• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАОУ "Лицей №121 имени Героя Советского Союза С. А. Ахтямова" Советского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, г. Казань, ул. Камалеева, д. 22
Телефон: +7(843)-562-03-50, +7(843)-562-03-66, доп. образование +7(843)-562-03-70
E-Mail: gimn121@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ "Лицей № 121" (ЦО №178)
Руководитель: Афонская Валентина Александровна
Год основания учреждения: 2010
У нас учатся: 1746 обучающихся (в том числе 9 иностранных гражданина). Язык обучения - русский.
У нас учат: 89 педагогов

Новости МАОУ "Лицей №121"

«Идел йорт» дип исемләнгән театр коллективларының XVI Халыкара фестивале үз эшен төгәлләде

Опубликовано: 14.12.2016

«Идел йорт» дип исемләнгән театр коллективларының XVI Халыкара фестивале үз эшен төгәлләде.Фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Республиканың традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге тарафыннан оештырылды. Быел ул татар театрының 110 еллык вакыйгасына багышланды.

   Традиция буенча, фестиваль өч этапта үтте. Беренче тур республиканың шәһәр һәм районнарында быел гыйнвар аеннан старт алган иде. Жюри Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртиянең халык театрлары һәм театр коллективлары куйган 100 дән артык спектакль карады.

    25 марттан 29 апрельгә кадәр Түбән Кама, Минзәлә, Бөгелмә, Әлмәт, Буа, Чаллы, Казан, Әтнәдә фестивальнең икенче туры үтте. Спектакльләрдә 500дән күбрәк үзешчән артист катнашты. Спектакльләрне 8 000 тамашачы карады.

     Икенче этап барышында бәйгегә тәкъдим ителгән 44 спектакльне бәяләп, жюри 18 театр коллективын сайлап алды, алар Казанда финал этабында  катнашты.

   Мәгариф үзәгенең  «ӨМЕТ» халык театры коллективы Илдар Юзеевның “Кыр казлары артыннан” мелодрамасы белән уңышлы чыгыш ясап,әлеге конкурсның  ДИПЛОМАНТ дипломына лаек булды.

     Афәрин!  Киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар сезгә!

 

 

       



К списку новостей