МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань
Визитная карточка
Адрес: | 420088, РТ, г.Казань, ул. Зур Урам, д. 2 а |
Телефон: | +7(843)-273-02-42 |
E-Mail: | sad.167@mail.ru, madou.167@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 167" |
Руководитель: | Галлямова Гузалия Гумаровна |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 160 воспитанников (инностранных граждан - 4) |
У нас учат: | 11 |
МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Сәләтле бәләкәч
25.03.2016
Талантлы педагогларыбыз һәм җыр-сәнгатькә гашыйк нәниләребез үзләрен күрсәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмый. Быел да “Сәләтле бәләкәч” бәйгесенә өч номер тәкъдим ителде.
-
Әнием-матурым, минем иң якыным
09.03.2016
Бәйрәмнәр бездә бер-берсен кабатламыйча, үзгә рухта үтә. Чираттагы матур бәйрәм - Әниләр бәйрәме дә бик эчтәлекле, тирән мәгънәгә ия кичә булды. Балалар җыр-бию һәм шигырьләр аша әниләренә дан җырлады, аларга тирән хөрмәтен белдерде. Иң дулкынландыргыч мизгелләр сабыйларның үзләре ясаган бүләкләрен әниләренә, әбиләренә тапшыру булгандыр, мөгаен. Әниләрнең күңелләре йомшарды –күзләрендә шатлыклы яшь тамчылары күренде. Дүртенче төркем тәрбиячеләре исә әниләргә үзенчәлекле сюрприз әзерләгән иде: “Әниемне ни өчен яратам?” соравына балаларның җаваплары видеролик рәвешендә тәкъдим ителде.
-
Каһарман шагыйрь - Муса Җәлилне өйрәнәбез
20.02.2016
Каһарман шагыйрь - Муса Җәлилнең тууына быел 110 ел. 167 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрең һәрберсе диярлек татар халкының бөек улы турында хәбәрдар. Истәлекле дата уңаеннан Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына быел аеруча зур игътибар бирелде. Февраль уртасында уздырылган “Шигырь укучылар бәйгесе” моңа бер дәлил. Конкурста каһарман шагыйрьнең әсәрләре сөйләнде, җырланды. Дүртенче зурлар төркеме Җәлилнең шигырьләрен оста итеп сәхнәләштереп тә күрсәтте. Катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Әлеге чара “Халыкара туган тел көне”нә багышланган декада кысаларында үтте.
-
Күнелле кышкы стартлар
12.02.2016
Шаулады, гөрләде бүген безнең балалар бакчасы ишек алды. Биредә ватанны саклаучылар көненә багышланган күңелле кышкы уеннар узды. Балалар белән бергә әти-әниләр дә көч сынаштылар. Физкультура шөгыльләрен алып баручы Ильнар абыйлары берсеннән-берсе кызыклы бәйгеләр әзерләгән иде. Чана тартып та җилдерделәр, туплы хоккей да уйнадылар, төз атуда, җитезлектә ярыштылар... Җанатарларга кушылып, “спортсмен”нарыбызга яз кояшы да дәрт биреп торды.
-
Җанланган кар өемнәре
28.01.2016
Безнең балалар бакчасы тирәсендәге кар өемнәре бу көннәрдә төрле җәнлек-җанварларга әверелде. Һәр төркем үзенең осталыгын, тырышлыгын һәм фантазиясен эшкә җигеп, бакча ишек алдында әкияти мохит тудырды. Сынчылар, әлбәттә, уңган тәрбиячеләр. Һәр “скульптор” үзенә генә хас алымнар кулланып, кар һәм боз кисәкләрен җанландырды. Аларның иҗат җимешләре хәзер һәр көн нәниләрне сөендереп каршы ала.
-
О повышении родительской платы в детских садах
11.01.2016
С 1 января 2016 года родительская плата за присмотр и уход за ребенком в детсадах в Казани, так же как и по всей Республике Татарстан, увеличится. Размер родительской платы рассчитан Центром социальных и экономических исследований при Кабинете Министров Республики Татарстан с учетом действующих индексов-дефляторов на 2016 год и учитывает повышение тарифов на коммунальные услуги, рост стоимости продуктов питания и др.
Родительская плата зависит от вида учреждения, режима работы группы и возраста ребенка.
ВНИМАНИЕ!!! Все компенсационные выплаты сохраняются.
-
Котлы булсын Яңа ел!
28.12.2015
Каршылыйк, дуслар, бергәләп: Яңа ел килә безгә! Әнә күпме кунак килгән эйләнә- тирәбезгә.
Чыннан да, 167 нче балалар бакчасы өч көн буе кунаклар кабул итте. Бу көннәрдә биредә шаулап-гөрләп Чыршы бәйрәмнәре узды. Һәр төркемнең чыгышы үзләренә генә хас Яңа ел могҗизалары белән үрелгән иде. Африка кыш бабаен да күрдек, тылсымлы савытта кар бөртекләре, шоколадлар салып бүләкләр дә кайнаттык, теп-тере кар бабай белән дә уйнадык! Сабыйларның шатлыгы, сөенеп көлүләре, күзләрендә ялтырган могҗиза көтү халәте әти-әниләргә дә күчте.
-
Бәйге.
20.12.2015
Иң матур, оригиналь чыршы уенчыгы. Бакчада әнә шундый бәйге игълан ителде. Һәр төркем гә яңа ел темасына биш кул эшләнмәсе тәкъдим итү бурычы куелган иде. Тәрбиячеләр һәм әти –әниләр тырышлыгы белән балалар бакчасының яңа ел уенчыклары хәзинәсе тагын д а тулылынды.
-
Тиздән Яңа ел!
15.12.2015
Салмак кына атлап Яңа ел килә. 167 нче балалар бакчасында да бәйрәмгә әзерлек башланды. Капкадан керүгә Яңа ел рухын сизәсең биредә. Тәрәз төпләрендәге чыршы бәйләмнәре, диварларга эленгән үзенчәлекле уенчыклар килүчеләргә кәеф күтәренкелеге өсти. Бинаның эчке бизәлеше дә сынатмый.
-
"Горячая линия"
14.12.2015
Уважаемые родители!
В случае возникновения вопросов по работе детского сада
(оформление компенсаций по родительской плате, создание условий
для присмотра и ухода за ребенком в ДОУ и др.)
Вы можете обратиться по телефонам "горячей линии":
272-31-26- отдел образования Советского района г.Казани
292-52-27- Управление образования Исполнительного комитета г.Казани
www.kazanobr.ru - Интернет - приемная начальника Управления образования г.Казани.