: +7(843)-562-03-50, +7(843)-562-03-66, доп. образование +7(843)-562-03-70
E-Mail: gimn121@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ "Лицей № 121" (ЦО №178)
Руководитель: Афонская Валентина Александровна
Год основания учреждения: 2010
У нас учатся: 1746 обучающихся (в том числе 9 иностранных гражданина). Язык обучения - русский.
У нас учат: 89 педагогов

Новости МАОУ "Лицей №121"

21 нче февраль - Халыкара туган тел көне

Опубликовано: 21.02.2017

Алтын җыйма,  

Йортлар куйма

Мираска дип балаңа.

Иң кадерле мирас итеп

Туган телең бир аңа.

  21 нче февраль - Халыкара туган тел көнен билгеләп үттек. ЮНЕСКО Генераль директоры әлеге көнне “Ана теле бер булыр” исемле докладында “Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора”, дип әйтә. Безнең 121 лицей да  шушы тере мирасны саклау рухында эшли.  Мәктәбебездә  Халыкара туган тел көне уңаеннан уздырыла торган сыйныф сәгатьләре, викториналар, оештырылган китап күргәзмәләрендә укучыларның игътибары телләрне саклау, үстерү мәсьәләләренә юнәлтелә. Бездә төрле милләт балалары укуын истә тотып, бу чаралар төрле телләрдә уздырыла. Һәр укучыга үз туган телендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирелә. Илебездә телләрне саклау һәм үстерү буенча алып барылган күпкырлы сәясәтнең юнәлешләре ачыклана. Һәр укучының туган телен саклауга керткән өлеше билгеләнә, нәтиҗәләр ясала.

       2016-2017 нче уку елында да Халыкара туган тел көненә багышлап узган чараларда укчыларга үз туган телләрендә шигырьләр сөйләргә, җырларга, стена газеталары чыгарырга, викториналарда катнашып туган телләренең бөеклегенә, яктылыгына, матурлыгына тагын бер кат инанырга; телләргә ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләүгә зур этәргеч булды дип уйлыйбыз.

         Туган телебезне саклау һәм үстерү безнең изге бурычыбыз. Телебезне ямьсез сүзләр белән чуарламыйча, аны чүпләмичә киләчәк буыннарга тапшыру безгә буыннан-буынга калган мирас. Бу мирасыбызны саклыйк һәм мәңгелек итик.



К списку новостей