МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань
Визитная карточка
Адрес: | 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а |
Телефон: | +7(843)-273-02-42 |
E-Mail: | madou.167@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 167" |
Руководитель: | Галлямова Гузалия Гумаровна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 160 воспитанников (инностранных граждан - 4) |
У нас учат: | 11 |
МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Җиңү көне! 05.05.2017
Бүген балалар бакчасында җиңү бәйрәменә багышланган чара булып узды. Җиңү шатлыгы белән сугарылган җыр, бию, шигырьләрдән тыш, балалар төрле видео-, аудио- алымнар ярдәмендә әлеге бәйрәмнең асылын тагын да тирәнрәк төшенгәндер. Җиңүне якынайтырга булышкан фронтовиклар турында видео караганда һәркемнен күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәде. Нәни йөрәкләре әлеге бәйрәмнең кыйммәтен аңлап, киләчәккә тапшыра алса, без дә тәрбияви максатыбызга ирештек дигән сүз.
-
Тукайның тормыш баскычлары 02.05.2017
Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлын тирәнрәк өйрәнү максатыннан бакчабызда үзенчәлекле чара узды. ... Әнә өстәл янында лампа яктысында балачак хатирәләренә чумган зур Тукай утыра. Ул кыска һәм шанлы гомеренең истәлекләрен барлый. Шул рәвешле, әйләнә-тирәдәгеләрне дә үзенең тормыш баскычлары буйлап алып китә. Сәхнәдә бер-бер артлы балалар һәм педагоглар катнашында әзерләнгән күренешләр: кечкенә Апушның Шәрифә карчык өе ишеге төбендә керә алмый торуы, печән базарында ямщикның “Асрарга бала бирәм, кем ала?” дигән сүзләре, Кырлайдагы балачагы һәм, ниһаять, ятим Тукайның Җаекка китүе.
-
Субботник по уборке территории детского сада 29.04.2017
Детский сад - наш общий дом, пусть будет чисто и уютно в нем!
Весна - это не только время пробуждения природы, но и пора наведения чистоты и порядка.
29 мая весь наш дружный коллектив принял участие в субботнике по уборке территории детского сада и закрепленной прилегающей территории.
-
Информация для родителей: подача электронной заявки на получение субсидии через портал Госуслуг РТ 26.04.2017
В настоящее время на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан uslugi.tatarstan.ru доступна возможность подать электронную заявку на назначение следующих государственных услуг:
- основная компенсация части родительской платы;
- дополнительная компенсация части родительской платы;
- ежемесячное пособие на ребенка.
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2017
... Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә
Татар күңеле ниләр сизгәнен;
Мескен булып йөргән өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен....
Г. Тукай шигырьләрен сабыйлар дәртләнеп, аңлап, йөрәкләре аша уздырып сөйлиләр. Бүген балалар бакчасында узган “Шигырь бәйрәме” ндә 20 гә якын бала катнашты. Мәшһүр шагыйрьнең иҗаты төрле формаларда - көйгә салынып та, театраль тамаша рәвешендә дә, җаннарны актарырлык итеп башкарылган шигъри юллар аша да тамашачыга җиткерелде.
-
Комплектование групп на 2017-2018 учебный год
29.03.2017
1 апреля 2017 года начинается комплектование детского сада на 2017-2018 учебный год. Комплектование учреждения детьми будет осуществляться через республиканскую систему АИС «Электронный детский сад». В детский сад будут направлены дети возрастной категории от 3-х до 4-х лет.
Напоминаем о необходимости отслеживания очередности ребенка на Портале государственных и муниципальных услуг РТ.
Информация о количестве свободных мест в МАДОУ «Детский сад №167» на 2017-2018 учебный год
Количество мест для детей 2-3 лет
Количество мест для детей 3-4 лет
Количество мест для детей 4-5 лет
Количество мест для детей 5-6 лет
Количество мест для детей 6-7 лет
0
25
0
0
0
-
Безнең педагоглар тәҗрибә уртаклаша. 27.03.2017
167 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Ибраһимованың "Көмеш кыңгырау" балалар һәм яшүсмерләр газетасында "Балачак - якты, кабатланмас гомер ул", - дигән мәкаләсе басылып чыкты.
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын!!! 21.03.2017
167 нче балалар бакчасында бүген "Нәүрүз" бәйрәме узды. Гореф гадәтләребезне искә төшерү, яшь буында рухи байлыкны баету максатыннан бәйрәм иртәсендә балалар "нәүрүз" әйтеп, йомырка, ярма җыйдылар. Бәйрәмгә килгән Яз кызы - Нәүрүзбикә белән Кыш бабай төрле ярышларда көч сынаштылар.
-
"Сәләтле бәләкәч" конкурс-фестивале! 20.03.2017
"Сәләтле бәләкәч" конкурс-фестиваленең сайлап алу турына 167 нче балалар бакчасыннан "Нәфис сүз" һәм "Вокал-соло" номинацияләрендә биш номер тәкъдим ителгән иде. Балаларның чыгышлары югары бәяләнде. Җюри әгъзаларын, аеруча, Салихова Азалия башкаруында "Милли моңнар" шигыре тәэсирләндерде.
-
Фиксиләр татарча сөйләшә. 02.03.2017
Хөрмәтле әти-әниләр! "Фиксики" мультипликацион фильмы "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында "Халкыбыз мирасы" студиясендә татар теленә тәрҗемә ителде. Аны сез интернет челтәрендә түбәндәге адрес буенча таба аласыз: http://mon.tatarstan.ru/rus/fiksilar-serial.htm