МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань
Визитная карточка
Адрес: | 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а |
Телефон: | +7(843)-273-02-42 |
E-Mail: | madou.167@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 167" |
Руководитель: | Галлямова Гузалия Гумаровна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 160 воспитанников (инностранных граждан - 4) |
У нас учат: | 11 |
МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Күз яшьләре белән сугарылган бәйрәм
06.05.2016
... Татар халкының данлы Сабан туе бәйрәме канлы сугыш афәтенә әверелә - батыр егтеләр бәйрәм мәйданыннан сугыш кырына китә. Бу күренешне балалар шулкадәр үтемле башкарды ки, күзләр генә түгел, йөрәк елады. Җиңү бәйрәменә багышланган чараны музыка җитәкчесе, Юсупова Альбина Вәлиевна, җентекләп, һәр хәрәкәтне уйлап әзерләгән иде. Җиңү шатлыгы белән сугарылган җыр, бию, шигырьләрдән тыш, балалар төрле видео-, аудио- алымнар ярдәмендә әлеге бәйрәмнең асылын тагын да тирәнрәк төшенгәндер.
Биредә әти-әниләрнең дә роле бар. Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотоларын, алар турында мәгълүмат тупларга ярдәм итте. Җиңүне якынайтырга булышкан якыннары, бабалары хакында истәлекле видео караганда балаларның да күзләрендә яшь тамчылары җемелдәде. Нәни йөрәкләре әлеге бәйрәмнең кыйммәтен аңлап, киләчәккә тапшыра алса, без дә тәрбияви максатыбызга ирештек дигән сүз.
Җиңү бәйрәменә багышланган чараны карарга килүчеләр дә нык тәэсирләнгәннәрен белдереп, рәхмәт әйтеп киттеләр.
-
Туган телем - Тукай теле 27.04.2016
... Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угьлын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!
Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас?...
Габдулла Тукайның әлеге “Ана догасы” шигыре белән 167 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Хәйретдинова Алия Фәрит кызы “Туган телем – Тукай теле” бәйгесендә җиңү яулады. Бу көннәрдә ул бәйгенең гала-концертында “Ана догасын” тагын бер кат йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкарып, тамашачының күңелен яулады.
-
Тукай безнең күңелләрдә 26.04.2016
Шүрәле, Су анасы, Акбай, Гали, кәҗә, сарык, бала, күбәләк... Бүген бездә кунакта Тукай әсәрләре каһарманнары булды. Алар балалар һәм тәрбиячеләр ярдәмендә җанланып, бөек шагыйребезнең 130 еллыгына багышланган кичәдә катнашты. Чын артистлар бездә икән диярсең! Балалар оста, акыллы, җыр-сәнгатькә гашыйк икәнлекләрен тагын бер кат раслады. Әсәрләрне сәхнәләштерүдә кулланылган алымнардан, әкиятләрнең үзенчәлекле куелышыннан тәрбиячеләрнең дә ни дәрәҗәдә иҗади фикерләүгә сәләтле булулары күренде. Безнең балалар бакчасында даими оештырылып килүче мондый чаралар белем бирү һәм тәрбия эшенең аерылгысыз өлеше.
-
Викторина: тәрбиячеләр көч сынаша
07.04.2016
“Тукайны беләбез һәм яратабыз”. 167 нче балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен уздырылган викторина әнә шулай аталды. Катнашучылар шагыйрьнең иҗатына һәм тормыш юлына кагылышлысораулар, кызыклы биремнәргә җаваплары аша үз белемнәрен бәяләде. Татар теле тәрбиячесе әзерләгән интеллектуаль уен педагогларга Тукай темасын тирәнрәк өйрәнергә этәргеч тә бирде. Жюри составындагы мөдир һәм өлкән тәрбияче ясаган нәтиҗәләр түбәндәгечә: 10 катнашучы арасыннан 3се финалга чыкты: Ибраһимова Лилия Илдаровна, Сафина Дилбәр Илгизовна, Хәйретдинова Алия Фаритовна. Араларыннан да җиңүче ачыкланды. Тырыш, булган, артист кызыбыз Алия иң акыллысы һәм җитезе дә булып чыкты. Җиңүче исеменә ул лаек булды.
