Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Республика семинары узды 07.06.2017

Каникуллар булуга карамастан гимназия тулы тормыш белән яши. Мәктәп яны лагерендә 80 бала ял итә. Алар көн саен төрле чараларда катнашып, вакытларын күңелле уздыралар.
7 нче июнь көнне " Укыту процессын оештыруда фәнара технологияләр куллану" исемле республика семинары узды.Бу семинарда Бариева Айгөл Ирековна, Хафизова Лилия Абдуллаҗановна, Валиева Илсия Яхиевна, Минимуллина Алия Хәбиевна мастер-класслар күрсәттеләр, Лебедева Лидия Владимировна укучыларыбызга экологик тәрбия бирү проекты буенча бик эчтәлекле чыгыш ясады, директорыбыз Арсланова Рәхимә Минвәлиевна гимназиядәге инновацион эшчәнлек һәм " Алиш варислары" музее белән таныштырды. Семинарда катнашучыларны " Мәңгелек хәтер" һәм " Милли мирас" музейлары да кызыксындырды." Милли мирас" музеена танылган дизайнер Флера апа Калмурзина да чакырылган иде. Ул үзенең яңа проектлары һәм кул эшләнмәләре белән таныштырды.Гомумән, семинар эшлекле төстә узды һәм катнашучылар тарафыннан югары бәягә ия булды.
-
"Соңгы кыңгырау" 26.05.2017

23 нче май көнне гимназиябезнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бу кеше тормышында бер генә була торган шатлыклы һәм шул ук вакытта моңсу бәйрәм . Тантанада балалар укытучыларга үзләренең рәхмәтләрен әйттеләр, ә мөгаллимнәр һәм директорыбыз Рәхимә Минвәлиевна Арсланова чыгарылыш сыйныф укучыларына матур теләкләрен җиткерде. Шулай ук егет-кызларыбызны Совет районы администрациясенең Мәдәният бүлеге башлыгы Әхмәтшина Талия Әхәтовна да котлады. Җыр-биюле тантанада соңгы кыңгырау яңгырагында укучыларыбызның күзләре яшьләнде. Алда әле имтиханнар. Уңышлар телибез Сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!
-
Бездә яңа җиңү! 26.05.2017

Гимназия укучылары төрле экологик акцияләрдә һәм бәйгеләрдә катнашалар. " Татарстан уку йортларының 100 яшел почмагы - 100 зеленых уголков образовательных учреждений Татарстана" исемле Татарстан Республикасының Экология һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау министрлыгы үткәргән бәйгедә безнең гимназия җиңү яулап, Диплом һәм яшь үсентеләр белән бүләкләнде.
-
Хәйрия ярминкәсендә 20.05.2017

20 нче май көнне гимназия укучылары шәһәр күләмендә узган Хәйрия ярминкәсендә катнаштылар. Алар монда " Түбәтәй белән калфак -сиңа таман булачак" дигән интерактив акция дә үткәреп, үзләренә җәлеп иттеләр. Башкалабыз кунаклары да безнең өстәлләребез янында аерым тукталдылар.
Шулай ук атна дәвамында гимназиядә " Изгелек тәнкәсе - Монета добра" дигән акция кысаларында бер банка вак акча җыелды һәм ул мохтаҗ укучы гаиләсенә тапшырылды. Изгелек кылу-яшәү рәвешенә әйләнергә тиешле гамәл ул. Бер-беребезгә ярдәмләшеп, яхшылык кылып яшик, дуслар!
-
" Мәңгелек хәтер" музее ачылды 19.05.2017

Бөек Ватан сугышы- иң дәһшәтле сугыш буларак халык хәтеренә мәңге уелып калачак." Тарихын белмәгән халыкның- киләчәге юк",-дигән гыйбарә яши. Шуны истә тотып һәм укучыларга патриотик тәрбия бирү максатында 19 нчы май көнне безнең гимназиядә" Мәңгелек хәтер" дигән музей-кабинет ачылды. Музейның тантаналы ачу лентасын Бөек Ватан сугышы ветераны, 91 яшьлек Кәбиров Шамил ага кисте. Чарада " Мәдәни җомга" газетасы корреспонденты Хәмзә Бәдретдинов, " Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Гөлгенә Шиһапова, Мәгарифне үстерү институты доценты, ф.ф.кандидаты Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Казан шәһәре Совет районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ибатуллина Гүзәлия Гыйләҗ кызы катнаштылар.
Музейда Бөек Ватан сугышы экспонатлары белән бергә, сугыш хатлары, фотолар урнашкан. Шулай ук биредә Советлар Союзы Герое, очучы Михаил Девятаевның шәхси әйберләре, орден-медальләре дә урын алган. Аеруча, чарада катнашучыларны, Бөек Ватан сугышы елларында кулланышта булган телефон-телеграф җайланмалары җәлеп итте, аларның әле дә төзек хәлдә булулары гаҗәпләндерде. Элемтә урнаштыруда кулланылган җайланмаларны музейга Эчке эшләр министрлыгы подполковнигы, почетлы радист Хәлилов Рөстәм Җәлалович бүләк итте.
Укучы-экскурсоводлар музей турында бик күп кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр, 9 нчы Б сыйныфы укучылары " Үлемсез полк" белән бергә чарага тагы да җитди төсмер керттеләр. Чарада катнашучылар сугышта һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Музей ачу чарасы тантаналы төстә узды.
-
Изгелекләр атнасы 17.05.2017