-
Сәләтле бәләкәч 25.03.2016
Талантлы педагогларыбыз һәм җыр-сәнгатькә гашыйк нәниләребез үзләрен күрсәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмый. Быел да “Сәләтле бәләкәч” бәйгесенә өч номер тәкъдим ителде.
-
Әнием-матурым, минем иң якыным 09.03.2016
Бәйрәмнәр бездә бер-берсен кабатламыйча, үзгә рухта үтә. Чираттагы матур бәйрәм - Әниләр бәйрәме дә бик эчтәлекле, тирән мәгънәгә ия кичә булды. Балалар җыр-бию һәм шигырьләр аша әниләренә дан җырлады, аларга тирән хөрмәтен белдерде. Иң дулкынландыргыч мизгелләр сабыйларның үзләре ясаган бүләкләрен әниләренә, әбиләренә тапшыру булгандыр, мөгаен. Әниләрнең күңелләре йомшарды –күзләрендә шатлыклы яшь тамчылары күренде. Дүртенче төркем тәрбиячеләре исә әниләргә үзенчәлекле сюрприз әзерләгән иде: “Әниемне ни өчен яратам?” соравына балаларның җаваплары видеролик рәвешендә тәкъдим ителде.
-
Каһарман шагыйрь - Муса Җәлилне өйрәнәбез 20.02.2016
Каһарман шагыйрь - Муса Җәлилнең тууына быел 110 ел. 167 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрең һәрберсе диярлек татар халкының бөек улы турында хәбәрдар. Истәлекле дата уңаеннан Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына быел аеруча зур игътибар бирелде. Февраль уртасында уздырылган “Шигырь укучылар бәйгесе” моңа бер дәлил. Конкурста каһарман шагыйрьнең әсәрләре сөйләнде, җырланды. Дүртенче зурлар төркеме Җәлилнең шигырьләрен оста итеп сәхнәләштереп тә күрсәтте. Катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Әлеге чара “Халыкара туган тел көне”нә багышланган декада кысаларында үтте.
-
Күнелле кышкы стартлар 12.02.2016
Шаулады, гөрләде бүген безнең балалар бакчасы ишек алды. Биредә ватанны саклаучылар көненә багышланган күңелле кышкы уеннар узды. Балалар белән бергә әти-әниләр дә көч сынаштылар. Физкультура шөгыльләрен алып баручы Ильнар абыйлары берсеннән-берсе кызыклы бәйгеләр әзерләгән иде. Чана тартып та җилдерделәр, туплы хоккей да уйнадылар, төз атуда, җитезлектә ярыштылар... Җанатарларга кушылып, “спортсмен”нарыбызга яз кояшы да дәрт биреп торды.
-
Җанланган кар өемнәре 28.01.2016
Безнең балалар бакчасы тирәсендәге кар өемнәре бу көннәрдә төрле җәнлек-җанварларга әверелде. Һәр төркем үзенең осталыгын, тырышлыгын һәм фантазиясен эшкә җигеп, бакча ишек алдында әкияти мохит тудырды. Сынчылар, әлбәттә, уңган тәрбиячеләр. Һәр “скульптор” үзенә генә хас алымнар кулланып, кар һәм боз кисәкләрен җанландырды. Аларның иҗат җимешләре хәзер һәр көн нәниләрне сөендереп каршы ала.
-
О повышении родительской платы в детских садах 11.01.2016
С 1 января 2016 года родительская плата за присмотр и уход за ребенком в детсадах в Казани, так же как и по всей Республике Татарстан, увеличится. Размер родительской платы рассчитан Центром социальных и экономических исследований при Кабинете Министров Республики Татарстан с учетом действующих индексов-дефляторов на 2016 год и учитывает повышение тарифов на коммунальные услуги, рост стоимости продуктов питания и др.
Родительская плата зависит от вида учреждения, режима работы группы и возраста ребенка.
ВНИМАНИЕ!!! Все компенсационные выплаты сохраняются.