"Изгелекләр атнасы" уңаеннан гимназиядә бик күп чаралар үткәрелә. Укучылар һәм укытучылар төрле хәйрия чараларында катнашалар, ярминкәләр уздыралар, мохтаҗларга булышалар. Бүген менә 1 нче сыйныфлар арасында изгелек эшләү көндәлеге буенча бәйге үткәрелде. Беренче урынны 1 нче Б сыйныфы укучысы Гиниатуллина Азалия (җитәкчесе- Җаббароа Алсу Фоат кызы) яулады. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз! Уңышлар телибез!
-
Безнең уңышларыбыз! 17.05.2017

Безнең укучыларыбыз "Казан йорт-2017"шәһәр бәйгесендә катнашып, гимназиябезгә җиңү алып кайттылар. "Витаминки" хореография коллективы - 3 нче урын (җитәкчесе- Валиева Алинә Әмир кызы), "Сәлам" малайлар квартеты-Гран-при (җитәкчесе- Урманчеева Гөлнур Таһир кызы), "Сәйлән" курайчылар ансамбле -1 нче урын (җитәкчесе- Урманчеева Гөлнур Таһир кызы), Сираҗиев Рөстәм - 1 нче урын (җитәкчесе- Җаббарова Алсу Фоат кызы) яуладылар. Афәрин! Котлыйбыз!
-
Уңышларны барлау" Йолдызлык" тантанасы 15.05.2017

13 нче майда безнең гимназиядә зур чара - ел дәвамында ирешелгән уңышларны барлау " Йолдызлык" тантанасы узды. Бу чарада 2016-2017 нче уку елында олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, бәйге-ярышларда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучыларны һәм зур уңышлар яулаган укытучыларны, сыйныф җитәкчеләрен бүләкләделәр. Шулай ук уку елын " 5 " ле билгеләренә генә тәмамлаган укучылар да сәхнә түрендә булдылар. Аларны КФУ ның кафедра мөдире, педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фәннәр эшлеклесе, РФ һәм ТР атказанган укытучысы, Россия фәннәр Академиясенең ( РАН) Баш эксперты Әнвәр Нуриәхмәтович Хуҗиәхмәтов исеменнән Казан федераль университетының терәк уку йорты- эксперименталь мәйданчыгында бик яхшы укулары , үрнәк тәртибе, Халыкара фәнни танып –белү бәйгеләрендә актив катнашулары өчен университетның махсус Грамоталары белән бүләкләделәр. 1 ай эчендә йөз “5” ле билгесе алган 6 нчы В сыйныфы укучысы Гыйлманова Дилә дә ( Әнвәр Нуриәхмәтович инициативасы белән игълан ителгән бәйге һәм без аңа чиксез рәхмәтле) аерым игътибарга һәм бүләккә лаек булды.
Ел азагында “ Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе” Грантына ия булу, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галеева Гөлназ Шамил кызының “Бөтенроссиянең иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы 2017 “ бәйгесендә, “ Сәйлән” курайчылар ансамбленең I Халыкара
« Мәдәни мирас “ бәйгесендә җиңү яулавлары- гимназиябез өчен зур горурлык һәм яңа уңышларга этәргеч.
Җырлы-биюле тантанада гимназия тормышында иң актив катнашкан әти-әниләрне дә билгеләп үттеләр.Чарада барлыгы 450 укучы төрле бүләк-котлауларга ия булды.
-
I Хапыкара" Мәдәни мирас"фестивалендә Җиңү 15.05.2017

Гимназиябезнең " Сәйлән" курайчылар ансамблен шәһәрдә генә түгел, республика һәм чит илләрдә дә белә башладылар.13 нче май көнне " Сәйлән"
( җитәкчесе- Урманчеева Гөлнур Таһир кызы) курайчылар ансамбле "Мәдәни-мирас" Халыкара бәйге-фестивалендә катнашып, I дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар. Котлыйбыз!
-
Бөек Җиңүгә багышланган чараларда без дә катнашабыз! 06.05.2017

Бөек Җиңүгә багышланган район һәм шәһәр күләмендә узган чараларда безнең гимназия укытучылары һәм укучылары актив катнаштылар. 6 нчы май көнне паркта узган чарада "Чемодандагы музей" экспозициясе бик күпләрне кызыксындырды. Үтеп баручы халык, туктап, сокланып карап, төрле сораулар яудырдылар. Җиңел атлетика кроссында да гимназия укучылары бик теләп катнаштылар.










